Сценарий Мамин день для старшей группы (на татарском языке)


Зал матур итеп, бәйрәмчә бизәлгән. Матур көй яңгырый, балалар кереп, тезелеп басалар.
Тәрбияче. Балалар, карагыз әле бирегә, монда нинди матурлык, кояш елмая, кошлар сайрый, чәчәкләрдән хуш ис килә, ни өчен икән?
Тәрбияче. Бүген нинди көн икән?
Балалар. Әниләр көне.
Тәрбияче. Дөрес, балалар, бүген без бу залга, Әниләр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Безнең өчен иң кадерле кешеләребез – ул безнең Әниләребез. Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр, телебез дә “әннә” дип ачылган. Аның йомшак куллары безгә кагылуга, бөтен кайгыларыбыз югала. Авырсак, төннәр буе күз йоммыйча, яныбыздан да китми инде ул! Бары әни йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле. Әйдәгез, балалар, бәйрәмебезне башлап җибәрик.
А.Айсылу. Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый ,
Беләбез һәммәбез дә.
Инсаф. Бүген әниләр бәйрәме
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Газинур. Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Инзилә . Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә.
Әле ярый сез бар җирдә
Без сабый, нәниләргә.
К.Фаиль. Бу бәйрәмдәге җылылык
Ел буена җитәрлек.
Сезнең яхшы эшләрегез
Бихисап, искитәрлек.
Н.Камиль Наз гөлләре үсеп чыга
Сезнең җылы куллардан.
Кабул итегез котлаулар
Безнең ихлас җаннардан.
Юльгизә. Кадерле әниләр!
Бәйрәмегез сезгә бәхет ,
Сәламәтлек китерлек,
Көнегез гел шат булсын,
Елның һәрбер көне Сезгә
Әниләр көне булсын!
Фаяз. Мин дә котлыйм, әнием, сине,
Теләгем бар минем дә,
Мәңге шулай кояш кебек.
Балкы күңел күгемдә!
Раяз. Зәңгәр күктә ал кояш
Сүнмәсен, балкып торсын.
Әниләрнең нурлы йөзе
Гел көлеп кенә торсын!
Яна . Пусть звенят повсюду песни
Про любимых наших мам.
Мы за все, за все родные
Говорим «Спасибо Вам!»
Г. Камил. Әниләр җирдә бердәнбер
Алыштырмый аны беркем дә.
Әниләрне мактап җырлар җырлыйк
Бәйрәм ясыйк аңа һәр көн дә.
Җыр “Әнием” (кечкенәләр төркеме)
Тәрбияче. Әйе, балалар, әниләргә без кирәк. Әниләребез безнең өчен иң кадерле, иң якын кешебез. Алар безгә яхшы булсын өчен бөтен авырлыкларга да түзәләр, ә менә сез әниләрегезгә ярдәм итәсезме соң һәм ничек итеп?
Самат. Бик зур үстем инде мин:
Әнигә булышам.
Үз ботинкамны үзем
Кияргә тырышам.
Ильназ. Бик күңелле, бик рәхәт.
Әниләр карап торгач,
Эшләрендә булышырбыз,
Үсеп зур кеше булгач.
Даша. Мин дә булыштым әнигә
Пәрәмәчләр ясарга
Үзең эшләгәч, тәмле ул-
Кирәк эшләп ашарга.
Тәрбияче. Менә безнең балалар нинди үскәннәр, әниләренә ничек булышалар икән, рәхмәт сезгә, балалар. Ә хәзер әйдәгез, бер биеп алыйк.
Татар биюе. (зурлар төркеме)
(Әтәч кычкырган тавыш ишетелә “Кик-ри-күк!”)
Тәрбияче. Нинди тавыш бу, балалар?
Балалалар. Әтәч.
(Көй уйнала, әтәч керә)
Әтәч. Кик-ри-күк, кик-ри-күк.
Иртән бик иртә торам
Канат кагып кычкырам
Кик-ри-күк, кик-ри-күк.
Нинди матур балалар җыелганнар монда. Исәнмесез, балалар, бу нинди бәйрәм сездә?
Балалар. Бездә бәйрәм – Әниләр көне.
