Башлангыч белем бир?д? заманча технологиял?р:традициял?р ??м инновациял?р.


Башлангыч белем бирүдә заманча технологияләр:
традицияләр һәм инновацияләр.
Г. Д. Солтанова башлангыч сыйныф укытучысы
Актаныш муниципаль районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнуче 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе.
Кереш
Үзгәртеп торучы социаль –икъдисадый шартлар һәм җитештерү өлкәсендәге,гомумән, җәмгыятьтәге тирәнтен технологик үзгәрешләр мәгарифнең өстенлекле үсешен таләп итә. Боларның барысы да инновацияләр мәсьәләсенә игътибарны арттыра. Нәрсә соң ул инновация? Инновация - латин сүзе. Безнең телгә тәрҗемә итсәк, “ яңарту, яңалык, үзгәртү” дигәнне аңлата. Бүгенге педагогик инновациянең төп бурычы – укытучыга кирәкле яңалыкларны туплау, өйрәнү һәм классификацияләү.
Төп өлеш
Мәктәпләребездә компьютерлаштыру бик уңышлы башкарылды. Ләкин ул – инновацион белем бирү түгел, ә бәлки инновацион технологияне гамәлгә кертү өчен тиешле шартлар булдыру этабы гына иде. Инновацион белем бирү, иң беренче чиратта, фән – техника үсеше, мәгълүмәти – компьютер технологияләренең, шулай ук илнең интеллектуаль, технологик, фәнни техник көче үсеше белән бәйле. Һәр илдә дә заман тәлапләренә җавап бирә торган һөнәри белемле, югары квалификацияле белгечләр әзерләү – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Менә шундый шәхес тәрбияләү башлангыч класстан ук башлана. Сүз яңа технологияләр, чара һәм методлар кулланып белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру турында бара. Балаларны укытканда төрле яңалыклар кертү – белем сыйфатын күтәрүнең иң нәтиҗәле юлы. Инновация – дәрес технологиясен , эре блокларны тулысынча үзгәртә ул. Бу исә укытуның теоретик нигезләрен үзгәртү, мөгаллимнәрдә яңа педагогик фикерләү күнекмәсе булдыру бурычын куя. Яңа мәгълүмати технология кулланып укыту укытучының да, укучының да тиешле әзерлекле булуын, педагогик максат компонентларын ( максат, принцип, эчтәлек, метод һәм чараларны) өйрәнүне, инновацион укытуны оештыру формаларын,психологик структураны ачыклауны таләп итә.
Хәзерге шартлардаукытучы алда торган катлаулы бурычларны гамәлгә ашыру өчен педагогик фән педагогик тәҗрибә гомумиләштергән идеяләрне үзләштерергә һәм үзенең эшчәнлеген дә гамәлгә ашырырга тиеш. Шуның белән бергә, һәр укытучы укыту – тәрбия процессын яңартуның яңа проблемаларын хәл итүгә үзенчә якын килә һәм аларны инновацион мәктәпнең концептуаль нигезләренең төп юнәлешләренә туры килүенә ирешә.
Инновацион мәктәп укытучысының педагог буларак кына түгел,ә бәлки эзләнүче – тикшерүче буларак та һөнәри үсешкә ирешүе төп бурыч булып тора.Мөгалимнең һөнәри тәҗрибәгә ия булуы, укыту – тәрбия процессына иҗади карашы, модель һәм технологияләрнеүзләштерү белән шәхси кызыксынуы яңа концепцияләргә һәм укыту технологияләренә нәтиҗәле мөнәсәбәт булдыруда төп шарт булып тора.
Заманча технологияләрне башлангыч сыйныфларда үзләштерү мөмкинлеге бар һәм мин аларны үз эшемдү еш кулланырга тырышам. Балаларны тагын да укуны кызыклырак итәм дисәң, инновацион технологияләр ярдәмгә килә. Шуңа да мин төрле яңа алымнар уйлап , укыту- тәрбия процессында кулланырга тырышам. Бөтен балага да белем дәрәҗәсе бер төрле бирелми. Кайбер бала ишетеп истә калдыра, күпчелек балаларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Шуңа күрә дә мин үз дәресләремне компьютерсыз күз алдына да китерә алмыйм. Яңа дәрес материалын аңлатам дисеңме яки кабатлаумы, дәресне ныгытумы һәрвакыт компьютер кулланышта. Билгеле бер эш тә тиз генә эшләнми, эшчәнлек алдыннан укытучыга зур әзерлек эшләре алып барырга кирәк. Материалны табарга, кирәкле җиргә урнаштырырга. Мәсәлән, әдәби уку дәресендә, кыш темасын йомгаклаганда, өйрәнгән шигырьләрне, шагыйрьләрнең фотосүрәтләрен куеп, матур кышкы табигать күренешләрен кертеп, салмак кына көй астында презентация күрсәтергә була. Татар теле, рус теле , математика һәм башка фәннәрдә дә презентация куллану белем бирү методикасы эчтәлеген тулыландыра. Компьютер презентациясе кулану укытучының эшен бермә - бер җиңеләйтә. Компьютер белән эшләгәндә укучыларда шатлану хисе туа, игътибарларын җәлеп итеп була, кызыксунучанлыклары арта.Яңа инновацион алымнар кулланып дәресне оештырганда, укытучы укучы позициясе үзгәрә: укучы тагын да активлаша, аның мөстәкыйльлеге арта, ә укытучы укучыларның танып – белү эшчәнлеген активлаштыручы, коррекцияләүче остаз, консультант була. Мин бу бурычны уңышлы хәл итү өчен , укыту процессында төрле инновацион технология ысулларын кулланам. Уен технологиясе, үстерешле укыту, сингапур струтураларын,