Знакомство с Жизнью и творчеством М.Джалиля


8 нче сыйныф Әдәбият дәресе Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты. Ни өчен ул герой? Муса Җәлил... Шагыйрь... Советлар Союзы Герое... Ленин премиясе лауреаты... Бу легендар исемне миллионнар белә. Муса Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Дәрестә без нәрсә өйрәнәчәкбез? Язучылар бик күп алар, Батырлары бик сирәк.Шуңа күрә батырларның, Иҗатын белү кирәк.Күрче , Муса, синең оныкларың.Онытмый бит сине мәңгегә,Шигырьләрең безгә яшәү өченКөч-дәрт бирә безнең күңелгә. «Гомерем минем моңлы бер җыр иде». М.Джалил “Мои песни”М. Җәлил “Җырларым” И перед смертью –никому в угодуНе нарушу клятву я свою.Песню свою я посвятил народу.Жизнь свою народу отдаю. Үлгәндә дә йөрәк туры калырШигъремдәге изге антына.Бар җырымны илгә багышладым,Гомеремне дә бирәм халкыма. Тормыш юлыМуса Җәлил 1906 нчы елның 15 февралендә Оренбург шәһәренең Мостафа авылында туа. Аның әтисе – Мостафа балаларын белемле итәргә тырыша. Шуңадыр Муса алты яшендә авыл мәдрәсәсендә укый башлый. Мусаның әнисе Рәхимә апа искиткеч сабыр холыклы, шигъри җанлы кеше булган. Ул үзе дә шигырьләр язган, җырлар чыгарган. Муса Җәлил әнисе Рәхимә һәм сеңелесе Хәдичә белән. Беренче шигырь 1919 нчы елда 13 яшьлек Муса “Кызыл йолдыз”газетасы редакциясендә беренче шигырен укый. 1913 нче ел «Бәхет»…Кулыма мин кызыл кылычны алсам,Шулай шуннан кызыл фронтка барсам,Бөтен куәт белән шунда сугышсам,Җиңелми мин һаман да алга барсам,...Менә шунда бәхетле мин... Аның шигырьләрен “Кечкенә Җәлил имзасы белән газета битләрендә бастыралар.Ул яшьтән үк нинди темаларга яза? 1.Дошманга үч һәм нәфрәт тойгысы белән язылган. 2.Кызыл армиянең җиңеп чыгуын тели.3.Бәхетне җиңүдә күрә. Башлангыч белем. Җәлил башлангыч белмне “Хөсәения” мәдрәсәсендә ала.Шагыйрь1913-1922 елларда шунда укый. Шушы йортның подвалында Җәлиловлар гаиләсе яши. 1922 нче елда Казанга килә.1923-1925 нче елларда татар рабфагында укый. Укыган вакытта төрле язучылар белән очраша. Шигырьләр язу белән беррәттән поэмалар да яза. Уңга кара, сулга кара,Өскә һәм аска кара.Мондый күнегүләр кирәк, Чөнки күзләр тиз ара.Уңга сулга күз салыйк,Муеннарны боргалыйк,Ишкәкләрне нык тотыйк.Беләкләрне ныгытыйк.Кулларны алга сузыйк,Үткен качылар булыйк.Бер чүгәлик , бер басыйк,Кул тегермәне ясыйк.Тиз армаска тырышыйк,Арганнарга булышыйк. Сугышка кадәр үк Муса Җәлил татар халкының күренекле шагыйре булып таныла.Шигырь,поэмалар иҗат итә,опералар өчен либретто яза. Аның күп шигырьләре көйгә салына. 1941 ел. 22 июнь. Батыр үлә, үлмәс ат алып,Батырлыклар белән макталып... 1941 ел. 22 июнь. Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көннәрендә үк Муса Җәлил ,үзе теләп яу кырына китә.Батырлыкка юл әнә шулай башлана. Фашист керде басып җиребезгә,Аркасына асып балтасын...Ул яндыра, вата илебезне,Ничек шуңар түзеп ятасың?.. М.Җәлил өлкән политрук итеп Волхов фронтына җибәрелә.“Отвага”дигән армия газетасында хәрби хәбәрче булып эшли.Еш кына фронт сызыгында була. Сугыш туктаган араларда ул шигырьләр яза. Муса Җәлил хатыны Әминә белән Муса кызы Чулпан Янында 1942 нче елының июненнән Муса Җәлилдән хәбәр дә , хатлар да килми башлый. 1942 нче ел. 26 июнь 791 көн Җәлил шигырьләре Кичер мине ,илемсинең бөекИсмең белән килеп сугышка,Данлы үлем белән күмалмадымБу тәнемне соңгы сулышта. “ Кичер илем” Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,”Алмаштырган илен” дисәләр, Син ышанма, бәгърем!Мондый сүзнеДуслар әйтмәс мине сөйсәләр«Ышанма» Җәлилчеләр яшерен оешма төзиләр. 1943 нче елның августыннан газаплы төрмә тормышы башлана. Җәлил шигырьләре Ике дәфтәр. 93 шигырь. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” Җәлил һәм җәлилчеләр Җәлилчеләр 1944 елның 25 автустында 12 сәг. 06 мин. тан 12 сәг. 36 мин. ка кадәр Берлиндагы Плетцензе төрмә-сендә гильотинада җәзалап үтереләләр. Изге уйлар, таудай теләкләр күп,Сулыйсы иде Ватан һавасын!Дәвам итеп мәңге, кылганнарыбызБер матур җыр булып яңгырасын!Әйе, фашизм палачларының дәһшәтле балтасын гаделлек кылычына тиң булган корыч каләме белән җиңгән баһадир җырчыларның шигырьләре, батырлыклары бөтен дөньяда яшәү тантанасы булып яңгырый һәм яңгыраячак!!! Исемнәре кайтты илгә җыр булып. Тегель төрмәсе. 1943 елның җәе. Шпандау төрмәсе. 1944 ел, соңгы көннәр. Плетцензее төрмәсе. Җәзалау урыны. Җәлилчеләр палач алдында баш имәгән, горур булып калган. Хәтта үлемгә дә алар, надзиратель әйтүе буенча, башларын югары күтәреп, ниндидер татар җырын җырлап барганнар. Бу “азиатлар” ның батырлыгына палачлар да таң калган. Җәлилчеләр Гайнан Кормаш Фоат Сәйфелмөлеков Абдулла Алиш Фоат Булатов Муса Җәлил Гариф Шабаеф Әхмәт Симай Абдулла Баттал Зиннәт Хәсәнов Әхәт Атнашев Галләнур Бохараев Җәлил турында башкалар фикере. Муса Җәлил: “Тик антыма таплар кунмасын!” СССР Верховный Советы Президиумы Указы.Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларга каршы сугышларда тиңдәшсез ныклык һәм батырлык күрсәткән өчен,үлүеннән соң , шагыйрь Муса Мостафа улы Жәлиловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Мәскәү, Кремль. 8 февраль 1956 нчы ел. Халкыбызның батырлыгы – мәңгелек! Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...