Проектная работа по татарскому языку на тему Китапка нич? яшь? (6 класс)


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
МИНЗӘЛӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ
“МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ” МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
МИНЗӘЛӘ ШӘҺӘРЕ 1 НЧЕ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
ПРОЕКТ ЭШЕ
Китапка ничә яшь?

Минзәлә шәһәре 1 нче урта мәктәбенең
6 А сыйныф укучылары
Дяшкина Дарья, Глебова Арина, Исламов Даниил

Укытучы: Асманова Люзя Киядим кызы
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Минзәлә 2017
Проектның максаты: китаплар тарихы турында күбрәк белү.
Проектның бурычлары:
1. Китап тарихын өйрәнү.
2. Китап турында шигырьләр, мәкальләр табу.
3. Китап укучыларны, китапханәгә йөрүчеләрне ачыклау.
4. Төрле чыганаклар белән эшләү, мәгълүматны анализлау, нәтиҗәләр ясау.
Проблемалы сорау кую: Китапның яше бармы?
Эчтәлек
I. Кереш өлеш ...............................................................................
II. Төп өлеш
Китапның килеп чыгышы..................................................
Иң зур, иң кечкенә китап..................................................
Беренче татар китабы.......................................................
“Китап” сүзе – изге сүз. ..................................................
Китапханәләр. ..............................................................
III. Минем эзләнүләрем...................................................................
IV.Йомгаклау.
Рәхмәт сиңа, китап! ...................................................................
V. Кулланылган әдәбият ...............................................................
Кереш өлеш.
“Китап- киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең”, - дип язган Х. Шабанов “Китап” шигырендә.
Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.
Китапханәсез мәктәпне күз алдына китерүе кыен.
Проект эшенең темасы «Китапка ничә яшь?” дип атала. Ни өчен бу теманы сайладык? Кешеләргә кирәкме соң китаплар? Нинди китаплар бар? Китаплар кайда саклана? Китаплар укырга яратабызмы? Шушы сорауларга җавап табарга тырышып, эзләнү эше белән шөгыльләндек.
Үзебез укыган, танышкан текстларны тәртипкә китердек, төрле чыганаклардан материаллар җыйдык, шигырьләр, мәкальләр өйрәндек.
Китап тарихын белү- халык тарихын белү ул. Аларны сакларга, буыннан-буынга тапшырырга кирәк.
Бу дөньяда китаптан да яхшырак юлдаш, китаптан да ышанычлырак иптәш юк.
Төп өлеш
Китапка ничә яшь? дигән сорауга җавап эзләдек.
Китапларга хәзер берничә мең яшь. Аларны башта балчыктан ясаганнар. Кирпеч таяклар белән тамгалар язганнар. Ә Кытайда беренче китапларны бамбук пластинкаларга язганнар.


Татарларда моннан берничә мең ел элек кулъязма китаплар булган. Татар китаплары башта гарәп, аннан соң латин графикасы нигезендә һәм кириллица белән басылган.


Беренче рус китап басучысының исеме – Иван Фёдоров. Аңа Мәскәүдә һәйкәл куелган.
lefttop

Иң зур, иң кечкенә китап турында сез беләсезме?
Иң кечкенә китап кайда? Ул Шотландиядә. Аның зурлыгы 1х1 мм. Иң зур китап “Суперкнига” АКШта 1976 нчы елда басыла. Аның авырлыгы- 252,6 кг, киңлеге – 2,74 м, озынлыгы – 3,07 м, битләр саны – 300.

Беренче татар китабы
Татар телендәге беренче китап гарәп хәрефләре белән языла, һәм ул 1612нче елда Лейпциг шәһәрендә басыла. 18 гасырның 20нче елларында Пётр 1 “Манифест” яза. “Манифест” 1722нче елда татар телендә аерым китап итеп бастырыла. Ул- Россиядә чыккан беренче татар китабы.
“Китап” сүзе – изге сүз.
Татар халкы китапка һәрвакыт хөрмәт белән караган. “Китап” сүзе татарда изге сүз саналган. Кешеләр китап тотып ант итә торган булганнар, һәр өйдә китап иң кадерле урында сакланган. Татарча китаплар инде 270 ел буе басылып килгән.
Болгардагы Коръән китабы.  Коръән - мөселманнарның изге китабы
Коръәннең авырлыгы -800 кг, зурлыгы — 150 x 200см. Анда 632 бит.

Китапханәләр
Татарча китаплар тупланган китапханәләр булмаган. Беренче татар китапханәсе 1906нчы елның 2 гыйнварында Казанда “Болгар” кунакханәсенең өченче катында урнаша. Китапханәгә кешеләр иң яхшы киемнәрен киеп килгәннәр. Г.Тукай, Г.Камал, Ф.Әмирхан китапханәнең даими укучылары булганнар.
1884 нче елда Казан университетыгалиме Н.И.Второв Петербургка күчеп китә, әтисенең китапханәсен шәһәргә бүләк итеп калдыра. Хәзер бу китапханә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе дип атала. Ул бөтен илдә иң зур, иң бай, иң борынгы китапханәләрдән санала. Анда 3 миллионнан артык китап саклана. Дөньядагы 83 илнең китапханәләре белән эшли.
III. Безнең эзләнүләр
Китаплар тарихы турында күбрәк беләсе килде. Аның турында материаллар җыйдык, аларны өйрәндек, фотога төшердек.
Китап, китапларга караш турында шагыйрьләр бик күп шигырләр язганнар. Иске китапмы, яңа китапмы - ул халык хәтере. Үзебезне борчыган сорауларга җавапны китаптан эзлибез. Китап безгә белем бирә, безне тәрбияли.
Җ.Тәрҗеманов “Якын дус”
Бар минем дускаем,
Иң якын сердәшем,
Һәр җирдә, һәр эштә
Киңәшчем, иптәшем.
Өйрәтә ул миңа
Бар фәнне, телләрне,
Юк аның белмәгән
Сәнгате, һөнәре.
Г.Тукай”Китап”
Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса
Үз-үземне күралмыйча, рухым төшсә,
Шул вакытта мин кулыма китап  алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам:
Рәхәтләнеп китә шунда җаным,тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам.
Х. Шабанов “Китап”
Китап- киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма син,
Керле кул белән аны
Беркайчан да тотма син.
Китап турында халык мәкальләре:
Китап- белем чишмәсе.
Күп укыган- күп белә.
Китапның белмәгәне юк.
Китапсыз өй –ишәк абзары.
Китап-кешенең дусты.
Китап - дус һәм киңәшче .
Белемдә –көч.
Китап галим- телсез мөгаллим.
Кызыл китап ни сөйли?
Энҗе Авзалованың “Бу гүзәллек  яшәрме?” шигыре.
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Чылтырап аккан чишмәләрНигә кипкән?
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Сандугачлы талкайларныКемнәр кискән?
Табигатьне  кемнәр шулайӘрәм иткән?
Кешеләрдән миһербанлык кая киткән?
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Бу гүзәллек, бу Җир шары
Яшәр микән?
Табигатьне  саклау - һәр кешенең изге бурычы ул. Кеше “Кызыл китап” уйлап тапкан. Кызыл төс - тыю билгесе, шуңа күрә  китапка  ул юкка чыгып баручы  кош- корт, җәнлек, бөҗәк, үсемлекләрне теркәп барырга булган. Кызыл китап булмаса, без табигатьне саклап кала алмас идек.
IV. Практик өлеш.
Югары сыйныф укучылары, классташлар, башлангыч сыйныф укучылары арасында сорашу үткәрдек. Алар сорауларга җавап бирделәр:
- Син китапханәгә еш йөрисеңме?
- Китаплар укырга яратасыңмы?
- Китап турында мәкальләр беләсеңме?
- Сезнең өйдә китаплар күпме?
катнаштылар№1 №2 №3 №4
югары сыйныф укучылары 10 5 9 5 8
классташлар 10 6 8 6 10
башлангыч сыйныф укучылары 10 8 5 8 7
Социал белешмә нәтиҗәләре күрсәтүенчә:
югары сыйныф укучылары китапханәләргә аз йөриләр;
башлангыч сыйныф укучылары арасында китап укырга яратмаучылар бар;
китап турында мәкальләрне югары сыйныф укучылары аз беләләр;
укучыларның өйләрендә китаплар күп;
Сыйныфташлар белән китап тарихы турында сөйләштек, нәрсә белүләрен ачыкладык.
( 20 кеше катнашты)
Укучылар саны
Китапка ничә яшь? 5
Аларны башта нәрсәдән ясаганнар?
10
Иң кечкенә китап һәм иң зур китап “Суперкнига” турында ишеткәнең бармы? 12
Кызыл китапка нәрсәләр язылган? 20
Без бу сорауларга җавапны дәреслекләр буенча өйрәнгән идек. Сыйныфташлар өйрәнгән материалны күбесе оныткан.
Безнең мәктәп укучылары китап укырга яраталармы? Алар китапханәгә йөриләрме?сорауларына җавап эзләдек.
класс Укучылар саны Китапханәгә йөри Китапханәгә сирәк йөри Китапханәгә йөрми
югары сыйныф укучылары 11 б 16 15 - 1
классташлар 6а 25 5 19 1
башлангыч сыйныф укучылары 4а 25 3 16 6
Барлыгы 66 23 35 8
Барлыгы 66 укучы катнашты: 23 укучы китапханәгә йөри, 35 укучы китапханәгә сирәк йөри, 8 укучы китапханәгә йөрми.
V. Йомгаклау.
Рәхмәт сиңа, китап!
Беркайчан да китапның
                 Үткән юлын онытма!
                 Рәнҗетмә син китапны
                 Аның битләрен ертма!
Китапларга ничә яшь булса да, минем өчен алар җанлы кебек. Китап белән аралашу бик рәхәт. Мин китаптагы геройлар турында уйланам, алар белән сөйләшәм. Китапсыз яшәү мөмкин түгел. Китап- хәзинә ул.Ул хәзинәне бернинди копьютер да, телевизор да Интернет та алыштыра алмый. Ләкин хәзер китапларны Интернеттан да укырга була.
Китапларны кадерләп, саклап тотыйк, аларга хөрмәт белән карыйк. Хәзер нинди генә техника, компьютерлар заманы булмасын, китап сезнең гомер юлдашыгыз булып калсын.
“Китапка икенче тормыш бүләк ит!” хәйрия акциясе үткәрик. Иске китапларны киләчәк буыннар өчен саклыйк!
Кулланылган әдәбият
Кәримуллин Ә. Китап дөньясына сәяхәт. Казан, 1979.
Нәкый Исәнбәт Татар халык мәкальләре. Яр Чаллы “Идел-йорт” нәшрияте, 1999.
Татар теле. Р.З.Хәйдарова 5, 6 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. – Казан: “Татармультфильм”, 2014.
Хәйдәрова Р. З., Мәктәптә бәйрәмнәр, кичәләр. Рус теле балалар өчен дәрестән тыш чаралар җыентыгы. – Чаллы өзлексез педагогик белем бирү институты. 1999;
Электрон ресурслар: www. yandex.ru, tatarile.org