Урока по татарскому языку Казанда универсиада


татарстанреспубликасыныңхезмәт, халыкныэш белән тәэмин итyhәм социальяклауминистрлыгы
урта һөнәр белеме бирүче “бөгелмә аграр көллияте” дәүләт автоном белем учреждениесе
Венера Сәлим кызы Галиеваның ачык дәрес планы
Фән: татар теле һәм әдәбияты
Курс:I
Группа: ЭСХ - 104
Дәреснең темасы «Универсиада – үзе бер дөнья».
Дәреснең тибы: Белемнәрне һәм күнекмәләрне камилләштерү
Дәреснең төре: Дәрес – бәйге
Дәреснең максатлары:
Белем бирү максаты :
Укучыларның коммуникатив-кызыксыну мохтаҗлыкларын канәгатьләндерүче сөйләм күнекмәләре формалаштыру;
Укучыларның сүзлек байлыгын киңәйтү.
Үстерү максаты:
Студентларда мөстәкыйль фикер йөртү, иҗади эшләү, чагыштыру, нәтиҗә ясау кебек күнекмәләр формалаштыру;
Тел күнекмәләрен үстерү һәм татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру;
Интернет мәгълүматлары, мультимедиа чаралары ярдәмендә укучыларның дөньяга карашларын киңәйтү;
Төркемдә эшләү вакытында практик күнекмәләр үстерү.
Тәрбияви максат:
Туган якка карата мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү;
төркемдә эшләгәндә хезмәттәшлек тәрбияләү;
универсиада идеяларын популярлаштыру.
Медиапродуктны куллануның актуальлеге һәм максатчанлыгы:
укыту-тәрбия процессын интенсивлаштыру (тәкъдим ителгән мәгълүматны арттыру, күнегүләрне башкару нәтиҗәлелеге берничә тапкыр арта)
деманстрацион фрагментларны күрсәтү һәм укытучы сүзе үрелеп барганга күрә уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе арта (материалны аңлатуда ике төрле алым кулланыла: аудиаль һәм визуаль).
Белем бирү максаты :
Универсиада турында алган белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру
Тема буенча сүз байлыгын арттыру
Үстерү максаты:
Сөйләм эшчәнлеге төрләре(тыңлап аңлау, аралашу, сөйләү) буенча эш барышында телдән һәм язма бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
Студентларда мөстәкыйль фикер йөртү, иҗади эшләү, чагыштыру, нәтиҗә ясау кебек күнекмәләр формалаштыру.
Тәрбияви максат:
Татар телен өйрәнүгә кызыксынуны көчәйтү
Туган якка мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү
Җиһазлау: Интерактив такта, компьютер, китаплар күргәзмәсе, проектор, тема буенча презентация, тест үткәрү өчен ноутбуклар, “My TestX” программасында тест, универсиад турында текст, “Гаудеамус” сүзләре
(слайд №1)
Күршегезгә карап елмаегыз әле. Бүгенге сөйләшүне елмаюдан башлыйбыз! (Тактада язма чыга.) Тикмәгә генә Платон ук: “Һәр эшнең уңышлы тәмамлануында елмаюның да роле зур”, - димәгән бит!
Хәерле сәгатьтә башлыйбыз!
(слайд №2)
Бүген безнең дәрес –бәйге була.Дәрес темасын төгәлрәк әйтер өчен, кроссвордны чишәбез.
Бу уенны Англия яшәүчеләре уйлап чыгарганнар. Аның исеме “туп аяк ” дип тәрҗемә ителә.(футбол)
Бу уенны аристократлар гына уйный дип исәпләнә. Аны ракеткалар һәм кечкенә яшел туп белән уйныйлар. (теннис)
Казан мэриясе башлыгы фамилиясе. (метшин)
Америкадан килгән спорт уены. Сүзгә сүз итеп тәрҗемә итсәң, “оча торган туп” дигән сүзтезмә чыга.(волейбол)
Бу уенның исеме “туп” һәм “ кәрҗин” инглиз сүзләреннән килеп чыга. (баскетбол)
Самбо, дзюдо - бу сүзнең синонимнары (көрәш)
Баскетбол буенча Казанның иң атаклы командасы. (Уникс)
Казанның бу футбол командасыннан “Барселона” һәм “Интер” футбол командалары да куркалар..(Рубин) бу асыл таш исеме.
Казанның иң зур күле.(кабан)
Иң борынгы спорт җәмгыяте исемен әйтегез. (динамо)
Республикабызның зурлыгы буенча икенче елгасы. Аның ярында Яр Чаллы, Түбән кама , Чистай шәһәрләре тора. (Кама)
Сары шакмакларда нинди сүз килеп чыкты? – универсиада.