Әтәч. Шулаймыни? Белмичә дә калам икән бит.
Тәрбияче. Әйе, әтәч, без әниләр көнен бәйрәм итәбез. Менә син хәзер балаларыбызның әниләре турында ничек сөйләүләрен тыңлап кара әле.
Әтәч. Ягез әле, сөйләп күрсәтегез әле, балалар.
Динияр. Әни сүзе-иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек булалмас.
Риназ. Слово мама – дорогое,
Мамой нужно дорожить.
С ее лаской и заботой
Лучше нам на свете жить.
Ислам. Әни җирдә иң кирәкле кеше
Әниләрнең белик кадерен.
Җил-давыллардан саклап үстерә ул
Кызганмыйча бөтен гомерен.
Булат. Мактаулы безнең әниләр
Данлы эшләре белән.
Әтиләр белмәгән эшне
Әниләр эшли белгән.
Ф. Камилә. Борчыйсы килми әнине,
Елмаеп, көлеп йөрсен.
Иң матур әни икәнен
Бөтен дусларым күрсен!
С.Адилә. Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Арслан. Иң-иң әйбәт балаң булып
Яшәсәм ярар иде.
Әниемнең ышанычын
Акласам ярар иде.
Иркә. Зәңгәр күктә ал кояш
Сүнмәсен, балкып торсын.
Әниләрнең нурлы йөзе
Гел көлеп кенә торсын!
Әтәч. Бик матур сөйләдегез, балалар. Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын, әйдәгез, бер биеп алыйк. Чебиләрем, кайда сез, бер биеп күрсәтегез әле.
Бию “Чебиләр” (кечкенәләр төркеме)
(Балалар биеп бетергәч бии-бии төлке керә)
Төлке. Көлтә-көлтә койрыгым,
Болгый-болгый барамын.
Кетәклеккә кереп мин,
Тавык-чебеш аламын.
Ой, ой, мин кемнәрне күрәмен. Тәмлекәйләр!
Ашарга берәр нәрсә булмасмы дип йөри идем, менә кемнәрне очраттым.
(Әтәч белән “чебиләр” бер урынга җыелалар)
Тәрбияче. Балалар, кем килгән безгә кунакка?
Балалар. Төлке!
(Төлке Әтәч белән “чебиләр”тирәсендә сырпаланып йөри)
Тәрбияче. Исәнме, төлке, исәнме! Әле син безнең белән исәнләшмәдең дә түгелме соң? Нәрсә пышылдыйсың анда, аңлашылмый.
Төлке. Исәнмесез, исәнмесез, балалар, апалар һәм абыйлар. (Чебиләр тирәсендә йөри) Тәмледер инде сез?
Тәрбияче. Әллә син берәр яманлык эшләргә йөрисеңме? Алай ярамый бит, дус-тату булырга кирәк. Әйдә бергәләп уйнап алыйк, ичмасам.
Төлке. Уйнарга? Сезнең беләнме? Минем уйнаганым юк шул. Менә шушы тәмлекәйләрне...(чебине эләктереп алмакчы була, юлына әтәч каршы төшә)
Әтәч. Хәзер актырнакны чакырам бит. Актырна-ак!
Төлке. Чакырма, чакырма, зинһар, әтәч дус, әйдәгез, уйныйбыз гына. (кырыйга карап ачуланып ала)
Уен . “Төлкекәй”.
Төлке уртага чыга. Балалар аның тирәсендә түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, җыр җырлап әйләнәләр.
Син уртада, без кырый да,
Әйләнәбез, Төлкекәй,
Син нишләсәң, ни кылансаң
Мин дә шулай булдырам!
(төлке хәрәкәтләр ясый, балалар кабатлый)
Тәрбияче. Сиңа ошадымы, төлке, ә хәзер балаларны тыңла, алар шигырь сөйләрләр, бүген бит бәйрәм көн – әниләр көне.
Ильдар. Һәммәсенә әни кирәк
Ә әнигә кем кирәк?
Әниләргә без кирәк
Якты ,аяз көн кирәк.
В.Камил. Яратам мин әнине,
Ул да мине ярата.
