Презентация по литературному чтению на тему 21 нче февраль — Туган тел к?не. (М.Гафури Анам теле шигыре)(3 класс, татар т?ркеме)


21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән Силец Дини телендә 1 кеше, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.  Туган тел!Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тоябыз. Мин – татар кызы (улы).Минем туган телем - … .Ә ...ның туган теле - ... . 173 милләт кешеләре яши . (национальностей) Татарстанда яшәүче кешеләр саны – 3.786.488 Татарлар –2.012.571 кеше - 53,2 %руслар –1.501.369 кеше - 39,7%чувашлар –116.252 кеше -  3,1%удмуртлар – 23.454 кеше мордвалар – 19.156 кеше марилар – 18.848 кеше украиннар – 18.241 кешеБашкортлар - 13.726 кеше р м ч т у м б р у с м а р и ч у в а т а т а р у д м у р т ш м б о р д в а а ш к о р т Ана теле.Мәҗит Гафури.Үз ана телем – минем өчен матур, иң тәмле тел,Үз телем – үз әйберем булган өчен ярата күңел. Шул ана телем белән мин максудымны аңлатам;Шул анам теле белән “бала” диләр ата-анам. Шул тел аркылы иман, уку-язуны үрәнәм;Шул тел аркылы укып, белеп булырмын чын адәм. Мин бала чактук “әти-әни” дидем шул тел белән,Һәм дә әнкәм дә миңа “бәбкәм” дигән шул тел белән. Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм,Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм. Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм,Һәрвакыт шул тел белән тарих укыйм, хисап укыйм. Мәҗит Гафури1880 - 1934 Сүзлек өстендә эш:күңел -максудымны -аңлатам -аркылы -иман - Үрәнәм -адәм -көй - көйлим - һәрвакыт - тарих - хисап - Сүзлек өстендә эш:күңел - душамаксудымны – теләгемне, максатымны – желание, цельаңлатам - объясняюаркылы - черезиман - үрәнәм – өйрәнәм - учуадәм - человеккөй - мелодиякөйлим - һәрвакыт - всегда тарих - история хисап – математика, счёт Физкультминут.Куркак куян утыра,Колакларын селкетә.Менә шулай, менә шулайКолакларын селкетә.Куян тик торса туңаСикергәли ул шуңа.Менә шулай, менә шулайСикергәли ул шуңа. Сораулар.Ана теле нинди тел?Ни өчен аны ярата күңел?Ана теле белән нәрсәне аңлатам?Ата-анам миңа кем диләр?Кайсы тел белән мин максудымны аңлатам ?Кайсы тел белән бала чакта ук “әти-әни” дидем? Габдулла Тукай «Туган тел» И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам! Өй эше:Шигырьне сәнгатьле укырга;Сүзләрне өйрәнергә. Теле барның юлы бар, диләр. Без шул юл башында.Үз телебезнең кадерен белик, матур итеп сөйләшик, татар телен ныгытып өйрәник.