Дидактические материалы по теме «Односотавные пердложения» (для учащихся татарской группы в русскоязычной школе)


Бер составлы җөмләләр.
1. Башта бер составлы исем җөмләләрне, аннары бер составлы фигыль җөмләләрне күчереп языгыз .
1. Көзге тынлыкта изрәп утырган авыл, алтынсу – яшькелт тау сырты һәм төпсез зәңгәрлек... Шул зәңгәрлектә тирбәлгән аксыл очырткыч...(Ф.Ш.)
2. Төштән соң кукуруз чүбенә барасы ла! (Ф.Ш.)
3. Кыр казларының , тезелешеп, көньякка китеп барышлары икән.(Р.С.)
4. Аста шарлавык. Су җыры. Тамчылар чагылышы.(М.Г.)
5. Кич. Кояш батып бара. Күктә кызыл шәфәкъ. (Г.Ә.)
6. Дөньга яратылган һәр җан иясенең яшисе килә. (Р.Н.)
2. Сүз җөмләләрне табыгыз.
Чү! Тау башында Нәби тавышы ишетелде. (М.М.)
2. Кәҗә әйтә :”Мики-ки-ки, мики- ки-ки!
Капчыктагы бүре башы бит унике!(Г.Т.)
3. - Хат алдыңмы? –дидем мин.
- Әйе. (И.Гази)
3. Диалогларны укыгыз, бер составлы җөмләләрнең төрләрен билгеләгез.
№1
1.Көз. Текә һәм биек яр. Анда бихисап күп оя - өйләр тезелеп киткән. (Г.Х.)
2.Ә уйларга кирәк. (Ә.Б.)
3. Умарта кортлары, мәш килеп, хуш исле шул бөрлегәннәргә ябырылган.
Мин күзләремне йомам:
З-з-з-з-з...(Г.С.)
№2
1.Эшкә барасым бар минем.(Р.Т.)
2. Каяндыр өрә, әллә нигә калтырата (М.М.)
3. – Аэропланда курыкмадыңмы? – дип сораштылар аннан замандаш карчыклары.
- Ю-ук. Бернәрсәсе дә юк аның... (М.М.)
№3
Тимер койма эчендә сыек кына бакча. Асфальт мәйданчык, сыңар манаралы ак мәчет.(Ә.Ю.)
Атны макта , трактор белән эшлә. (М)
Хат алдың, ахры?
Әйе.

№4

1.Әбине һич онытасым юк. (Ф.Х.)
Тревога!. Бөтенең дә җыелу урынына.(А.Ш.)
- Әлү! Привет!
- Сәлам, сәлам! Бик иртә кузгалгансың әле... (Ф.Б.)
№5
Ни чәчсәң, шуны урырсың.(М)
Безне монда әзерләнеп көткәннәр.
Урман шаулавы,
Кошлар сайравы,
Күкләр күкрәве,
Яңгыр аннары.

№6

1. Урман. Тып – тын.
Тирә - якта беркем дә юк.
Бары агачлар
Һәм ап – ак кар. (Р.Ә)
2. Аз сөйлә, күп тыңла.(М)
Туктап, колынны чакырырга тотындылар:
Баһ,баһ,баһ! (А.Г.)
“Ничә составлы?” 1нче вариант – 1 составлы, 2 нче вариант 2 составлы җөмләләрне язып ала.

Җәяүле атлыга юл бирер.(М)
Алманы миңа бирергә булдылар. (М.Х.)
Ил күрү – бурыч.(М)
Карама беләккә, кара йөрәккә.(М)
Әбиләргә бармыйча ярамый.
Тел – байлык.(М)
Куркак тереләй үләр.(М)
Авыл. Җәйге таң. Сандугач.
Гыйшык уты белән янучы кыз. (Ф.Х.)
10. Җырны яратмаган кеше юктыр. (М.Р.)
11. Кибеткә барышым иде минем. (Р.Т.)
12. Син аңа белдермәскә тиеш.(Г.И.)
13. Арытты. Туктап бераз хәл җыярга инде әллә? (М.Х.)
14. Шигъри телебез Тукай белән ачылган. (Ш.Г.)