Матур карашлары белән
Безне үзенә тарта.
Лилия. Кемнең әнисе әйбәт
Минем әни әлбәттә.
Өйрәтә әни безне дә
Әйбәт, матур гадәткә.
Алинә. Минем әни бу дөньяның
Иң чибәре, сылуы.
Нинди бәхет -
Һәр баланың
Үз әнисе булуы!
Р.Фаиль. Минем әни, һич бәхәссез,
Иң сөйкемле әни ул!
Әйткән сүзе,
Кылган эше-
Һәммәбезгә туры юл.
Розалина. Дөньяда иң яхшы әни,
Беләсезме, кемнеке?
Белмәсәгез, үзем әйтәм,
Ул әни бит – минеке.
Төлке. Күрәм, балалар, сез әниләрегезне бик яратасыз икән. Менә минем дә сезгә бер малай турында сөйләп үтәсе килә бит әле. Тыңлыйсыгыз киләме?
Балалар. Әйе.
Зурлар төркеме башкаруында “Әни була бер генә, кадерләрен бел генә” исемле әкият сәхнәләштерелә.
“Әни була бер генә, кадерләрен бел генә”
Авыл өе күренеше. Чәй өстәле әзерләнгән, кроватьта бер малай йоклап ята.
Әкиятче кыз. Яшәгән, ди, бер малай,
Бик иркә булган бугай.
Алай да ярамаган,
Болай да ярамаган,
Әнисен тыңламаган,
Әбисен санламаган.
Көне буе йоклаган,
Торгач, үксеп елаган.
Малай (йокыдан уяна, киерелә, исни). А-а, әни-и, әни-и дим, тизрәк килеп җит инде җәтрәк.
Малай әнисе (йөгереп килә). Нәрсә булды, күз нурым,
Уяндыңмыни, улым?
Йокың туйгандыр инде,
Ашарга вакыт инде. (ашата)
Менә сиңа ботка да,
Баллы чәй дә йоткала.
Малай (киреләнә). Кирәкми чәең, ботка
Бир син миңа кәнфит кенә.
Малай әнисе (кесәсеннән конфет чыгара). Мә соң кәнфитен дә, елама гына берүк.
Малай (конфетны атып бәрә). Кәнфитең тәмсез бигрәк
Миңа туңдырма кирәк.
Малай әнисе. Туңдырма бит кибеттә
Барып килим ничек тә.
Ә син ятып тор,
Телевизор карый тор. Мин тиз генә йөгереп туңдырма алып киләм. (йөгерә)
Малай (урыныннан тора). Тәмам туйдым бу өйдән
Хәтта туйдым әнидән.
Анысы ярамый,
Монысы ярамый,
Чыгып китәм әнидән
Бернигә дә карамый.
Әкиятче кыз. Малай шулай дигән дә
Чыгып киткән өйдән дә.
Бара да бара икән,
Урманга барып җиткән,
Куян баласын ияртеп,
Каршына килә икән.
Куян баласы. Син кем? Кая барасың?.
Куян әнисе. Нишләп берүзең урманда, әнекәең кайда соң?
Малай. Әй, туйдырды ул мине,
Эзлим башка әнине.
Әнием булмассыңмы (сырпалана)
Уллыкка алмассыңмы?
Куян әнисе. Куяннар бит урманда
Яши карлы буранда.
Кышын туңмассың микән?
Мине тыңларсың микән?
Куян баласы. Сикерә беләсеңме?
Ап-ак тун киярсеңме?
Малай (кул селти). Сикерә дә белмим, тыңларга да теләмим.
Куяннар сикереп китәләр, малай алга таба китә.
Әкиятче кыз. Шулай дигән дә елак
Киткән, ди, алга атлап.
Бара да бара икән,
Төлке баласын ияртеп,
Каршына килә икән.
Төлке баласы. Син кем? Кая барасың?.
Төлке әнисе. Нишләп берүзең урманда, әнекәең кайда соң?
Малай. Әй, туйдырды ул мине,
Эзлим башка әнине.
Әнием булмассыңмы (сырпалана)
Уллыкка алмассыңмы?
