“Й?р?кл?рд? сугыш ачысы” темасына сочинение язарга ?зерл?н? (??мл?не? модаль кис?кл?рен кабатлау, ныгыту). Презентация.


“Йөрәкләрдә сугыш ачысы” Кереш һәм эндәш сүзләрне кабатлау, ныгыту. ФИН ИН ПИКШикләнү, икеләнү (ышану, раслау)Фикернең шиксез икәнлеге Фикернең чыганагыҮтенүФикернең гадәтилегеСөйләүченең төрле тойгыларыФикергә бәйле тойгыларИгътибар җәлеп итүФикер нәтиҗәсе, йомгагыФикерләрнең үзара мөнәсәбәтеФикер тәртибе КОНЭРСБез, туган илебезне саклап, утка кердек.Без фронт өчен корал җитештердек, иген иктек.Минем бала чагымны сугыш тартып алды. Без – әтисез үскән балалар, ятимлекнең ачысын без бик иртә татыдык. НАМБЭД ХЕДС ТУГЭЗЭ1. Кереш сүзе булган җөмләне табыгыз:1) Безнең сабый чаклар сугыш елларына туры килде. 2) Олырак малайларның инде ябык җилкәсенә ул елларның котсыз нужасы менеп кунакларга өлгергән.3) Хәер, безнең сабый чаклар да яшел чирәмдә генә үтмәде. 2. Кереш сүз мәгънәсе буенча кайсы төркемгә карый?Шулай итеп, урам чирәменә тулысынча без, алты малай хуҗа идек.1) фикер чыганагы 2) үкенү3) фикер нәтиҗәсе, йомгагы 3. Кереш сүзе раслауны белдерүче җөмләне табарга.1) Әлеге котсыз нужа бабай нәни җилкәләрдән дә атлап узарга өлгерде. 2) Хуҗа булгач, әлбәттә, эшенә дә син хуҗа инде. 3)Аңа карамадык, Тегәрҗепнең яшел чирәмендә алты малай тәгәрәшеп тә үстек. 4. Кереш җөмлә кайсы җөмләдә кулланылган?1) Суын китерәсең, идәнен юасың, чыбык-чабык чабасың. 2) Олырак малайларның инде ябык җилкәсенә ул елларның котсыз нужасы менеп кунакларга өлгергән.3) Ачыклабрак әйтсәң, урам чирәменә генә түгел, әниләр, абыйлар һәм апалар гел эштә булганлыктан, өйләргә дә без хуҗа идек. Кереш сүз нәрсәне белдерә?Ул бәрәңге бакчасының эше дә яртысыннан артыгы, һич арттырусыз, безнең кулда иде.1) фикер тәртибен 2) раслауны, ышануны3) шикләнүне 6. Эндәш сүз янында нинди куелган тыныш билгесе санын әйтегез.И сабыйлар, (1) эшләгез сез, (2) иң мөкатдәс нәрсә – (3) эш.1) 12) 1,23) 3 СИ ФИНК УАНДЭРәсемдә нәрсә күрәсез?Бу турыда нәрсә уйлыйсыз?Нәрсә беләсез килә? 254 нче күнегү1) Безнең сабый чаклар сугыш елларына туры килде. 2)“Әти” дигән кешеләрне без карточкаларда гына күреп белдек, күмәч яки кабартма, шикәр яки конфет ишеләрнең дөньяда бары-югы турында хәбәрләребез дә булмады. 3)Аңа карамадык, Тегәрҗепнең яшел чирәмендә алты малай тәгәрәшеп тә үстек. 4)Алты малай дигәч тә, бөтен шул зур урамның бала-чага халкы бары алты бөртектән генә тора иде дигән сүз түгел. 5)Олырак малайларның инде ябык җилкәсенә ул елларның котсыз нужасы менеп кунакларга өлгергән. 6)Еш кына алар, атка атланып, безнең яннан егетләрчә чыбыркы шартлатып үтәләр дә басуга тырмага, сукага китеп баралар.7)Шулай итеп, урам чирәменә тулысынча без, алты малай хуҗа идек. 8)Хәер, безнең сабый чаклар да яшел чирәмдә генә үтмәде. 9)Әлеге котсыз нужа бабай нәни җилкәләрдән дә атлап узарга өлгерде. 10)Ачыклабрак әйтсәң, урам чирәменә генә түгел, әниләр, абыйлар һәм апалар гел эштә булганлыктан, өйләргә дә без хуҗа идек.11)Хуҗа булгач, әлбәттә, эшенә дә син хуҗа инде. 12)Суын китерәсең, идәнен юасың, чыбык-чабык чабасың. 13)Ул бәрәңге бакчасының эше дә яртысыннан артыгы, һич арттырусыз, безнең кулда иде. 14)Чишмә булып акты безнең тирләр ул бакчага. Әйе. 15)Ләкин, ни генә булмасын, сабый чакларым искә төштеме, иң беренче әнә шул яшел чирәм килә дә баса минем күз алдыма. ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИНБезнең сабый чаклар сугыш елларына туры килде.Олырак малайлар, атка атланып, безнең яннан егетләрчә чыбыркы шартлатып үтәләр дә басуга тырмага, сукага китеп баралар.Әниләр, абыйлар һәм апалар гел эштә булганлыктан, өйләргә дә без хуҗа идек.Чишмә булып акты безнең тирләр ул бакчага. Сабый чакларым искә төштеме, иң беренче әнә шул яшел чирәм килә дә баса минем күз алдыма. ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУСҖиңүне якынайтуда тыл балаларының роле нинди? Сугыш яшүсмер малайларга иртә җитлегергә боера. Иген игү, фронтны икмәк белән тәэмин итү әниләр һәм үсмерләр җилкәсенә төшә. Азмы тамган җиргә унөч яшьлек Малайларның маңгай тирләре?! (“Еш бүленә төнге йокылары”)



255 нче күнегүХәтерләүдән курыкма син!Үткәннәрне онытма син!Бел син ерак бабайларныңНичек итеп көн иткәнен,Ни иккәнен, ни чиккәнен,Нинди уйлар, нинди моңнарБезгә калдырып киткәнен.Исеңдә тот, аларның синСугышларда кан түккәнен,Туган җирнең иреге өчензинданнарда интеккәнен.Хәтерләүдән курыкма син!Үткәннәрне онытма син! (Р.Фәйзуллин) Өйгә эш. “Җиңүне якынайтуда тыл балаларының роле нинди?” соравына сочинение язарга, кереш сүзләр һәм эндәш сүзләр кулланырга.