Габдулла Тукай ??м балалар ?д?бияты


Габдулла Тукай һәм балалар әдәбияты
      Кемнең генә балачактан аерыласы килә икән? Кайсы шагыйрь яки язучы үзенең балачагына әйләнеп кайтмый икән? Һәрбер кеше картмы ул - яшьме – күңеле  белән беркайчанда балалык хисләреннән аерылмый, ул шул хис белән яши, иҗат итә. Беренчедән, моның өчен әдипкә бала җанын аңлау, аның хыялларын күзаллау белән бергә, бала күңеленең иң яшерен почмакларына үтеп керә ала белергә, икенчедән, шул сабыйларның һәрберсен үз балаң кебек ярату кирәк. Шундый бөек әдипләребезнең берсе – ГабдуллаТукай, - дияр идем мин.
«Тукай!» Бу исем безнең күңелләргә балачактан ук кереп урнашкан. Чөнки без аның әкиятләрен кече  яштән үк өйрәнеп  үсәбез. Тукайның балалар өчен язган  әкиятләре, сабыйның игътибарын җәлеп итә, уйландыра, сокландыра.Үзенең эчке дөньясы да сабыйларча самими, саф, булган кеше генә балалар өчен шундый матур әкиятләр яза ала. Шул вакытта гына балалар сине аңлыйлар, яраталар.
     Татар әдәбияты өчен Тукайның әһәмияте никадәр зур булса, балалар әдәбияты иҗатында да шулай ук зур булды. Ул татар телендәге балаларга махсус әдәбиятны башлап җибәрүчеләрнең берсе иде.Тукайның балалар әдәбиятына килүе очраклы булмый. Яшьли ятим калуы, балалык тәэсирләре, кичерешләре, аңа йогынты ясамый калмый. Бу аның әсәрләрендә балалар кебек саф күңелле булуы, гади генә нәрсәләргә дә соклана белүе  белән чагыла. Бәлки бөеклекнең  сере дә  шундадыр?
        Тукайның  иҗат чыганагы булып  халык әдәбияты  торган. Чөнки ул халык иҗаты белән кечкенәдән кызыксынып, халык арасында яшәп, халык моңын, әкиятләрен тыңлап үскән. Әсәрләрендә аның балалар кебек саф күңелле булуы, дөньяны ачык төсләрдә күрүе, гади нәрсәләргә соклана белүе чагыла.  Г.Тукай үзенең “Су анасы” “Шүрәле”әсәрләрендә балаларны гаҗәеп серле табигать дөньясына алып керә. Матурлык дөньясын тою балаларда гүзәллеккә омтылыш хисе уята. Беренче әсәрдә бала, читләр ярдәменнән башка диярлек, үз аңы белән иясез әйберләргә тияргә ярамый икән дигән нәтиҗәгә килә.”Шүрәле” әсәре аша балаларда кешегә, аның акылына, зирәклегенә, хәйлә катнаш тапкырлыгына, кыюлыгына һәм батырлыгына соклану хисе уяна. Халыкта “Беләге юан берне егар,белеме булган меңне егар” дигән тирән эчтәлекле мәкаль бар. Тукай ата-бабаларыбыздан килгән, татарның милли традициясенә әйләнгән белемгә омтылу кебек сыйфатларны тәрбияләүне игътибар үзәгендә тоткан.
“Эшкә өндәү” шигырендә:
“Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел, 
И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш.
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш” - дип яза.
Г.Тукай балаларга зур бәхетләрнең, хөрмәтнең башында тырышлык, эшчәнлек, эш сөючәнлек ятканлыгын, бәхетсезлек, оят, хурлык, түбәнлекләрнең башы ялкаулыкта, иренгәнлектә икәнлеген бала акылына салды.
Тукай - балаларның үз шагыйре. Ул аларның телләрен, уй-фикерләрен, ниятләрен, эчке дөньяларын аңлый, аларча сөйләшә, һәм иң әһәмиятлесе, алар дөньясында, тирәсендә яши алган .Тукай дөньяны да, табигатьне дә төрле күренешләрне дә сабыйлар карашы, сабыйлар акылы белән күзәтә белгән. Аның шигъри юллары укучыны гаҗәпләндерә, шатландыра, сөендерә.Тукайның осталыгы тагы шунда: ул, безнең кебек, адым саен тегенди булыгыз, мондый булыгыз, дип чакырмый, үгет-нәсихәт укымый, ә укучысына уйларга ишеткәннәргә һәм күргәннәргә карата үз  мөнәсәбәтен булдырырга урын калдыра.