Төлке. Төлкеләр бит тычкан аулый
Син дә ауларсың микән?
Төлке баласы. Тотып кайткан тычканны
Тәмләп ашарсың микән?
Малай. Теләмим мин ауларга
Теләмим тычкан ашарга.
Әкиятче кыз. Шулай дигән дә елак
Киткән, ди, алга атлап.
Бара да бара икән,
Аю баласын ияртеп,
Каршына килә икән.
Аю баласы. Син кем? Кая барасың?
Аю әнисе. Нишләп берүзең урманда, әнекәең кайда соң?
Малай. Әй, туйдырды ул мине,
Эзлим башка әнине.
Әнием булмассыңмы (сырпалана)
Уллыкка алмассыңмы?
Аю. Аюлар бит кышын йоклый
Син дә йокларсың микән?
Аю баласы. Кар астында салкын була
Өшеп бетмәссең микән?
Малай. Теләмим мин йокларга
Түзмәм салкын карларга.
Әкиятче кыз. Шулай дигән дә елак
Киткән, ди, алга атлап.
Бара да бара икән,
Тиен баласын ияртеп,
Каршына килә икән.
Тиен баласы. Син кем? Кая барасың?.
Тиен әнисе. Нишләп берүзең урманда, әнекәең кайда соң?
Малай. Әй, туйдырды ул мине,
Эзлим башка әнине.
Әнием булмассыңмы (сырпалана)
Уллыкка алмассыңмы?
Тиен. Тиеннәр бит агачта
Яшиләр бик-бик очта.
Тиен баласы. Син анда менәрсеңме?
Егылып төшмәссеңме?
Малай. Теләмим мин менәргә
Теләмим егылып төшәргә.
Әкиятче кыз. Шулай дигән дә елак
Киткән, ди, алга атлап.
Бара да бара икән,
Бүре баласын ияртеп,
Каршына килә икән.
Бүре баласы. Син кем? Кая барасың?.
Бүре әнисе. Нишләп берүзең урманда, әнекәең кайда соң?
Малай. Әй, туйдырды ул мине,
Эзлим башка әнине.
Әнием булмассыңмы (сырпалана)
Уллыкка алмассыңмы?
Бүре әнисе. Ах, син юнсез малай, сайланып йөрисеңме?
Менә хәзер тотып алып ашармын үзеңне. (каршына килә)
Малай (йөгерә). Әни-и-и, әни-и-и, артымнан куа җанвар.
Малай әнисе (йөгереп килә). Ай, улым, куркыттың,
Нишләп син чыгып киттең?
Малай. Гафу ит инде мине, әни,
Сүзеңне тыңламадым,
Күпме генә эзләсәм дә
Синдәйне таба алмадым.
Малай әнисе. Аңлагач әйбәт, улым,
Менә акыллы булдың.
Әкиятче кыз. Шулай итеп кире малай акылга утырган, ди.
Әнисененң сүзләрен һәрвакыт тыңлаган, ди.
Барысы да чыга. Әни була бер генә, кадерләрен бел генә!
Җыр. “Әниләргә сөю бүләк итик”. Э. Әхмәтҗанова сүзл., Ә.Һадиева муз. (УМК диск “Туган телдә сөйләшәбез”, 4-5 яшь)
Тәрбияче. Менә, балалар, күрдегезме, беркайчан да елак малай кебек булмагыз. Әниләрегезне яратыгыз, матур сүзләр генә әйтегез.
Әниләр булмаса җирдә
Ал таңнар атмас иде.
Бар дөньяны нурга күмеп
Кошлар сайрамас иде.
Әниләр булмаса җирдә
Язлар да булмас иде
Инешләр дә челтерәмәс
Кояш та көлмәс иде.
Көннәр һәрчак аяз булсын,
Кояш гел көлеп торсын.
Әниләр дә кояш кебек
Озын гомерле булсын.
Тәмам.
“Каратун “Гөлчәчәк” балалар бакчасы”
“Әни була бер генә,
кадерләрен бел генә”
(Әниләр көненә сценарий)
Төзеде. I квалификацион категорияле
тәрбияче
Миннуллина Люция Әмир кызы
2015 ел