Сценарий на день матери ?ни кир?к, ?ни кир?к



Әни кирәк, әни кирәк...
Әниләр көненә багышланган кичә.
“ Әнием –кадерлем!”-әдәби-музыкаль кичә.
Бәйрәм үтәчәк зал матур итеп бизәлә,плакатлар эленә.
1а.б. Әни, әнием,әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез,күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз,һәрвакыт яныбызда булган,уңышларыбыз өчен шатланып,кайгыларыбызны уртакла-
шып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли.Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк:
“Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да,бурычыңны үтәп җиткерә алмассың.Анаң өчен уч төбеңдә тәбә куырсаң да,хакын хаклап бетерә алмассың.” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәт
ле ,канатлы фразаларны җаныбызга,аңыбызга сеңдерү зарур.
2 а.б.
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез,
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең кирәге сез.
1 а.б.
Сез чаялар,сез батырлар
Сез дөньяда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле,
Сез булганга яшәү гамьле.
2 а.б. Хәерле көн,безнең өчен иң кадерле кунакларыбыз-әниләре-
без! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм- Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез!
1 а.б. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,рәхәтлек, җанга ял бирә.
Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өе-
гезгә иминлек алып килсен.
2 а.б. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз,җылылык
һәм күңел тойгысы! Әни... һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!
1 а.б. Әни... Аның күзләре шундый мөләем һәм ягымлы.Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә Әнкәй-
нең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр мөгаен.
2 а.б Әйе шул, Ландыш, бик дөрес әйтәсең. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга,бөтен кайгыларың югала. Ә “балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.
1 а.б. Ә авырсаң... Авырсаң,төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан
да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьледер ул Илсаф.
2 а.б. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә,җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык- сәламәтлек,кайгысыз- хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез. Сезнең өчен 1-4 нче сыйныф укучылары үзләренең чыгышларын тәкъдим итәләр.
( 1-4 нче сыйныф укучылары чыгышы, җыр “Әниемә рәхмэт”)
1 а.б.
Ана-бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга!
Шуңа күрә зур горурлык белән
Без сөйлибез ана турында.
2 а.б. Ана!
Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе,
Күңелнең ул иң-иң түрендә.
Ул-салкында сине җылутычың,
Юанычың авыр көнеңдә.
Зәйнэгыева Айгөл һәм Таҗетдинова Золәйхалар үзләре язган шигырьләрен башкаралар.
1а.б. Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул! Кечкенә чагыңда
татлы йокыларын калдырып сине кем караган?
2 а.б. Әнием!
1 а.б. Елаганда кочагына алып сине кем юаткан?
2 а.б. Әнием!
1 а.б. Тәүге тапкыр тәпи атлап киткәндә сине кем җитәкләгән?
2 а.б. Әнием!
1 а.б. Беренче тапкыр сине мәктәпкә кем алып килгән?
2 а.б. Әнием!
Хасанов Рәдис “Әниемә” дигән җыр башкара.
1 а.б.
Тик син генә ,әнкәй, тик син генә
Сабый чакта мине бакансың.
Төн йокыңны бүлеп уянгансың
Юрганымны килеп япкансың
2 а.б.
Син әйтәсең әни, күз нурым дип
Хәтеремдә калыр бу сүзең
Гомер буе якты маяк булып
Нур сибәрмен сиңа мин үзем.
Валиуллин Айнур һәм Идиятуллина Руфинә үзләре язган шигырьләрен башкаралар.
1 а.б.
Чыннан да, җир йөзендәге иң матур сүз- әни. Ул- һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы яңгырый.
Әни куллары- иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала. Әни йөрәге- иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.
Һәм, биш яшьме, илле яшьме- күпме генә булмасын,- кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса,тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.
Хәзер укучылар әниләре турында язган иншаларын укып китәләр.
(Низаметдинова Илмира, Исрафилов Айзат, Гаптелхакова Алинә , Корбанова Гүзәл ,Шахтина Оксана, Сибгатуллина Әдилә, Корбанова Индира )
Хасанова Ландыш башкаруында җыр.
1а.б.
Әйе, әниләр безнең өчен кайгыралар, авырсак, төн йокыларын йокламыйча, безне дәвалыйлар, җил-яңгыр тидермәскә тырышалар. Ә без аларга шундый ук яхшылык, кайгыртучанлык белән җавап бирәбезме соң? Мин сезгә бер гыйбрәтле хәл турында сөйләргә телим,
Бер ана үзенең улын бик кадерләп тәрбияләп үстерә. Малай үсә, буйга җитә, солдатка китә. Солдат хезмәтен төгәлләп әнисе янына кайта. Ана белән бала шатланышып күрешәләр, күчтәнәчләр белән бергәләп чәй эчәләр. Соңыннан егет ишегалдына чыга һәм бер койма тактасына кагылган бик күп кадаклар күреп гаҗәпкә кала. Ул әнисе янына килә дә: “Әни, син нигә коймага шулкадәр күп кадаклар кактың?”-дип сорый. Әнисе: “Улым, кадаклар элек тә бар иде, син аларга игътибар гына итмәгәнсең, -ди. Мин аларны син кечкенә вакытта ук кага башладым. Син бер начарлык эшләгән саен, мине рәнҗеткән саен коймага бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?” Моны ишеткәч, улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Еллар уза, ананың улы да олыгая, ана үзе дә картая. Беркөнне улы әнисен әлеге койма янына алып килә. “Әни, кара әле, мин яхшылык эшләгән саен коймадан бер кадакны алып бардым. Күрәсеңме, монда бер кадак та калмады. Мин начарлыгыма каршы яхшылык эшләдем,”- ди ул. Ә әнисе аңа болай дип җавап бирә: “Әйе, улым, син күп яхшылыклар эшләдең, һәм, шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик, әнә кара әле коймага,никадәр кадак эзе. Кадаклар үзләре булмаса да, аларның эзләре калган бит.”
Балалар, әниләрегезнең йөрәгендә төзәлмәс яралар ясамагыз, аларны хөрмәт итегез, яратыгыз.сүзләрен тыңлагыз.
Укучылар узләре иҗат иткән шигырьләрен башкаралар.(Илсаф, Булат, Данил, Рәдис)
1 а.б.
Әни!
Әни-җирдә иң кирәкле кеше,
Әниләрнең белик кадерен.
Җил-давылдан саклап үстергән ул,
Кызганмыйча бөтен гомерен.
2а.б.
Кайберәүләр: “Кояш бер генә!”-ди,
Мин килешмим, икәү ул минем!
Аның берсе балкый күк йөзендә,
Икенчесе өйдә – әнием.
Бер кояшым бирә тормыш уты.
Икенчесе- йөрәк җылысы.

