Эссе для высступления Спортивная династия


Дөньяның төп тоткасы – гаилә, дип әйтәләр. Бу гасырлар, еллар тарафыннан мең кат расланган гыйбарә. Гаилә – үзенең йолалары, традицияләре, һөнәри яктан яисә кайсыдыр өлкәдә таланты, сәләтенең дәвамлылыгы белән дә танылган була. Җир йөзендә нинди генә һөнәрләре, кызыксынулары, шөгыльләре белән дан казанган гаиләләр юк! Алар барысы да диярлек –үзеннән соң килгән буыннарына үрнәк, юл күрсәткеч якты маяк, тагын да биегрәк үрләргә әйдәүче өмет йолдызы.
Минем гаиләм ике юнәлеш буенча танылган. Беренчесе – бездәге һәркем югары белемле укытучы. Моннан йөз елдан артык ук минем дәү бабамнар мәдрәсәдә белем биргәннәр. Әтием һәм әниемнең барлык туганнарының гомуми педагогик стажы 1200 елдан артып китә. Ләкин бүген минем гаиләбезнең тагын бер горурлыгы булган татар-башкорт милли көрәше турында язасым килә.
Безнең гаиләдә көрәшмәгән малайлар юк. Кечкенә чактан ук һәрберсе көрәш секциясенә йөри, үсә төшкәч төрле ярышларда катнаша, зур җиңүләр яулап, спорт остасы дәрәҗәсенә җитәләр. Ә бу җиңүләрнең башында минем сөекле бабам – танылган көрәшче һәм тренер – Нәҗмиев Рөстәм Мирзаян улы тора. Бабам кечкенәдән үк бик тере, җитез, көчле малай булган. Дәү әбием сөйләгәннәрдән, ул гел хәрәкәттә, бик озак эшли, армый икән. Ләкин көннәрдән бер көнне, 8 яшендә, Рөстәм бабам бик каты авырып китә. Табиблар аның гомере өчен озак көрәшәләр. Катлаулы операцияләр кичерергә дә туры килә. Бу авырулар эзсез калмый: бабам гомере буе сәламәтлеккә туймый, әмма нинди генә авырлыклар күрсә дә, аның төшенкелеккә бирелми торган бик күркәм сыйфаты бар. Көн саен спорт белән шөгыльләнә башлый ул, терелә башлагач. Районда чаңгыда шуу, гер күтәрү, татарча көрәш буенча беренчелекне бирми. Бигрәк тә үзебезнең милли спорт төре булган көрәшне үз итә ул. Алабуга педагогия институтында укыганда да, йөгерү, чаңгыда шуу, гер күтәрү ярышларында алдынгылардан була. 1969 нчы елда Алабуга шәһәре Сабан туенда Баш батыр була. Бик күп ярышларда катнаша ул. Республикабызның танылган көрәшчеләре белән якыннан таныш бабам. Һәр ел саен зур ярышларда алар очрашып, аралашып торалар. Бик кызыксынып яңа буын көрәшчеләрне күзәтә, һәрберсенең кайда җиңүләре, батыр калулары турында әйтеп бирә ала. 35 ел буе укучыларына көрәш серләрен төшендерә. Үзенең малайлары, энеләренең малайлары, хәтта кияве дә танылган көрәшче, спорт мастеры. Бабамның олы ул – Нәҗмиев Рамил Рөстәм улы – Яр Чаллы физкультура институтын тәмамлый, кечкенәдән көрәшеп үсә. 15 яшендә яшүсмерләр арасында “Сабантуй” газетасы уздырган ярышта җиңүче, 19 яшендә спорт остасына кандидат була. Татарстан югарылыгында уздырылган ярышларда призлы урыннар ала. Районыбыз авыллары Сабантуйларында батыр кала.
Икенче улы – Нәҗмиев Марат Рөстәм улы тагын да яхшырак көрәшә. 2002, 2003 елларда (17 һәм 18 яшендә) Россия күләмендә уздырылган ярышларда чемпион була. 19 яшендә Татарстанның спорт остасы нормативларын үти. Марат абыем бүгенге көндә дә көрәшә: Казан шәһәре беренчелегендә, Казан Сабантуйларында, Республика беренчелегенә уздырылган ярышларда урыннар ала. Әле февраль аенда гына Муса Җәлил призына Зәй шәһәрендә узган ярышта да ул 2нче урынны яулады. Аның турында ТНВ каналында “Батырлар” тапшыруы да әзерләнде.
Гаиләбезнең тагын бер көрәшчесе – минем әтием – Заһриев Ленар Нур улы. Ул да бабамның яраткан укучысы, кечкенәдән көрәшеп, 15 яшендә (1992 ел) яшүсмерләр арасында “Сабантуй” газетасы уздырган ярышта җиңүче була. 18 яшендә (1995ел) “Татарстан яшьләре” газетасы бүләгенә үткән ярышта беренче урынны яулый. 21 яшендә спорт остасы исемен ала. Бүгенге көндә әтием Минзәлә гимназиясендә тырышып белем бирә һәм яратып балаларны татар-башкорт спорт көрәше серләренә төшендерә. Аның да инде үзе тәрбияләгән укчылары арасында Татарстан чемпионнары бар.
Әтиемнең энесе – Заһриев Ирек Нур улы. Ул да Татарстанда танылган көрәшче, спорт остасы. 2012 елда (26 яшендә) Татарстан беренчелегендә җиңеп спорт остасы нормативларын үти. Ә 2013 елда Россия чемпионы дәрәҗәсенә күтәрелә. Бүгенге көндә дә көрәшә, тренерлык эше белән шөгыльләнә.
Бабамның туганнан туган энесе татар-башкорт спорт көрәше буенча тренер Нәҗмиев Илдус Шакирҗан улының өч малае да көрәшче. Айдар Илдус улы Нәҗмиев – татар-башкорт милли спорт көрәше һәм билбау көрәше буенча спорт остасы, Татарстан һәм Россия чемпионы, Дөнья чемпионаты призеры. Азат Илдус улы Нәҗмиев шулай ук үз авырлыгында Татарстан чемпионы булды.
Минем әле тагын ике энем, ике туганнан туган энем үсеп килә. Киләчәктә алар да әтиләре һәм бабалары юлыннан китеп, танылган укытучылар һәм көрәшчеләр булыр дигән зур ышанычыбыз бар.