Башлангыч белем бир?д? электрон ярд?млек ??м кушымталардан куллану


Башлангыч белем бирүдә электрон ярдәмлек һәм кушымталардан куллану
Ч.М.Сарварова, I квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Актаныш муниципаль районы Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе
Кереш
Башлангыч белем бирү бурычын тормышка ашыруда мөмкин булган алымнарның берсе - традицион укыту чараларын заманча инновацион мәгълүмати һәм компьютер технологияләре белән бергә куллану. Инновацион технологияләрне куллану укучы шәхесен формалаштыру, вариативлык, мәктәп программасын индивидуальләштерүдә ярдәм итә. Шулай ук өйрәнелә торган предметны актив һәм иҗади үзләштерүдә мөһим роль уйный, материалны яңа югарылыкта аңлату, укыту процессын заман таләпләренә туры китереп оештыруда яңа мөмкинлекләр ача.
Төп өлеш
Укучыларга белем бирүнең төп формасы - дәрес. Белемнең төпле, нигезле булуы дәресләрне ничек итеп уздыруга бәйле. Дәрес - уку-укыту эшчәнлегенең иң төп урыны да булып тора. Нәкъ менә дәрестә укучылар үз интеллектларын һәръяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау максатында компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнә. Компьютер - белем алу өлкәсендәге максатларга ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул. Укытучыдан да һөнәри осталык таләп ителә: компьютердан файдалануның үзенә хас үзенчәлекләрен педагогик әсбап буларак аңлау, аның мөмкинлекләрен һәм җитешсез якларын билгели белү; башлангыч класс укучыларына уку материалын аңлата алу һәм укучылар белемен тикшерүнең бер ысулы буларак электрон ресурслардан файдалана белү тәҗрибәсенә ия булу.
Дәрестә компьютердан файдалану максатчан һәм методик яктан нигезләнгән булырга тиеш. Укытуның башка нәтиҗәлерәк чараларын эшкә җигү мөмкин булганда, компьютер куллану мәҗбүри түгел. Башка укыту ысуллары белән чагыштырганда югарырак нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге биргән очракта гына мәгълүмати технологияләргә мөрәҗәгать итү мөһим. Әлеге технологияләр яңа материалны өйрәнү дәресләрендә, осталык һәм күнекмәләрне үзләштергәндә, шулай ук практик дәресләрдә яхшы нәтиҗәләр бирә. Укыту процессында мультимедиале технологияләрне куллану мәгълүматны кабул итү, игътибарны көчәйтү, хәтер һәм интеллектны үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә; образлы кабул итү аша кешенең ми эшчәнлеген, уйлау сәләтен активлаштыра.
Төрле презентацияләр, онлайн тест, тренажерлар (1 класста кушу, алу, 3-4 класста тапкырлау таблицасы буенча) бик еш кулланам. Бүгенге көндә дәрестә кулланыла торган иң отышлы заманча технологияләрнең берсе электрон кушымта, ярдәмлекләр турында әйтәсем килә. Укыту программаларын тормышка ашыруда куллануга тәкъдим ителгән дәреслекләрнең 2015-2016 елда кабул ителгән федераль исемлегенә дә дәреслекнең электрон кушымтасы кертелгән. Электрон кушымта ачык мәгълүмати системаны тәшкил итә, укытучы билгеле бер шартларда бу кушымтаның эчтәлеген төрле тәртиптә, аерым бер модификациядә куллана алырга тиеш. Шул ук вакытта укучылар өчен продуктны мөстәкыйль куллану мөмкинлеге саклану мөһим. Яңа мәгълүматны табу, аны анализлау күнекмәләре формалаштыру өчен электрон кушымта отышлы вариант. Яңа белем бирү, белемнәрне ныгыту, кабатлау этаплары, белешмә материаллар - барысы да электрон кушымтада урын алган.
Мин үземнең дәресләремдә Мияссарова И.Х., Файзрахманова К.Ф. җитәкчелегендә чыккан "Татар теле", Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М.Я. җитәкчелегендәге “Әдәби уку” электрон дәреслекләрен, кушымталардан кулланам. Әлеге ярдәмлекләрдәге материаллар укучыда телне өйрәнүгә кызыксыну тудыра. Аларның зәвыклы бизәлеше, биремнәр һәм текстларның сәнгатьчә бизәлеше, бизәлештә төсләрне урынлы куллану, тәкъдим ителгән текстларның һәм өзекләрнең балалар өчен кызыклы булуы, яшь үзенчәлекләренең туры килүе, биремнәр һәм сорауларның укучы башкарып чыга алырлык катлаулылыкта булуы, аудирование өлешләре булу бик тә яхшы. Татар теле һәм Әдәби уку дәресләреннән электрон кушымта
дәресләр тәртибе,
дәрескә материал, биремнәр,
ишетеп тыңлау күнегүләре,
мультфильмнар дигән бүлекләрдән тора.
