Ачык д?рес Я?а уку елы котлы булсын


6 нчы сыйныфларның рус төркемендә Нигматуллина Р.Р. “ Татарча да яхшы бел “ дәреслеге белән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе
Тема: Яңа уку елы котлы булсын!
Беренче дәрес.
Максат: 1. Изафә сүзтезмәләрне искә төшерү һәм сөйләмдә активлаштыру, хәзерге заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллануны камилләштерү.
Мәктәп темасына яңа лексик берәмлекләр кертү.
Укучыларда үзара дуслык, укытучыларга хөрмәт хисе тәрбияләү.
Дәрес барышы:
I Оештыру өлеше.
Укучыларны сәламләү.
-Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!
-Утырыгыз!
Дежур укучы белән әңгәмә.
- Дәрестә кем дежур?
- Бүген ничәнче сентябрь? Нинди көнгә туры килә?
- Дәрестә барысы да бармы?
- Хәзер нинди дәрес бара? Бу ничәнче дәрес?
- Күптән түгел нинди бәйрәм булды?
- Бу көнне сез дә, башка бик күп балалар да, аларның әти-әниләре дә кая килделәр?
- Мәктәптә аларны кемнәр каршы алды?
- Укучылар кемнәргә чәчәкләр бирделәр?
- Сезгә Белем бәйрәме ошадымы?
- Сезнең сыйныфыгызда яңа укучылар бармы? Алар кемнәр?
- Кәефең ничек? Нинди яңалыклар бар?
- ..., рәхмәт, җавпларың дөрес, сиңа ... билгесе куям.
II Актуальләштерү.
Тәрҗемә эше.Изафә сүзтезмәләрне искә төшереп кабатлау.
а)Тыңлагыз һәм тәрҗемә итегез:
тел – татар теле – рус теле – татар/ рус теле дәресе – кызык дәрес
бәйрәм – белем бәйрәме – туган көн бәйрәме
ел – уку елы – яңа уку елы – яңа ел
Рус теле дәресләре бик кызык.
Безгә татар теле дәресләре дә ошый.
Белем бәйрәме нинди күңелле!
Яңа уку елы белән!
-..., сиңа ... билгесе куям.
б)Ә хәзер татарчага тәрҗемә итегез:
Урок – урок математики/ географии
Праздник – веселый праздник – праздник дня рождения
День – радостный день – день знаний
С Днем знаний!
День знаний – веселый праздник.
Рәхмәт,балалар, мин җаваплардан канәгать, ... сиңа ... билгесе куям.
2.5 нче бит 1 нче күнегү белән эшләү.
- Бу-рәсемдә кемнәрне күрәсез?
- Исегезгә төшерегез әле, Шәвәли – кем ул? Ул нинди малай?
- Ә Кирлемән турында нәрсә әйтәсез? Ул сезгә ошыймы?
- Шәвәли белән Кирлемән үзара дусмы?
- Алар ничек укыйлар?
- Буш вакытларында нишләргә яраталар?
- Алар бүген шатмы? Ни өчен?
Дәреснең максатын әйтү.
Яхшы кәеф белән дәресне дәвам итәбез. Балалар, бүген без изафә сүзтезмәләрне кабатлаячакбыз, яңа сүзләр белән танышачакбыз, 1 нче сентябрь – Белем көне турында сөйләшәчәкбез, төрле күнегүләр эшләячәкбез, тәрҗемә итәчәкбез.
III Төп өлеш.
Яңа сүзләр белән танышу( уку һәм тәрҗемә итү), тәрҗемә күнегүләре эшләү, яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.
чәчәк бәйләме – букет цветов
класс җитәкчесе – классный руководитель
мәктәп киеме – школьная форма
фән – предмет, наука
а)русчага тәрҗемә итегез:
чәчәк бәйләмнәре бик матур - зур/ бик матур + чәчәк бәйләмнәре – укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бирәбез
класс җитәкчебез ... ... – класс җитәкчебезне бәйрәм белән котлыйбыз
яңа/матур + мәктәп киеме – бәйрәмгә без яңа мәктәп киемнәре киябез
фән – яңа/кызыклы/авыр + фән - математика авыр һәм кызыклы фән
б)татарчага тәрҗемә итегез:
букет цветов – большой букет цветов – дарим букет цветов
классный руководитель – наш классный руководитель – нам наша классная руководительница очень нравится
школьная форма – новая школьная форма – мне купили новую школьную форму
предмет – легкий/тяжелый + предмет – татарский язык наш любимый предмет – химия -интересная наука
в) җөмләләр төзү;
г) – Ребята, а как мы перевели с русского языка словосочетания, которые состоят из двух существительных? С помощью каких окончаний?(презентация)
1 сущ.(+ -ның/-нең) 2сущ. + ы/е, сы/ се( как после аның)
аның бәйрәме - әнинең бәйрәме - Белем□ бәйрәм+е
Как мы называем таких словосочетаний?
ныгыту:
д) дәфтәрдәге 5 нче күнегүне(4 нче бит) телдән эшләү. Атна көннәренең исемнәрен русча әйтегез, тәртибен күрсәтегез.
д) язма күнегү эшләү: 3 күнегү 3 бит. Татарча языгыз.
(кабатлаган теманы ныгыту).
Рәсем белән эш(экранда). 5 нче биттәге 2 нче күнегүне киңәйтеп эшләү.
а) сорауларга җавап бирү:
Рәсемдәге балалар нәрсәләр тотканнар?
Алар чәчәк бәйләмнәрен кемнәргә алып килгәннәр?
Алар нинди киемнәр кигәннәр?
Шәвәлинең мәктәп киеме матурмы?
Ә Кирлемән мәктәп киеме кигәнме?
Укучылар укытучыларын тагын ничек котлыйлар?
б) котлау текстын уку һәм тәрҗемә итү;
в) биремне үтәү: 2 нче күнегү 5 нче бит.
Язма күнегү эшләү: 1 күн. 3 бит.
Класс җитәкчесенә Белем бәйрәме белән котлау открыткасы язу.
“саен”, “тапкыр” сүзләрен искә төшерү.
а) тәрҗемә итегез:
көн/атна/ ай/ дәрес/ ел/ ял көне + саен
бер/ биш/ ун ...+ тапкыр
б) парлап эшләү:3 күнегү 6 бит. Сорауларга җавап бирү.
Ук.:
Ә өченче/ дүртенче класс укучылары Белем бәйрәменә ничнче тапкыр киләләр7
Ә сез ... ?
1 нче сентябрьдән соң алар мәктәпкә көн саен киләләрме?
Белем бәйрәме ел саен буламы?
Телдән хикәя төзү. 4 күн. 6 бит. 3нче күнегү сораулары ярдәмендә
1 нче сентябрь турында сөйләү.
куллану өчен терәк сүзтезмәләрне искә төшерү:
иртәрәк торырга
һәр көн мәктәпкә барырга кирәк
1 нче сентябрь күңелле, шатлыклы көн, чөнки...
1 нче сентябрь бераз күңелсез дә бәйрәм, чөнки...
IV Йомгаклау.
Дәрескә нәтиҗә ясау:
Искә төшерик әле, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
Дәрестә нишләдегез?
Нинди яңа сүзләр белән таныштыгыз?
Сез дәрестән канәгатме?
Өй эше бирү.
Эш д.: 2,4 күнегү 3нче бит.
Яңа сүзләрне ятларга.
Укучыларга билгеләр кую(билгеләр аңлатып куела).
Укучылар белән саубуллашу.