Балалар психик ?сешене? яшь ?зенч?лекл?ре (уртанчылар т?ркеме)


Балалар психик үсешенең яшь үзенчәлекләреУртанчы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның уен эшчәнлегендә рольле мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Бу яшьтәге балалар кабул ителгән рольдән үзләрен аера башлыйлар.уен процессында рольләр үзгәрергә мөмкин. Алар үзләре өчен түгел, ә уенны мәгънәле итү өчен уйный башлыйлар. уендагы һәм чынбарлыктагы мөнәсәбәтләр аерымлана.
Сурәтләү эшчәнлеге шактый үсеш ала. Рәсем предметлы һәм детальләштерелгән форма ала. Кешенең график сурәте гәүдә, күз, авыз, борын, чәч, кайвакыт кием һәм аның детальләре булу белән характерлана. Сурәтләү эшчәнлегенең техник ягы камилләшә. Балалар төп геометрик фигураларны ясый, кайчы белән кисә, сурәтләрне кәгазьгә ябыштыра алалар һ.б.
Конструкцияләү катлаулана. 5- 6 детальдән торган корылмалар барлыкка килә. Уйлап чыгарылган конструкцияләү, шулай ук төзү эзлеклелеген планлаштыру күнекмәләре формалаша.
Баланың хәрәкәтләнү өлкәсе вак һәм эре моториканың уңай үзгәрешләре белән характерлана. Җитезлек, хәрәкәт координациясе үсә. Кечкенәләр белән чагыштырганда балалар бу яшьтә тигезлекне яхшы саклыйлар, зур булмаган тоткарлыкларны атлап чыгалар. Туп белән күнегүләр катлаулана.
Зиһенгә алу сәләте күбрәк үсеш ала. Балалар теге яки бу предметка охшаган форманы атый беләләр. Алар катлаулы объектларда гади формаларны аерып күрсәтә һәм гади формалардан катлаулы объектлар барлыкка китерә алалар. Балалар предмет төркемнәрен сенсорик билгеләре – зурлыгы, төсе буенча тәртипкә салырга, биеклек, озынлык һәм киңлек кебек параметрларны аерырга сәләтле. Хәтер күләме үсә. Балалар 7- 8 предметның исемен истә калдыра алалар. Истә калдыру мөмкинлекләре үсә. Алар олылар тапшырган эшне истә калдыралар, кечкенә шигырьләрне ятлый алалар һ.б.
Тасвирлы фикерләү сәләте үсә башлый. Балалар катлаулы булмаган мәсьәләләрне чишүдә гади схемалаштырылган сурәтләр кулланалар. Алар схема буенча төзи, лабиринтлы мәсьәләләрне чишә алалар. Алдан күрә белү сәләте үсә. Объектларның пространствода урнашулары нигезендә, балалар аларның үзара йогынты ясашуы нәтиҗәсендә нәрсә килеп чыгасын әйтә алалар. Тик аларга читтән күзәтүче позициясенә басу һәм аларны күзаллап үзгәртү аларга авыр.
Күз алдына китерү, уйлап чыгару (воображение) сәләте үсә. Оригинальлек һәм ирекле булу кебек сыйфатлар формалаша. Балалар мөстәкыйль рәвештә бирелгән темага зур булмаган әкият уйлап чыгара алалар.
Игътибарлылык сәләте үсә. Бала 15- 20 минут дәвамында игътибарын туплап эшли алырга сәләтле. Ул нинди дә булса эш эшләгәндә катлаулы булмаган шартны хәтерендә тотып тора ала.
Авазлар әйтелеше һәм дикция яхшыра. Сөйләм балаларның активлыкларын үстерә. Алар хайван тавышлары чыгаралар. Теге яки бу персонажның сөйләмен интонация белән аерып күрсәтә алалар. Сөйләмнең ритмик төзелеше, рифмасы игътибарга лаек. Сөйләмнең грамматик ягы үсеш ала. Балалар грамматик кагыйдәләр нигезендә яңа сүзләр уйлап чыгару белән мавыгалар. Бер- берсе белән аралашканда балаларның сөйләме ситуациягә бәйле, ә олылар белән аралашканда ситуациягә бәйләнмәгән була.
Бала белән олыларның аралашу эчтәлеге үзгәрә. Ул бала эләккән конкрет ситуациядән читкә тайпыла. Танып белү мотивы алга чыга. Аралашу процессында алган мәгълүматлар бик үк аңлашылып бетмәсәләр дә, балада кызыксыну уяталар.
Бала өлкәннәрнең үзен ихтирам итүләрен тели, мактау сүзе аның өчен бик зур әһәмияткә ия була бара. Бу баланың артык үпкәләүчән булуына китерә. Шелтә, кисәтүләргә тискәре мөнәсәбәт туа. Артык үпкәләүчәнлек бу яшьнең феномены булып тора.
Яшьтәшләре белән бала сайлап кына аралаша башлый. Ул кайбер иптәшләренә өстенлек бирә. Уен вакытында даими партнерлар барлыкка килә. Төркемдә лидерлар аерылып чыга башлый. Көндәшлек, ярышу барлыкка килә. Ярышу үзеңне башкалар белән чагыштыру өчен әһәмиятле. Бу үз чиратында Мин образының үсешенә, аны детальләштерүгә китерә.
Бу яшьнең төп казанышлары уен эшчәнлеге үсү; рольле һәм тормышчан үзара бәйләнешләр барлыкка килү; сурәтләү эшчәнлеге үсү; үзең уйлап конструкцияләү; планлаштыру, зиһенгә алу сәләте камилләшү, образлы, хыялый фикерләү, танып белүдә мин- минлек ( минеке генә дөрес дигән позиция); хәтер, игътибар, сөйләм, дәлилли белү сәләте үсү, олыларның хөрмәтенә ихтыяҗ формалашу, үпкәләүчәнлек, көндәшлек, ярышу кебек сыйфатлар барлыкка килү, Мин образының үсүе белән характерлана.