Бөтен гомерем үтсен шулар белән,
Шул бәхетнең иң-иң олысы.
Инсценировка күрсәтелә.
“ Ана белән бала”.
Бала. Әнием,син нәрсә укыйсың?
Ана. Аллаһ белән сөйләшәм.
Бала. Әнием, ә син Аллаһка нәрсә дип әйтәсең?
Ана. Минем балам әти-әнисен дә,башка кешеләрне дә хөрмәт итсен, начар эшләр кылмасын иде, дим.
Бала. Әнием, тагын нәрсә дип сөйләшәсең?
Ана. Менә тиздән балам зур булып үсеп җитәр.Ләкин ул үзенең татар милләтеннән икәнен, туган телен онытмасын иде, дип әйтәм.
Бала. Ә тагын?
Ана. Минем балам бик тырышып белем алсын, тәүфыйклы,уңган булып үссен, илебезгә хезмәт итсен, бәхетле булсын иде, дим.
Бала. Рәхмәт, әнием.
5 сыйныф укучылары башкаруында җыр
1а.б. Әниемнең ал күлмәген киеп
Бөтереләм көзге каршында.
Нинди хатирәләр саклыйсың син
Сер булмаса сөйлә барсын да.
2а.б.
Сабыем дип һаман эндәшсәң дә
Үсте инде әни кошчыгың.
Гомер уза диеп уфтанмале
Мин ул әни синең яшь чагың!
7 сыйныф укучылары бию
1 а.б. Бер ягымда -әтием
Бер ягымда -әнием.
Уңымда да,сулымда да
Таянычым бар минем.
2 а.б. Канатлар кирәк түгел
Пар атлар кирәк түгел.
Аякларым җиргә тими
Очар кош минем күңел.
1 а.б. Бала гына димәгез
Сүзләремнән көлмәгез.
Күз яшенә,кайгыларга
Берүк мине бирмәгез.
2 а.б. Бер ягымда-әтием
Бер ягымда- әнием.
Уңымда да, сулымда да
Яклар кешем бар минем.
6 класс укучылары җыр тәкъдим итә”Әнкәй, сиңа зур рәхмәт!”
1 а.б. Бүгенге бәйрәмдә әниләрне мактадык та, аларга карап сокландык та, шигырьләр дә сөйләдек җырлап-биедек.
Кыскасы, Әниләргә мәдхия җырладык .
2 а.б. Бәйрәмебез үтеп тә киткән. Сөйләгән сүзләребезне тормышка ашырырга язсын . Безнең өчен кайгыртучы әниләребез
булу-нинди зур бәхет ул. Аларны ярату гына җитми, алрның кадерен белергә,сүзләрен тыңларга,яхшы укуыбыз белән,үзебезне
үрнәк тотуыбыз белән,эшкә өйрәнеп үсүебез белән аларны шатлан-
дырып яшик.
Күктән иңгән иң зур бүләк баладыр,
Йөрәкләрдән мәңге китмәс ярадыр.
Зур үссә дә, әти белән әнигә
Үзәк өзгеч сабый булып каладыр.
Бу тормышның бар мәгънәсе баладыр,
Кайчакларда утка-суга саладыр.
Ни булса да, әти белән әнигә
Иң кадерле, газиз булып каладыр.
Бәйрәмебез тәмам! Килгәнегез өчен зууур рәхмәт!

(Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә)