ЗУРЛАР ??М УРТАНЧЫЛАР Т?РКЕМЕ ?ЧЕН Б?ЙР?М ИРТ?СЕ хУШ КИЛ?СЕ? н??Р?З!


(Зал урман күренешен хәтерләтә, бер читтә йорт тора, кош сайраган тавышы.)
Зилә. Тиздән Нәүрүз бәйрәме җитә, ә ул һаман күренми. Барып эзләп кайтыйм әле, бәлки адашмам.(урман буйлап йөри)
Ай-һай, бигрәк күңелле урманда, кошлар сайрый. Ниндидер чәчәк тә үсеп чыккан.(карый). Бу бит тылсымлы чәчәк, ул шундый матур.
Урман хуҗасы: Муса.Кем бар анда,минем урманымда кем тавыш чыгарып йөри?
Зилә. Бу мин-Айгөл.
Урман хуҗасы:Муса.Ни эшләп йөрисең син, кызыкай?
Зилә. Тиздән Нәүрүз бәйрәме җитә, ә ул юк та юк.Аны эзләп йөрим, зинһар ярдәм ит.(елый).
Урман хуҗасы:Муса. Я, елама, менә сиңа тылсымлы чәчәк (үсеп утырган чәчәкне алып бирә), ул сиңа Нәүрүзне табарга булышыр.
Зилә. Ай, рәхмәт. Минем күңелем күтәрелеп китте,биисем килә.Әйдә биибез. Бию: (татар биюе бииләр).
Урман хужасы:Муса. Ярый,Айгөл, хәерле юл сиңа, мин китәм, урманда эшем күп.(чыгып китә)
Зилә. Рәхмәт сиңа, Урман хуҗасы, сау бул. (кул болгап озата).
(Аю килеп чыга)
Аю:Рөстәм. Кем мине йокыдан уятып йөри? Кем син? Хәзер мин сине ашыйм.
Айгөл:Зилә. Тукта, аю, дус, менә бу чәчәкне иснәп кара әле….
Аю:Рөстәм. Ай, нинди хуш исле чәчәк! Ачуларым бетте. Мин сиңа яз турында бер шигырь сөйлим әле:
Яз килә!Яз килә!
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашыпҖырчы кошлар килә!
Зилә. Аю дус, рәхмәт сиңа!
Аю:Рөстәм. Я, ярый, мин киттем. Сау бул кызыкай!
Зилә. Сау бул! (кул болгый)
(Бүре килеп чыга)
Бүре:Альмир. У-у-у ашарга ит тә булды, мин сине ашыйм.
Зилә. Тукта инде! Исәнме!
Бүре:Альмир. Кем син? Исемең ничек?
Зилә. Минем исемем Айгөл, кара әле нинди матур чәчәк, исе тәмле, иснәп кара.(бүре исни)
Бүре:Альмир. Бигрәк тәмле исе, явызлыгым да бетте. Минем уйныйсым килә,әйдә уйныйбыз.
Уен: “Көн – төн”.
Зилә. Рәхмәт бүре дус! (бүре саубуллашып чыгып китә).
(Куян килеп чыга)
Куян:Илгиз. Мин бүредән качып йөрим, ул монда түгелме? Куркам….
Зилә. Юк – юк, куянкай!Кил әйдә, курыкма. Мә әле бу чәчәкне иснәп кара.
Куян:Илгиз. Бигрәк тәмле, куркуым да бетте.
Зилә. Куянкай, мин Нәүрүзбикәне эзләп йөрим,син аны күрмәдеңме? Кайда икән ул?
Куян:Илгиз. Мин аны беләм, әйдә йортын күрсәтәм.(йорт янына киләләр).
Менә шушы, ә миңа китәргә кирәк, сау бул.
Зилә. Рәхмәт куянкай! Сау бул!
(Айгөл Нәүрүз йортының ишеген шакый)
Нәүрүз: Кем бар анда?
Зилә. Бу мин-Айгөл.Тиздән Нәүрүз бәйрәме, сине бәйрәмгә алырга килдем.
Нәүрүз: Ай рәхмәт, Айгөл.Хәзер барабыз.
(Көй яңгырый, бәйрәмгә киләләр).
Нәүрүз: Исәнмесез балалар!
Агымсулар кичтек без,
Сезгә килеп җиттек без,
Нәүрүз әйтеп уздык без
Нәүрүз мөбарәк булсын!
1 бала :Элерина.
Кыш китте, яз килде,
Үрдәк белән каз килде.
Былбылдан аваз килде.
Нәүрүз мөбарәк булсын!
2 бала :Алия.
Нәүрүз килде, тиз килде,
Нәүрүз килде, яз килде,
Яз белән байлык килдеЯз белән шатлык килде.
3 бала :Адилә.
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Нәүрүзне зурлыйк әле.
Гөрләвекләр челтерәвенәКушылып җырлыйк әле.
4 бала :Илиза.
Нәүрүз килә,Нәүрүз килә,
Илләр, көннәр ямьләнә,
Бергәләшеп биергә дипКуллар-кулга бәйләнә.
5 бала :Айвар.
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем, туган җиремЯзны күреп сөенә.
6 бала : Ислам.
Яратабыз көзне дәЯратабыз кышны да
Яратабыз җәйне дәЯратабыз язны да.
Нәүрүз: Балалар, әйдәгез өйдән-өйгә кереп күкәй җыйыйк.
7 бала : Камилә.
Ач ишегең керәбезНәүрүз әйтә киләбезНәүрүз котлы булсынНәүрүз котлы булсын.
8 бала : Асылъяр.
Әй, түтәй, бир безгә күкәй,
Безгә бирсәң бер күкәйТавыгың салыр йөз күкәй.
(түтәй тәрәзәдән күкәй бирә)
Нәүрүз: Рәхмәт түтәй.
Балалар, ә хәзер күңел ачыйк.Бер җырлап алыйк.
Җыр : “Яз килгән”.
(Кыш бабай керә).
Кыш бабай: Бу нинди бәйрәм сездә,миннән башка?
Алып баручы. Яз кызы,Нәүрүз килде.Аны каршылап,Нәүрүз бәйрәме уздырабыз.
Кыш бабай: Юк, үткәрми торыгыз әле,мин болай гына китәргә җыенмыйм.Өч тапкыр ярышып карыйк….
1 ярыш: Менә минем чанам, икебез ике якка йөгерәбез, кем алдан килеп утыра, шул җиңүче була.
(кыш бабай җиңелә).
2 ярыш: Йомырка салынган кашык кабып йөгерү.
(кыш бабай җиңелә).
3 ярыш: Бию ярышы.
(бииләр, кыш бабай егыла).
Кыш бабай: Уф арыдым, эрим.Кызым Нәүрүз, бик булдыклы, зирәк, уңган икәнсең.Мин тыныч күңел белән тәхетемне калдырып китәм.Сау булыгыз балалар!
Алып баручы. Бәйрәмне дәвам итәбез,әйдәгез уеннар уйныйк…
Уеннар: 1.”Кошлар һәм читлек”.
2.”Сулыкларны сикереп уз”.
Нәүрүз: Ә хәзер миңа китәргә вакыт.Мине башка балалар бакчасында да көтәләрдер.Сау булыгыз!
Балалар: Сау бул,Нәүрүзбикә!