8нче сыйныфлар ?чен татар теленн?н 1нче чирек ахыры контроль тест эше (рус т?ркеме)


Укытучы: Тинбакова Р.В.
8нче  «а» сыйныфында (рус төркеме) татар теленнән
I чирек ахырына контроль язма эше (диктант).
     Диктант.
    Кояшлы урманның үз нәфислеге бар. Кояшлы иртәләрдә ул аеруча матур , аеруча гүзәл. Чуклы ак шәл ябынган зифа каеннар бигрәк сылу. Алар мәңге яшел наратлар янәшәсендә горур кыяфәт белән басып торалар.
    Җилсез аяз көннәрдә урман бигрәк тә тын. Җитез песнәкнең берөзлексез сызгыруы, тырыш тукранның тукылдавы гына тынлыкны боза.
    Яңа гына явып киткән ап – ак кар күзләрне чагылдыра. Аксыл -зәңгәр күктәкояш елмая.
    Бирем №1. Хәл фигыльләрне табып асларына сызарга.
         I т.  1) Сине һәрчак , һәр почмакта
                 Бәхет елмаеп көтсен. ( И. Юзеев).
             2) Күп эшләде иренмичә, бара-бара ;
                 Чыгарды ул матур-матур балалар да. ( Г. Тукай).
      II т. 1) Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә. (Г.Тукай).
            2) Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый.                              
                                                                                               (Г.Тукай).
    Бирем №2.     Сүзләрне урыннарына куеп, җөмлә төзергә.
         Iт . 1) Күп , китапханәдә, татарча, китаплар;
             2) Безгә, өйрәнү, өчен, кирәк, татарча , алар;
             3) Татарча ,өйрәнәбез, фикерләргә, без;
      II т. 1) Бик, китаплар, китапханәдә, күп;
             2) Анда, бик, йөрибез теләп, без;
             3)  Укыйбыз, китаплар, залында, уку;
             Н.В. Максимов, С.М.Трофимова, М.З. Хәмидуллина, Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 кл. «Мәгариф» нәшрияты, 2005.