Татар ?д?биятыннан презентация Тукайны? м?х?бб?те яки Тукай бел?н З?йт?н? хик?яте


Тукайның мәхәббәте (Тукай белән Зәйтүнә хикәяте)Эшне башкарды:Хәсәншина Рәзидә Гатаулла кызы,Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Габдулла Тукай Зәйтүнә Мәүлүдова Тикшеренү темасының актуальлеге: яшьлек һәм мәхәббәт... Бу ике төшенчә һәрчак янәшә яшиләр. Мәхәббәт хисе кешене илһамландыра, канатландыра, яшәүгә, бәхеткә өмет уята. Габдулла Тукай да – гап-гади җир кешесе, ул да бәхетле язмыш, бәхетле гаилә һәм бәхетле мәхәббәт турында хыяллангандыр... Тикшеренүнең темасы : Тукайның мәхәббәте.Тикшеренү проблемасы : чын тормышта Тукай сөйгәнме, сөйсә, кемне сөйгән?Тикшеренүнең объекты : ГабдуллаТукай һәм Зәйтүнә Мәүлүдова арасындагы мәңгелек мәхәббәт һәм шагыйрьнең мәхәббәт шигырьләре.

Тикшеренүнең максаты: Тукай белән Зәйтүнә арасындагы мәхәббәт тарихын ачыкларга омтылыш ясау, әлеге тарихның, ихлас хис-кичерешләрнең шагыйрь шигъриятендә әледән-әле гәүдәләнеп торуын күзәтү; сөекле шагыйребезгә, Зәйтүнә Мәүлүдовага һәм алар арасындагы бәйләнешләргә ихтирамлы караш тәрбияләү.Гипотеза: бөек Тукай иҗатындагы һәм аның тормышындагы кайбер даталар ачыкланмаган, мәхәббәт мөнәсәбәтләренә килгәндә, галимнәребез аеруча тыйнаклык күрсәткән. Мирсәй Гариф, Ибраһим Нуруллин һәм башка галимнәрнең фәнни хезмәтләрен өйрәнү нәтиҗәсендә, Тукай һәм аның мәхәббәте хакында шактый кызыклы мәгълүматлар ачыкланыр дигән фикер бар.
Бурычлар:Тикшеренү проблемасына туры килгән фактик мәгълүматларны туплау һәм анализлау;Сан ягыннан күпчелекне тәшкил итмәгән, әмма сәнгатьчә эшләнешләре белән гаять югары бәяләнергә лаеклы мәхәббәт шигырьләрен анализлау;Мәхәббәт шигырьләренең язылу вакытын ачыклау.
Тикшеренү методлары:Тикшеренү проблемасына караган фактик мәгълүматларга теоретик анализ;Архив документларын, шәхси хатларны өйрәнү, чагыштыру;Гипотезаны тикшерү максатыннан, педагогик эксперимент үткәрү. Тикшеренүне үткәрү этаплары 1 этап – ориентлашу – теманы сайлау, аңлап, төшенеп җитү. Фәнни хезмәтләрне өйрәнү, проблеманы билгеләү, максатны формалаштыру, тикшеренү объектын, бурычларны ачыклау, гипотеза кую;2 этап – үзтикшеренү – архив материалларын өйрәнү, чагыштыру, нәтиҗәләр ясау, гипотезаны тикшерү;3 этап – бизәлеш – мәгълүматларны эшкәртү һәм системалаштыру.
Тукайның Казандагы мәхәббәте – Зәйтүнә 1 нче очрашу1908 ел, «Әл-ислах» идарәсендә 2 нче очрашуШигърият бәйрәме алдыннан 3 нче очрашу1908, 28 март- шигърият бәйрәмендә (“Кулың” шигыре шуннан соң языла) 4 нче очрашу1908, май ахыры – трамвай тәрәзәсеннән сәламләшү (“...гә” шигыре) 5 нче очрашу 1908, 12 июнь ”Әл-ислах” идарәсендә (“Кызык гыйшык”) Тикшеренүнең нәтиҗәләре:Шулай итеп, М.Гариф, И.Нуруллин, Р.Якуповларның фәнни хезмәтләре, В.Бәхтияров, Ф.Әмирхан, Г.Гафуров-Чыгътай, З.Мәүлүдоваларның истәлекләре аша Тукай шәхесе, мәхәббәте белән бәйле кичерешләре турында шактый тирән мәгълүматлар алынды.Мәхәббәт шигырьләренең барысы да диярлек 1907-1908 нче елларга туры килүе ачыкланды. Мәхәббәт шигырьләренең илһамчысы Зәйтүнә Мәүлүдова булуы дәлилләнде.Педагогик экспериментта катнашучыларның Тукай шәхесе белән бәйле мәгълүматлары артуга ирешелде.