1-4 сыйныф укучыларыны? белемн?рен б?ял?? нормалары


Укучылар эшчәнлегенең бәяләү нормалары:
Диалогик сөйләмне бәяләү
Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.
Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйте¬лешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2 — 3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4 — 6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.
Бирелгән ситуаиия яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү
Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.
Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки жөм¬лә төзелешендә 2 — 3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.
Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 — 6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.
Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.
Ишетеп аңлауны бәяләү
Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.
Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.
Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.
Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.
Укуны бәяләү
Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.
Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.
Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4 — 6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.
Текстның эчтәлеген тулысыңча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләр¬не бозып укыганда, «2»ле куела
Язуны бәяләү
2-4 нче сыйныфларда татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:
өйрәтү эшләре (изложенияне, сочинение);
контроль эшләр (күчереп язу, сүзлек диктанты, диктант).
1—2 нче сыйныфларда аерым җөмләләрне яки бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу таләп ителсә, 3—4 нче сыйныфларда сүзләрне кирәкле формада куеп яки нокталар урынына туры килгән сүзләрне куеп күчереп язу эшләре кулланыла.
Диктант яздыру өчен, төрле характердагы тел материалы (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага язып аңлата.
Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә игътибар итәргә кирәк. Язма эшләрнең эчтәлеген бәяләү белән беррәттән, укытучы орфографик һәм пунктуацион хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер ук төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңлату һәм дәрестә аңа махсус туктату сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк.
1—2 нче сыйныфларда орфографик хаталарга гына игътибар ителсә, 3 — 4 нче сыйныфларда пунктуация хаталары да исәпкә алына. Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрнеалыштырып язу, сүзне юлдан-юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.
Диктантны бәяләү
Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка «5»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик хаталы диктантка «4»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6орфографик хаталы диктантка «3»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка «2»ле куела.
Язма сөйләмне бәяләү
2—4 нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлекле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.
Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.
Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2—3 орфографик һәм пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.
Эзлекле язылмаган, 4—6 орфографик һәм пунктуацион яки 4—6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.
Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.
Язу: Контроль күчереп язуны бәяләү
Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.
Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.
Пөхтә һом төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.
(каллиграфик матур язу 2 юл).Орфографик хаталарга гына игътибар ителә; әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән ,бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.
Контроль сүзлек диктанты
Пөхтә ,1орфографик хатасы булса “5”ле; пөхтә,
2-3 орфографик хатасы булса “4”ле;
пөхтә язылмаган, 4-6 орфографик хатасы булса “3”ле;
пөхтә түгел, 7, артыграк хатасы булса “2”ле куела.
Язма сөйләм (изложение) күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерында яздырыла, бер билге куела.Өйрәтү характерындагы язма эшләрнең уңай билгеләре генә журналга куела.
Бирелгән темага эзлекле язылган,1 орфографик һәм 1 грамматик хатасы булса “5”ле; эзлекле язылган,ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән,
2-3 орфографик яки 2-3 грамматик хатасы булса”4”ле;
эзлекле язылмаган, 4-6 орфографик яки 4-6 грамматик хатасы булса “3” ле,
эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7дән артык орфографик яки 7дән артык тупас грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела
Диктант
Пөхтә ,1орф-к хатасы булса “5”ле;
пөхтә, 2-3 орф-к хатасы булса “4”ле;
пөхтә язылмаган, 4-6 орф-к хатасы булса “3”ле;
пөхтә түгел, 7, артыграк хатасы булса “2”ле куела.
Күчереп язуны бәяләү.
Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, “5”ле куела.
Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса, “4”ле куела.
Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, “3”ле куела.
Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.
Сүзлек диктантларын бәяләү.
1. Хаталары булмаган эшкә “5”ле куела
2. 2 хата, 1 төзәтелгән хата булса, “4”ле куела.
3. 3 хата, 1 төзәтелгән хата булса, “3”ле куела.
4. 5 хата булса, “2”ле куела.
Тестларны бәяләү.
Тестлар түбәндәгечә бәяләнә:
“5”ле – 95-100 % үтәлсә;
“4”ле – 80-94 % биремнәргә җавап бирелсә;
“3”ле – 51-79 % биремнәр үтәлсә;
“2”ле – дөрес җавап 51 % тан да кимрәк булса.
Контроль эшне бәяләү
Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.
Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.