(слайд №3)
Димәк, бүген дәреснең темасы - Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада . (записать в тетерадь)
Быел Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада үткәрелә. Ул Казан һәм Татарстан халкы өчен генә түгел, хәттә Рәссәй халкы өчен дә бик мөһим вакыйга.
Универсиада сүзен ничек аңлыйсыз?
Универсиада – ул халыкара спорт уеннары. Алар бөтен дөнья студентлары арасында үткәрелә (записать в тетерадь)
Универсиада сүзе ничек ясалган?
“университет”, “универсаль”, “олимпиада” сүзләреннән килеп чыга (записать в тетерадь)
Универсиада кайчан үткәрелә? (записать в тетерадь)
Хәзер сезгә Универсиада турында күбрәк мәгүлүмәт җыярга кирәк. Текстны укыгыз, ә сез аны ничек аңладыгыз, мин сораулар биреп тикшерәм. Җавапларны тексттан табып бирегез яисә үзегез белгәннәрне сөйләгез.
(слайд №4)
Универсиада тарихы ничек башланып китә?
(слайд №5)
Универсиада миссиясе нинди, ягъни Универсиада Казанга, Татарстанга нигә кирәк соң? Нигә, бик тырышып, Казанда үткәрәбез без аны?
(слайд №6)
Универсиаданың шигарендә нинди сәзләр? Аларны ничек аңларга кирәк?
(слайд №7)
2013 елгы Универсиада логотибы ничек эшләнгән?
(слайд №8)
Казан Универсиадасының Талисманы – нәрсә?
(слайд №9)
Студентлар гимны “Гаудеамус” ни өчен универсиадада янгырый?
(слайд №10)
Универсиада уты нәрсәне символлаштыра?
Универсиада утын кабызу тантанасы кайда һәм кайчан үткән?
Париждан Казанга килеп җитәр өчен Универсиада уты җир тирәли сәяхәт иткән. Сез моның турында текстта укыдыгыз инде.
(слайд №11)
Хәзерге вакытта Универсиада уты Россиядә инде. Владивосток шәһәрендә аны Татарстан вәкилләре каршы алганнар.
(слайд №12)
25нче гыйнварда ул Владивостоктан Хабаровскига юлга чыккан.
(слайд №13)
Ә менә бу слайдта Россия буенча универсиада уты маршруты.
(слайд №14)
Ә менә бу слайдта Татарстан буенча универсиада уты маршруты.
Карагыз һәм әйтегез, Бөгелмәгә ут кайчан килә.(записать в тетерадь)
(слайд №15)
Бу слайдта Универсиадалар әләме. U Хәрефе һәм 5 йолдыз - һәр универсиаданың символы.
Ә менә монда әләмгә нәрсә тегелгән? Кем әйтә ала?
Икенче рәсемдә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада әләме.
Утныкы кебек Универсиада әләменең дә эстафетасы турында мәгълүмәт текстта бар. FISU әләме эстафетасының төп максаты нәрсәдә?
(слайд №16)
Ә хәзер Казанга барыйк әле.
Кечкенә экскурсия ясап алабыз. Универсиаданың спорт һәм спорт булмаган корылмаларын карап чыгабыз.
Спорт корылмалары – нәрсә ул?(бассейннар, стадионнар, спорт сарайлары, йөзү урыннары) Спорт өчен булмаган корылмаларга нәрсә керә? (Спорт өчен булмаган корылмаларга спортчылар һәм делегация җитәкчеләре яшәячәк Универсиада авылы, Халыкара мәгълүмат үзәге һәм Уеннарны ачу һәм ябу тантаналары үтәчәк стадион керә) (записать в тетерадь)
Кунакка килгән кешеләргә гадәттә республикабызның истәлекле урыннарын күрсәтәләр. Мин иң элек Казан Кремле буенча йөртер идем. Ә сез чит илләрдән килгән спортчыларына һәм аларның җанатарларына нинди урыннар күрсәтер идегез? (Алабуга, Болгар, Биләр, Зөя утравын, Зәнгәр күлне)
IV.Физкультминутка.
Казан универсиаданың баш сайтында Юни күптөрле спорт төрләрен күрсәтә. Физминуткада сезгә канатлы акбарс малаен гәүдәләндерегә тәкъдим итәм.
(слайд №17)
1нче күнегү (нәфис гимнастика) Кулыгызда - төсле тасма.Сул һәм уң кулыгыз белән чиратлаштырып алга – артка түгәрәкләр ясагыз.
(слайд №18)
2нче күнегү (авыр атлетика) Күз алдыгызга китерегез, кулыгызда - штанга. Чүгәләгез, кулларыгызны иңнәрегезгә куегыз.Кулларны (штанганы) күтәрәбез, төшерәбез.
(слайд №19)
3нче күнегү (байдаркаларда һәм каноэда ишү): кулыгызда ике калаклы ишкәк, байдаркада ишәбез.Гәүдә белән уңга- сулга борылабыз.
(слайд №20)
4нче күнегү: (ату) Уң кулыгызны алга сузыгыз, бармакларыгызны йодрыкка йомарлагыз, баш бармакны күтәрегез. Башта баш бармакка карагыз, аннан соң – тактага. Берничә тапкыр кабатлагыз!
Рәхмәт, утырыгыз!
(слайд №21)
Сезгә диалог төзергә кирәк.
Сез – универсиадага килгән волонтерлар. Сезгә “Болгар радиосы”корреспонденты килә. Ул сездән интервью алырга тели.
Сез – универсиадада пешекчеләр булып эшлисез. Бүген Англиядән бер төркем спортчылар килә. Алар өчен нәрсә әзерлисез?
Сез – универсиада кунаклары, җанатарлар.Универсиадада яңа дуслар белән танышасыз, төрле чараларга йөрисез.
Сез универсиадада бик яхшы эшләдегез. Афарин!!! Ял итеп алабыз. Мультфильм карыйбыз.
Блиц - турнир. Тест формасында. Компьютерда тестны үтегез. (слайд №22)
Кайсы команда дөресрәк һәм тизрәк җавап бирер, шул көчлерәк булыр.
Казан универсиаданың тере символы – нәрсә? (Акбарс малае Юни)
Олимпия уеннарының символы – 5 боҗра, ә барлык универсиадалар символы нәрсә? (5 йолдыз)
Универсиадалар тарихында Казан универсиадасы ничәнчесе була? (27нчесе)
Универсиадалар еш үткәреләме? (һәр ике ел)
Кайсы илдән, кайсы шәһәрдән универсиада Казанга килгән? (Кытайдан,Шеньчжень шәһәреннән)
Универсиада җиңүчеләре өчен нинди җыр яңгырый?(студентлар гимны “Гаудеамус”)
Барлык универсиадаларны оештыручысы - кем?( FISU - Халыкара студентлар спорты федерациясе)
Олимпия уеннарының девизы «Citius, Altius, Fortius» («Тизрәк, Югарырак, Көчлерәк»), ә универсиадалар девизы ничек яңгырый? (Фән!- Спорт! – Дуслык! – Тынычлык!)
Кайсы яшҗтәге студентлар һәм аспирантларның универсиадада катнашырга хокуклары бар? (17 яшьтән 28яшькә кадәр)
Безнең илебездә кайда һәм кайчан универсиада булган? (Мәскәүдә, 1973нче елда)
Кем универсиадада бушлай эшли? (волонтерлар)
Кайчан Казан универсиадасы үткәрелә?(6нчы июлҗдән 17нче июлҗгә кадәр)
Казан универсиадасының символы – кайсы чәчәк? (ләлә)
Ничә комплект медалҗ белән җиңүчеләр бүләкләнер? (351)
Универсиада әләменә нәрсә тегелә? (универсиада үткәрелгән һәр шәһәрнең исеме)
Казан универсиаданың рәсми спонсоры кем?( Акбарс банк)
Универсиада әләме кайда сәяхәт итә? (Рәссәйнең университетлар үзәкләре буйлап)
Спортның кайсы төре беренче тапкыр Казан универсиадасында уйналачак? (чирәмдәге хоккей)
Казан универсиаданың төп төсләрен әйтегез(кызыл, зәнгәр, сары, яшел)
Ничә ашханә төре универсиадада булачак? (5)
Аларны атагыз (европа, милли(рус, татар),халәл, азия, вегетариан)
Бер спортчыны ашатыр өчен ничә сум акча биреләчәк? (2336)
Бер спортчыны ашатыр өчен көненә ничә кг аш тотылачак? (3,4)
Кайчан һәм кайда Казан Универсиадасы уты кабызылды? (Париж, Сорбонна университеты, 2012нче елның 12нче июлендә)
Универсиада авылында барлык күрсәткечләр нинди телләрдә булачак? (рус, татар, инглиз )
(слайд №23)
Әгәр универсиада турында күбрәк беләсегез килсә, www.kazan2013. ru сайтына керегез. Сайт өч телдә мәгълүмәт бирә. Баш битендә универсиаданың ачылышына кадәр күпме вакыт калганың күреп була.
Уеннар, аларның тарихы, соңгы үткәрелгән чаралар, универсиада корылмалары , Казан һ.б. турында белергә мөмкин.