Мероприятие на тему: Юллар имин булсын


“Юлларыгыз имин булсын”(уртанчылар төркеме өчен )
Максат: балаларда урамда , юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү; балаларның юл йөрү кагыйдәләре һәм юл билгеләре турындагы белемнәрен киңәйтү.
Материал: шәһәр урамы макеты; уенчык машиналар, курчаклар; юл билгеләре, төрле транспорт чаралары төшерелгән рәсемнәр.
Индивидуаль эш: пассив балалар белән юл билгеләрен кабатлау; әңгәмә үткәрү.
Сүзлек эше: тротуар.Методик алымнар: картина күрсәтү; балаларга сораулар.
Шөгыль барышы:
Тәрбияче: Исәнмесез балалар. Барыбыз да дөрес,матур итеп утырдык. Җилкәләребез урындык җилкәсе белән дуслашты. Аяклар бер-берсе белән дуслаштылар. (ишек шакыйлар, куян булып киенгән бала керә)
Куян: Уф, исәнмесез апалар, исәнмесез балалар. Ялгыш кермәдемме, бу “Ромашка” балалар бакчасымы? (балалар җавап бирә ) Мин сезгә урманда яшәүче барлык җәнлекләрдән , кошлардан хат алып килдем. ( зур конверт бирә )
Тәрбияче: Нинди хат икән , укып карыйк әле. ( хат укыла) “ Хөрмәтле , балалар. Безнең урманыбызда яз килү хөрмәтенә “ кояш “ бәйрәме уздырыла. Без сезне бәйрәмгә кунакка чакырабыз.”.
Куян: Әйе , әйе бик күңелле булачак. Сез ашыгыгызбезнең урман бик ерак, Казан шәһәре артында. Мин китәм, балалар , башка балаларны да чакырасым бар. ( куян чыгып китә )
Тәрбияче: Я балалар . кунак булып бәйрәмгә барабызмы? Ләкин урман бик ерак , диде. Ничек барырбыз икән ? Әйдәгез нинди транспорт чаралары барлыгын искә тошерик. ( балалар җаваплары) Балалар , юлыбыз шәһәр аркылы үтә. Шәһәр урамы белән танышыйк әле. (шәһәр урамы макеты куела ) Менә , балалар , бу шәһәр урамы. Монда йортлар нинди ? ( балалар җавап бирә ) Бу урамда юл хәрәкәте нинди, бер яклымы , әллә ике яклымы ? Дөрес . Ике яклы , чөнки кара – каршы машиналар йөри. Машиналар белән йөреп күрсәтегез әле. ( макетта уенчык машиналар беләнхәрәкәт итеп күрсәтәләр )
Тәрбияче: Җәяү йөрүчеләр кайсы юлдан йөри ? Машина юлы кырыенда җәяүлелеәр өчен махсус юл салынган. Алар шул юлдан гына йөрергә тиеш. Ул юл тротуар , дип атала. ( тротуар сүзен кабатлату ) Илназ , әйдә курчакны тротуардан йөртеп кара. Кабатлап әйт әле. Курчакны кайдан йөрттең әле ? ( тротуардан , 2-3 баладан кабатлату ) Менә шәһәр урамы белән таныштык. Урамда , юлларда йөргәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк. ( ишектән Белмәмеш керә , ул аксый )
Тәрбияче: Белмәмеш , син каян килеп чыктың ? Аягың авырта ахры ?
Белмәмеш:Юлны аркылы чыга идем аздан гына машина бәреп китмәде. Сезне бәйрәмгә җыеналар дип ишеттем дә , минем дә бик барасым килде. Шуңа ашыктым инде мин.
Тәрбияче: Әй Белмәмеш юлны аркылы чыкканда ашыгырга ярамаганын син белмисеңме? Балалар , Белмәмешкә юл кагыйдәләрен кабатлап күрсәтик әле, исендә калдырсын. ( Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау).Ишек шакып Светофор керә.
Светофор: Исәнмесез балалар. Сез мине таныдыгызмы?( балалар җавап бирә) Сез бик ерак юлга җыенасыз икән. Мин дә сезнең белемнәрегезне тикшереп алыйм әле. Минем ничә “ күзем” бар? Дөрес. Беренче кызыл , икенчесе сары, өченчесе яшел.
Айгол , кызыл ут янса нишләргә кирәк ? ( кызыл утта тик торырга кирәк)
Аделина, сары ут янса нишләргә кирәк ? ( сары утта сабыр итәргә кирәк)
Ризван, яшел ут янса нишләргә ярый?( яшел утта курыкмыйча алга атларга ярый)
Светофор: Әйдәгез бер уен уйнап алыйк. Яшел утымны яндырсам, сез урыннарыгыздан торып атлап торыгыз. Сары утымны яндырсам-тик басып торыгыз. Кызыл утымны яндырсам – урыннарыгызга утырыгыз. ( уен өч мәртәбә уйналына )
Мин үзем белән бер “серле” янчык алып килдем. Ягез әле , барыбыз бергә карыйк әле нәрсәләр бар икән анда. ( янчыктан юл билгеләре төшерелгән түгәрәк рәсемнәрне берәм – берәм балалар ала һәм нинди билге икәнен әйтәләр. Бу билге торса нишләргә кирәк?)
Тәрбияче:Менә балалар , без хәзер кайсы юлдан машиналар белән , кайсы юлдан велосипедлылар, кайсы юлдан җәяүлеләр йөрергә тиешлеген аңладык.Мөнир , син”машина” йөртерсең, Инсаф “ автобус” йөртер, Амалия , Тансылу велосипедка утырырлар , башкалар җәяүлеләр булырлар. Хәзер без “ шәһәр урамы” буйлап хәрәкәтләнеп карарбыз. ( юл билгеләрен тезеп , юл кагыйдәләрен кабатлап хәрәкәт итү) Бик дөрес балалар , юл кагыйдәләрен төгәл итеп үтәдегез.
Светофор: Булдырдыгыз , балалар . Барын да яхшы үзләштергәнсез, мин сезнең өчен тыныч. Шушы юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт исегездә тотыгыз. Минем сезгә бүләгем бар (китап бирә ) . Бу китапның рәсемнәре бик күп , алар сезгә юл йөрү кагыйдәләрен тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итәр. Ярый , балалар миңа китәргә кирәк.
Хәерле юл сезгә . Юлларыгыз һәрвакыт имин булсын . Сау булыгыз.
Тәрбияче: Балалар , әйдәгез утырышыйк һәм хәерле сәфәргә кузгалыйк.