Совместное мероприятие для родителей и детей старшей группы Уйный-уйный ?йр?н?без. (Учимся — играя)


-1-
Уйный-уйный өйрәнәбез.
(Уртанчылар төркеме)
Алып баручы: Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, балалар, кунаклар! Әйдәгез, балалар авылга, бабай белән әби янына кунака барабыз. Без аларга шигырьләр сөйләрбез, җырлар җырларбыз.
Паровоз, паровоз
Без авылга барабыз.
Тиз алып бар авылгаБабайга, әбигә.
Алып баручы: Без «Уйный-уйный өйрәнәбез» дигән бәйрәм кичәбезне башлыйбыз. Мы начинаем свой праздник, который называется «Играя, учимся».
Менә без килеп тә җиттек. Исәнмесез, бабай. Исәнмесез, әби.
Бабай. Исәнмесез, безнең балакайларыбыз. Сез нинди матур, шат, матур итеп киенеп килгәнсез.
Әби. Бабагыз белән әбиегезне үзегезнең җырларыгыз, шигырьләрегез белән сөендерегез әле.
1 нче бала
Бакчабызда – ыгы – зыгы,
Күп кунаклар килгәннәр.
Бездә бәйрәм буласын
Әллә кайдан белгәннәр.
2 нче бала.
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә.
Нигә кояш көлеп карый –
Беләбез һәммәбез дә.
-2-
3 нче бала.
Бүген - гаилә бәйрәме,
Бүген бездә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
4 нче бала.
Без бәйрәмнәр яратабыз,
Бәйрәм көннәр еш булсын.
Әти – әни һәм кунаклар
Безгә гел килеп торсын.
5 нче бала
Безнең төркем балалары –
Әйтерсең бер гаилә.
Дус, тату, бердәм яшибез,
Күреп торасыз менә.
Күмәк җыр «Балачагым»
Эльмира Гыйльфанова муз
Энҗе Афзалова сүзләре
1. Балачагым – нурлы ил,
Балачагым- җырлы ил.
Бергә, бергә уйныйк, әйдә,
Син дә безнең янга кил.
2. Балачакның бакчасында
Көлке уеннар гына.
Бергә-бергә уйныйк әйдә,
Бергә күңелле була.
«Хәерле иртә» сәхнәләштерү.
Кыз: Хәерле иртә, әнием!
Әни: Хәерле иртә, кызым!
Кыз: Хәерле иртә, әтием!
Әти: Хәерле иртә, кызым!
(Кыз ишек алдына чыга, аның янына чебиләр килә)
Кыз: Хәерле иртә, әтәч!
Әтәч: Иртән иртүк торам,
Канат кагып кычкырам:
- Кикрикүк! Кикрикүк!
Тор иртүк: эшең күп.
Әби: Кыт – кыт, кытак,
Балаларын чакыра,
Канат астына җыя.
Балалар: ТавыкКыз: Хәерле иртә, тавык!
Тавык: Минем чебиләр барсы да
Сары майка кигәннәр.
Зарядка ясарга, диеп
Бер урынга килгәннәр.
Бабай: Йомры йомшак, сары йомгак,
Йөгереп йөри чирәмдә.
Балалар: Чеби.
Кыз: Хәерле иртә, чебиләр!
Чебиләр: Чи-чи-чи. Хәерле иртә!
«Чебиләр зарядкасы» биюе.
(Алар янына песи килә)
Кыз: Хәерле иртә, песием!
Песи: Мияу, мияу,пескәем!
Соры минем төскәем,
Йомшак минем йоннарым,
Җылы минем туннарым.
(Кәҗә бәтие килә)
Кыз: Хәерле иртә, кәҗәкәем!
Кәҗә: Кәҗә сезгә йон бирә,
Кәҗә сезгә сөт бирә.
Тик шунысын яратмыйлар —
Җәен бакчага керәм.
(Акбай килә)
Кыз: Хәерле иртә, Акбай!
Һау-һау-һау!
Мин Акбай, кара борын Күп ишетәм, күп күрәм,
Күп сикерәм, күп өрәм.
(Сарык бәтие килә)
Кыз: Хәерле иртә, Сарык бәтие!
Сарык бәтие: Бар белгәнем, - «Бә»
«Бә дә бә» - дим мин.
«Бу ни?» - дисәгез, -
Сезнең бәти мин.
Алып баручы: Бигрәк әйбәт кыз, барыбызга да хәерле көн тели.
Кыз:Тылсымлы сүздер ул,
Шушы «Хәерле иртә»,
Озын көннең буена Безне хәерле йөртә.
Бабай: Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз.
Әби: Әйдәгез әле яшь чакларны искә төшереп бергә-бәргә биеп алыйк.
Ольга Александровна
Күп белергә омтылабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Роза Тахировна
Бию көе яңгыраса,
Ялындырып тормыйбыз.
Татар халык биюе
«Кәрия-Зәкәрия» татар халык җырлы-биюле уены.
Әниләр чыга татар халык милли ризыклары белән.
Кунаклар.
Шәүкәт ГалиевБез әзерлибез табын,
Китереп бөтен ягын:
Уртага куйдык – чәчәк,
Чәчәк янына чәк-чәк.
Бавырсак һәм кош теле.
Ризыклар төрлө-төрле:
Сумса, бәлеш,өчпочмак,
Гөбәдия һәм коймак.
Һәркемгә чыгар өлеш:
Бар кыстыбый һәм бәлеш!
- Җитешегез, кунаклар,
Кыстатмагыз, кунаклар!
Өйгә кайтып китәргә
Ашыкмагыз, кунаклар!