Папка передвижка для родителей:Баланы? социаль ?сешен? ничек йогынты ясарга?


-1051560-67056000Баланың социаль үсешенә ничек
этәргеч бирергә?

(Иҗади сәләтне үстерү юллары)
Безнең илдәге социаль үзгәрешләр яшь буынга хезмәт тәрбиясе бирүнең максатын, бурычларын, эчтәлеген һәм формасын бөтенләй яңача билгелиләр.
Балаларның иҗади сәләтен үстерү мәсьәләсе төп урыннарның берсен алып тора. Һәр кеше нинди дә булса эшчәнлеккә талантлы булып туа. Балалардагы менә шул талантны күрү һәм үстерү ата-аналарның, тәрбиячеләрнең төп бурычы булып тора.
Әгәр дә өлкәннәр бу сәләтне балада 5-6 яшьлек вакытта күреп ала алмасалар, бу сәләт тора-бара “сүнеп калачак”. Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Аны бары тик ачарга, һәр шәхескә иҗтимагый тормышта үз урынын табарга булышырга гына кирәк. Дөрес, тумыштан ук сәләтле балалар да булырга мөмкин. Андыйларга бераз этәргеч бирсәң, үзләре үк талантларын ачу өлкәсендә эшләячәкләр. Әмма калган балалар белән эшләгәндә бераз көч куярга туры киләчәк, ягъни сәләтләрен ачарга иҗади мөмкинлекләр тудырырга кирәк булачак.
Безнең җәмгыятьнең киләчәге яшь буынның иҗади сәләте, мөмкинлеге ни дәрәҗәдә ачылуына бәйле. Менә шуңа күрә дә яшь баланың иҗади сәләтен балалар бакчасында тәрбияләнгәндә үк ачарга тырышырга кирәк. Мәсәлән, үзле балчыктан яки пластилиннан әйберләр ясаганда, тәрбияче баланың күзаллавын, аның фантазиясен сизә ала; бармак хәрәкәтләреннән, ясаган әйберсенең торышыннан ул аның сынлы сәнгатькә омтылышын күрә ала. Музыкага, биюгә булган мөнәсәбәтне дә шул рәвешле ачыкларга була. Тәрбияче яки ата-аналар үзләре дә бу өлкәдә белемле булсалар һәм балага азмы-күпме ярдәм итә алсалар, бу баланың кызыксынуын тагын да арттырырга ярдәм итәчәк. Иҗади хезмәттәшлек булган җирдә сәләт тә тизрәк ачыла, ләкин шуны онытырга ярамый: баланың эшен кискен тәнкыйтьләү аны үз эченә бикләнергә, үз фикерен әйтмичә яшереп калдырырга һәм олыларга ышанычын югалтуга китерергә мөмкин. Гел кисәтүләр ясап тору аның үсешен тоткарлаячак, шуңа күрә аны чамасын белеп кенә мактау, бераз үсендереп җибәрү файдага гына була, аның күңелендә зурларга карата ышаныч уята.
Иҗади сәләтне үстерүдә хыяллана белүнең дә әһәмияте бик зур. Бу бигрәк тә рәсем дәресләрендә чагыла. Кәгазьгә очраклы гына тамган буяуны у-927735-20447000л аю яки бүрегә охшата икән, димәк, ул аны шулай күрә. Бу очракта аның фантазиясен хупларга, аңа кушылып, үзең дә берәр хикмәтле әйберне сурәтләргә кирәк. Иҗади күзаллау төрле образлар тудырырга ярдәм итәчәк. Бәлки бу балада булачак рәссам яшеренеп ятадыр, аны ача белү, әлбәттә, үзе бер талант.
Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә уенның да роле зур. Нәкъ менә уен вакытында бала ирекле була. Ул үз хыялында тудырган образга кереп, иҗади фикерли, шул образга хас үзенчәлекләрне чагылдыра. Уен вакытында баланы нәрсә кызыксындырганын күреп була, хәтта киләчәктә аның кем булырга хыяллануын да чамаларга мөмкин. Уен вакытында ул эзләнә, үзенчә иҗат итә. Кечкенәдән үк конструкторлар, шакмаклар белән уйнарга яраткан бала үсеп җиткәч, төзүче һөнәрен сайлый икән, моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки аның нигезе уен вакытында ук инде формалашкан була.
Күп кенә ата-аналар балаларының әле генә алып биргән уенчыкны сүтеп каравын күргәч, аһ-уһ киләләр. Алар өчен уенчык үзе кыйммәт булса, бала өчен өйрәнү, күрү, нәрсәгәдер төшенү, ниһаять, танып-белү әһәмиятлерәк. Дөрес, бу очракта әйбергә сак караш тәрбияләү дә мөһим, әмма моны баланың күңелен кайтармыйча, сак кына эшләү кирәк.
Балалар бакчасында бик күп танып-белү дәресләре үткәрелә. Шундый дәресләрдә сабыйларның үзләренчә фикер йөртүләрен, мөстәкыйльлеген, яңа фикер әйтүләрен хупларга кирәк. Кайбер бала оста гына уйлый, нидер әйтмәкче була, ләкин үз фикерен яклый алмый. Мондый балаларны үз фикерләрен курыкмыйча әйтеп бирергә күнектерергә, үзләрен иркен тотарга, үз көченә ышанырга ярдәм итәргә кирәк. Артык тыңлаучан булу баланың нәрсәгә сәләтле булуын ачарга комачауларга гына мөмкин. Бала тулысынча ачылып китә алсын дисәк, анда үзебезгә карата ышаныч тәрбияләргә тиешбез. Сабыйның нәрсә уйлавын, нәрсәгә кайгыруын күреп, аның кичерешләре белән уртаклаша белү тәрбияченең оста психолог булуын күрсәтә.
Иҗади сәләтне үстерүдә балаларның төрле юнәлештә фикерләвен үстерү дә төп шартларның берсе булып тора. Мондый фикерләү сәләте баланың күптөрле фикер әйтә алуы, шулардан иң кирәклесен аерып алып, гомуми нәтиҗәгә килүен аңлата. Мондый бала аналитик фикер йөртү күнекмәләренә яшьтән үк күнегә. Фикерләү процессында тәрбияче ярдәм итә, төрле сораулар бирә: “Син ничек уйлыйсың? Ни өчен болай килеп чыккан? Бүтәнчә эшләп буламы?”
Шулай итеп, баланың иҗди сәләтен үстерү җиңел эш түгел, әмма бу – бик кирәкле эш. Стандарт фикер йөртүче “роботлар” тәрбияләүгә караганда, мөстәкыйль һәм ирекле фикер йөртүчеләр тәрбияләү күпкә яхшырак.