Доклад на тему:Заманча технологиял?р.Белемн?рне ныгыту этабы


Татар теленнән уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән заманча педагогик технологияләр.
Белемнәрне ныгыту этабы.
Бүген мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны, укыту технологияләрен һәм техникасын, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң колач алды. Шуңа бәйле рәвештә педагогик технология, педагогик техника төшенчәләре дә актив кулланылышка керде.
Технология – (грек теленнән алынган сүз; сәнгать, осталык дигән мәгънәне белдерә) фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланыла торган методлар, алымнар, ысуллар җыелмасы ул.
Ә нәрсә соң ул педагогик технология? АКШтагы Педагогик ассоциация һәм технологияләр берләшмәсе белгечләре аңлатканча, педагогик технология белем бирү барышын, белемнәрне үзләштерү нәтиҗәләрен, төрле чараларны, ысулларны планлаштыруны һәм гамәлгә ашыруны үз эченә ала. Әлеге гамәлләрнең бурычы – укыту процессын яңалыклар кертү бәрабәренә даими камилләштереп тору; яңа дәреслекләр, әсбаплар, компьютер программалары һ.б. чыганаклар белән тәэмин итү.
Педагогогик технология төшенчәсен күренекле педагог-галимнәр төрлесе төрлечә аңлата. Алар тарафыннан педагогик технология белем бирүнең иң уңышлы юлларын өйрәнә торган фән буларак та, педагогик процесста кулланыла торган ысуллар, чаралар системасы буларак та, белем бирү процессы буларак та билгеләнә. Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану - яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә.
Заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күз алдында тота. Заманча технологияләр кулланып татар теленә өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыру ул. Ул түбәндәге максатларны күздә тотып башкарыла:
1) татар телен өйрәнү белән кызыксындыру, теләк уяту;
2) укучыларның танып белү активлыгын арттыру;
3) телне өйрәнү өчен уңай шартлар булдыру;
4) укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу.
Белем бирү технологияләре күптөрле. Шулай да алар арасында охшашлыклар күзәтелә. Максаты, эчтәлеге, кулланылган ысуллары, алымнары һәм чараларының охшашлыгы буенча технологияләрне берничә зур төркемгә берләштерергә мөмкин. Мәсәлән: укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр; уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр; уку материалын методик яктан камилләштерүгә, дидактик яктан үзгәртүгә нигезләнгән педагогик технологияләр; халык педагогикасына нигезләнгән педагогик технологияләр һ. б.
Соңгы елларда белем бирү системасында заманча технологияләрдән – уку процессын оештыру һәм аның белән идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр(терәк схемалар кулланып, алга китеп (опережающая) укыту технологиясе, белем бирүнең компьютер технологияләре, үстерешле укыту технологиясе, проектлар методы, концентрик белем бирү технологиясе) һәм укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр (уен технологиясе, проблемалы укыту технологиясе, аралашуга өйрәтү технологиясе) уңышлы кулланыла.
Әлеге яңа технологияләрнең татар телен өйрәтүдә даими һәм нәтиҗәле кулланылганнарына киңрәк тукталырбыз.
Уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр
Уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләрнең иң мөһим шарты – өстәмә мәгълүмат чыганагы булуда.
1. Белем бирүнең компьютер технологияләре
Бүгенге көндә алыштыргысыз технологияләрнең берсе – әлбәттә, компьютер технологиясе. Мультимедия технологиясе слайд, иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә.Ул вакытны нәтиҗәле кулланырга һәм белем бирү процессын тагын да кызыклырак, җанлырак итәргә мөмкинлек бирә. Дәресләрдә без Microsoft Power Point программасы ярдәмендә ясалган презентацияләр, “Электрон белем бирү” сайтындагы татарча мультфильмнарны карап фикер алышабыз, “Цифрлы белем бирү ресурслары”на (ЦОР) куелган тематик күнегүләрне башкарабыз, “Ана теле” (anatele.ef.com) порталындагы видеоязмаларны, УМК га кушымта булып барган дисктагы текстларны тыңлыйбыз, тестлар эшлибез. Мультфильмнарны тавышсыз гына тыңлап, балаларга аларны үзләренчә “тавышландырырга” (персонаж булып сөйләргә) кушкан биремнәр дә бик кызыклы килеп чыга. Укучыларга әзер сөйләм үрнәкләре дә бирәм. Мәсәлән, “минемчә”, “минем фикеремчә”, “гомумән алганда”, “беләсегез килсә”, “син хаклы”, “син ялгышасың бугай” кебек сөйләм үрнәкләренә таянып, диалоглар, аерым текстлар төзү аларга җиңелрәк бирелә. Моннан тыш, бу төрдәге эшләр укучыларны теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдерергә, гомумиләштерергә, әңгәмәдәшенең хаклы булуын расларга яки хатасын күрсәтә белергә дә өйрәтә.

Уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән тагын бер педагогик технологияләрнең 2) терәк схемаларны кулланып, алга китеп укыту технологиясе.
Педагог-новатор С.Н.Лысенкова башлангыч сыйныфларда үзенең шәхси тәҗрибәсендә яңа методика – төрле интеллектуаль мөмкинлекләре булган укучыларны өстәмә дәресләрсез бер үк вакытта укыту методикасын төзи. Бу очракта әти-әниләр ягыннан балага ярдәм булмый. Дәрестә авыр темаларны өйрәнгәндә, башта – көчле, аннары – уртача, ахырдан исә йомшаграк укучылар эшли.
Шулай итеп, белем бирү процессында, көчләреннән килгәнчә, барлык балалар да катнаша. Бу методиканың төп нигезләмәләре:
- эзлеклелек, өйрәнелә торган материалны бирүгә системалы якын килү;
- сәләтле укучының көчсезрәгенә ярдәм итүе;
- балага шәхси якын килү;
- хаталарны кисәтү;
- сыйныфта үзара ярдәмләшү мохиты, уңайлык тудыру;
- уку материалының һәр укучыга көч җитәрлек итеп бирелүе.
Терәк схемалар, укытучы материалны аңлаткан вакытта, балалар күз алдында ук туа һәм схема, таблица, рәсем, карточкалар рәвешендә тәкъдим ителә.
Мәсәлән,“Исем” темасын үткәндә балаларга мондый таблица бирәм: үрнәк буенча дәвам ит.
Кем? укытучы кыз әни
Кемне? укытучыны ... ...
Кемгә? укытучыга ... ...
Нәрсә? бетергеч дәрес каләм
Нәрсәне? бетергечне ... ...
Нәрсәгә? бетергечкә ... ...
Шул рәвешле, заманча технологияләрне куллану татар телен чит аудиториядә укыту процессын тагын да нәтиҗәлерәк итә.
Мәсәлән,тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен тикшергәндә шушындый эш алымын кулланам:
1) гайләмнең 7) дустына
2) китабыма 8) абыем
3) дустымны 9) әбисен
4) энемдә 10) дәфтәремнән
5) энесенә 11)мәктәбеннән
6)апаңнан 12)урамында
Тикшерү өлеше:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
Б.к. И.к. Ю.к. Т.к. Ч.к. У.-в.к. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
Б.к. * И.к. * Ю.к. * * * Т.к. * * Ч.к. * * * У.-в.к. * *
Синквейн
1юл 1сүз.Теманы ачыклаучы
сүз,исем.(Кем?Нәрсә?)
2юл 2сүз.Теманы сүрәтли
торган.(Нинди?)
3юл 3сүз. Фигыль.
4юл 4сүз.Фраза,җөмлә,мәкаль,цитата.
5юл 1сүз.Темага карата 1 синоним сүз (нәтиҗә,ассоциация)



Кем күбрәк?
10 “яшел” сүз әйтегез (чыршы,яфрак,урман,үлән һ.б.)
10 “салкын”сүз әйтегез (кар,кыш,туңдырма,боз һ.б.)
10 “түгәрәк”сүз әйтегез ... .

Монда нәрсә язылган?
МА- малай ашый, ...
КАС- кызыл алма сата, ...
Ике юллык шигырьләр
Лек-лек-лек
Кайда сезнең сүзлек?
Лек-лек-лек
Әби кия күзлек.
Та-та-та
Бакчадан әби кайта.
Та-та-та
Урамда алма сата.

Снежный ком
Утырталар
Агач утырталар
Урамда агач утырталар
Муса Җәлил урамында агач утырталар
Укучылар укытучылар белән Муса Җәлил урамында агач утырталар
Укучылар укытучылар белән бергә Муса Җәлил урамында агач утырталар
Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә булам: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытучының һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарури. Иң мөһиме шул: заманча технологияләрне куллану алынган мәгълүматның 85%ка якынын, ә традицион технологияләр – 40% белемне хәтердә озак сакларга ярдәм итә.