Подготовка к празднованию 70-летия Победы советского народа в Великой Отечественной войне 1941 – 1945 гг.


Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа села Тумутук Азнакаевского муниципального района РТПодготовка к празднованию 70-летия Победы советского народа в Великой Отечественной войне 1941 – 1945 гг. Наш школьный музей основан в 1965-66 учебном году под руководством директора школы и учителя истории Миннегалиевым Миннегараем Миннегалиевичем. Была проделана большая работа по сбору экспонатов учителем-ветераном , руководителем кружка «Изучение родного края» Салаховым Хади Салаховичем. В 2007 году под руководством Асхабиевой Мадины Абдуловны музей получил статус школьного музея.   Музей был и остается центральным местом патриотического воспитания в школе. Здесь проходят встречи с ветеранами, уроки истории и литературы, уроки мужества, различные конкурсы. Это место, где можно прикоснуться к истории, узнать подробности сражений, познакомиться с жизнью настоящих героев. В музее школы под руководством учителя истории и обществознания Вахитовой А.Т. и учащихся класса была создана выставка альбомов, посвященных участникам ВОВ из села Тумутук. Обновлена эскпозиция “Алар илгә җиңү алып кайтты”. Знакомство учащихся начальных классов с разделом школьного музея «Алар илгә җиңү алып кайтты».  Были организованы посещения ветеранов на дому. 10-классники у ветерана Хакимзянова Фазылзяна Хакимзяновича Учащимися были собраны материалы об их дедушках ветеранах для акции «Бессмертный полк» 7-классники у ветерана Ахметханова Миннерафата Нурихметовича Учащимися 1-11 классов под руководством классных руководителей были проведены открытые классные часы посвященные историческим событиям На фойе школы был создан стенд и выставка книг под тематикой «Сугыш уты кабат кабынмасы!» Так же стенд посвященный учителям ветеранам В кабинете истории была организована книжная выставка о Великой Отечественной войне -11 классами были созданы альбомы “Города герои”и выставлены в холле школы. Ученица 10-го класса Вахитова Альфиназ на выставке- конкурсе музеев «Победа –взгляд молодых». Смотр песни и строя Встреча с ветераном войны Сайфуллиным Самигуллой Загидулловичем Акция «Спасибо Вам, ветераны!» Вручение медалей ветеранам Подготовка материала к акции «Бессмертный полк» полкҮлемсез Һәйкәл булып баса җиңүчеләр, Һәйкәл булып баса батырлар. Ә батырлар ике тапкыр үлми, Җирдә алар мәңге балкырлар Без, укучылар, артта калган шушы вәхшәтле көннәрнең эчтәлеген ныграк аңлау өчен Бөек Ватан сугышында җанын-тәнен биреп фашист илбасарлары белән көрәшкән сугышчылардан, ә хәзерге вакытта ветераннар булган бабаларыбыздан сорашып беләбез. Сугышның ачы хәсрәтләре аларга бик күп кайгы алып килгән һәм алар бу көннәрне искә алганда күз яшьләрсез сөйли алмыйлар. Авылыбызда бары өч ветеран исән. Озак еллар безнең “Авангард” колхозы составында булган якын күрше авыллар – Күк-Тәкә һәм Әгер авылларында бары берәр генә ветеран исән. Без, 5-11 сыйныф укучылыры, барлык ветераннарыбызны Ватанны Саклаучылыр көне һәм Җиңү бәйрәме көне белән һәр ел саен тәбриклибез. Алар белән очрашу, өйләренә барып аларга төрле ярдәм күрсәтү бездә зур кызыксынучанлык, аларга карата зур хөрмәт хисләре уята. Шунысы кызганыч, аларның саны елдан-ел кими. Быелгы очрашуга да аларның бары тик берсе генә килә алды. Сайфуллин Самигулла Заһидулла улы Бөек Ватан сугышының иң кайнар нокталарында булган иң өлкән авылдашбыз - Шарипов Фатыйх Шәрип улы. Сугыш башланган вакытта ул Ленинград өлкәсендә хәрби хезмәттә була. Эстония чигендә беренче тапкыр сугышка керә. Бу сугышта 500 кешелек 546 нчы укчылар полкыннан бары тик 72 кеше генә исән кала. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Ленинград блокадасы юбилей медальләре белән бүләкләнә. Авылыбыз ветераны Харрасов Әхмәтриза Харрас улы 1943 елның 3 февраленнән Мәскәү шәһәре янында хәрби өйрәнүләр үтә. Бу вакытта ул Мәскәү кырындагы Коломойский поселыгы кырында каты яралана. Госпитальда дәваланып чыккач, аны Мәскәү хәрби заводына эшкә җибәрәләр. Ул анда 1945 елдга кадәр эшли. 1945-1948 нче елларда сак хезмәтендә хәрби йөкләр озатып йөри. Бу хезмәтендә Әхмәтриза Харрас улы берничә тапкыр Берлинга кадәр бара. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен күп медальләр һәм Почетлы грамоталар белән бүләкләнә. Авылыбызның өченче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәкимҗанов Фазылҗан Хәкимҗан улы 1944 елда сугышка китә. Ул Брест, Барановичи, Минск, Гомель шәһәрләрен азат итү сугышларында катнаша. Армиядә 1951 елга кадәр хезмәт итә. Ватан сугышы ордены һәм 18 юбилей медальләре, ТАССР Югары Советы Президиумының Почетлы Грамотасы белән бүләкләнә. Әгер авылы Бөек Ватан сугышы ветераны Якупов Мөдәррис Вәлиулла улы 1943 елда армиягә хезмәт итәргә алына. 1944 елда фронтка сугышка китә.1945 елда каты яраланып госпитальгә эләгә. Аннан ул бары тик 1946 елда гына туган җиренә әйләнеп кайта. Мөдәррис Вәлиулла улының батырлыгы Ватан сугышы ордены һәм бик күп медальләр белән билгеләнгән. Менә шундый сугыш елларын үткән безнең авылдашларыбыз. Аларның сугыш истәлекләре һәрчак безнең күңелләрдә сакланыр. Сугыш беркайчан да кабатланмасын. Илебез күге һәрчак аяз булсын. Безнең авылда Бөек Ватан сугышыннан кайта алмаганнарга һәйкәл куелган. Күбесенең кайда һәлак булуы билгеле булса да, арада хәбәрсез югалучылары да бар. Соңгы вакытта сугышта үлеп калучы һәм хәбәрсез югалучылар турында мәгълүматлар табу мөмкинлеге ачылды. Сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар язмышына беребез дә битараф булмасак иде. Музейларга куяр өчен документлар эзләп, киләчәк буыннырга сугыш чоры фаҗигасен бөтен тулылыгы белән күрсәтү кирәк. Үткәнне белмәгән халыкның киләчәге юк. Без үзебезнең тарихыбыз белән кызыксынырга, аны өйрәнергә бурычлы. Совет халкының Бөек Ватан сугышындагы тиңдәшсез батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!Әйе, бар да истә, бернәрсә дә онытылмый. Онытырга хакыбыз юк! Таш һәйкәлләр җырлый эчтән генә, Бухенвальд та җырлый, Хатынь да... Һәйкал җыры – Батырлыкка гимн – Мәхәббәт һәм нәфртәт хакында! Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына, Өйрәнгәннәр алар тынлыкка. Һәйкәлләргә килик, Гөлләр куйыйк! Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына!