Презентация на тему:Гамил Афзал


Гамил Афзал укулары 2015ел Гамил Афзал иҗатында татар халкының язмышы.Мин күп күрдем туган-үскән җирдәЗаманының кара болытларын.Гомер итеп урыс белән бергә,Татар икәнемне онытмадым. Татарстан Республикасының халык шагыйреГамил Афзал(Гамил Гыймазетдин улы Афзалов)1921елның 23 маенда Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында тегермәнче гаиләсендә туа. Яланаяк баскан эзләрем Уелып калган җирне эзләдем; Сабый чагым үткән бу җирдә Тигәнәк тә якын күңелгә. (“Авылга кайту”). 1977елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәгеДәүләт премиясенә лаек була.1982елда “Почет Билгесе”ордены белән бүләкләнә.1985нче елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.1922елда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән аңа”Татарстан Республикасының халык шагыйре”дигән исем бирелә.Әлмәт Язучылар оешмасының Р.Төхвәтуллин исемендәге һәм Чаллыдагы “Аргамак”журналының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты. Җилекләргә үткән курку хисе Ихтыярсыз итте. Мал караган, сабан сөргән кеше Сөргеннәргә китте. Ирекле дә түгел, ирексез дә, Сыйнфый дошман, имеш. Удар эштә төзәлергә сезгә Власть кушкан, имеш. Биек таулар күккә карап ята, Тирән уйга талып. Көрәк, кәйлә тотып ут уйната Чабаталы халык, - (“Сыйнфый дошманар”). Соловкида салкын диңгез яры,Ярга чыгып тюлень көрсенә:Монда үлгән “халык дошманнары”Дошман түгел иде берсе дә!Магаданда тайга урманнары,Шул урманда аю көрсенә:Монда үлгән “халык дошманнары”Дошман түгел иде берсе дә. Гамил Афзал 2003елның20 августында Әлмәт Шәһәрендә вафат була.Язмыш миңа әрем генә бирде,Рәхмәт инде әрем өчен дә... Кулланылган әдәбият Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!