Укыту процессында актив эшчәнлеккә тарту мультимедиалы кушымталар нигезендә ята. Мәсәлән, И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шамсутдинова авторлыгындагы «Әлифба» дәреслегенә ясалган электрон кушымтада биремнәр уен рәвешендә бирелә. Күпмедер дәрәҗәдә бу тренировка өчен программа, ягъни ул күнекмәләрне камилләштерү мөмкинлеген бирә. Нәкъ шушы максатта, без әлеге кушымтаны теләсә кайсы дәрестә куллана ала, аерым бер өлешләре өйгә эш буларак бирә алабыз. Үтелгән материалны укучы өйдә үзлектән кабатлый ала, биремнәрне мөстәкыйль рәвештә эшләргә мөмкин, аларны эшләү алгоритмы шактый гади. Балалар уен элементлары аша дәрес материалын үзләштерә. Биремнәр гадидән катлаулыга таба бара. Мәсәлән, 1 класста “Пп хәрефләре”н өйрәнү темасында укучы 1 нче биремдә нечкә һәм калын кушылмалар төзи. 2 нчесендә п авазын яңгырау пары белән алыштырып яңа сүз ясый (пар-бар), 3 нче биремдә сүзләрнең иҗекләргә дөрес бүленешен таба, 4 нчесендә китап сүзендә нинди сүзләр яшеренүен билгели. Биремнәр дөрес үтәлсә, “Бик яхшы” дигән мактау сүзе чыга. Хата җибәрсә “Уйла” диелә, укучы кире эшли, хатасын төзәтә. 3 класста да мондый электрон кушымтадан исемнәрне, зат алмашлыкларын килешләр белән төрләндерүдә дә бик уңышлы файдаланып була.
1-4 класслар өчен татар теле, әдәби уку дәресләреннән электрон кушымталарны куллану балаларда зур кызыксыну белән эшлиләр. Башка предметлардан әйләнә-тирә дөнья, рус теле, литературное чтение дәресләрендә видеоурок куллану отышлы дип саныйм. Ишетеп тыңлау, истә калдыру сәләтен үстерергә ярдәм итә. Видео дәрес карагач, тест яки тренажер буенча сорауларга җавап бирү укучыларда зур кызыксыну уята.
Математика дәресләрендә Учи.ру проекты бик уңышлы кулланыла. Бу проектның җитәкчесе И.В. Коломоец. 1-4 класс укучылары өчен булган бу проект математика фәнен тирәнтен өйрәнергә ярдәм итә. Математика дәресләрендә балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, иҗади күзаллавын, хәтерен, логик фикер йөртүен үстерү өчен биремнәр бар. Математикага өйрәтүне тиешле дәрәҗәдә оештыру укучыларда яңа сорауларга җавап табу, гамәли мәсьәләләрне мөстәкыйль чишү, инициатива һәм эшләргә теләк, җаваплылык хисе, тырышлык тәрбияләү өчен мөмкинлекләр ача. Билгеле, барлык балалар да бертөрле нәтиҗәгә ирешә алмый. Төрле дәрәҗәдәге биремнәр укучыларны кызыксындырып өйрәтә. Башлангыч класс укучылары биремнәрне телдән исәпли. Ә телдән исәпләү һәм аны куллануның математикага кагылышлы якларыннан тыш, башка бик мөһим үзенчәлекләре дә бар. Телдән исәпләү кешенең хәтерен, информацияне эшкәртү, үзләштерү сәләтен, сизгерлеген арттыра. Учи ру проектында “Сан һәм санау”, “Кушу һәм алу”, “Геометрия”, “Өйрәнү”, “Китапханә”, “Олимпиада биремнәрен чишәргә өйрәнәбез” бүлекләре бар. Һәр классның биремнәре кызыклы, уйлау сәләтен камилләштерерлек итеп төзелгән. Һәр бирем эчендә тагын 2-3 бирем бар. Аларны эшләгәндә укучы хата җибәрсә, кире кагыйдәне искә төшерү күнегүләрен башкарырга кирәк. Биремнәр дөрес эшләнсә медаль бирелә.
Башта Учи ру проектында биремнәр рус телендә генә иде. 2016 нчы елның апрель аенда проект җитәкчесе И.В. Коломоец  Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министры Э.Н.Фаттаховка һәм аның урынбасары И.Р. Мухаметовка татар телендәге укучы интерфейсын күрсәттеләр. Чыннан да укучы үзенең шәхси кабинетында татарчавариантны сайлап эшли ала.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә татар теле һәм башлангыч класс укытучыларына ярдәмгә бала.рф сайты булдырылды. Мәгариф сыйфатын үстерү максатын алга куеп эшләнгән «БАЛА» дип аталучы мультимедиале интерактив китапханә туган телебезне тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән. Башлангыч класс укучылары өчен әлеге китапханә татар телен үзләштерү, татар әкиятләрен өйрәнү өчен ярдәмлек, татар телендә эшләнгән мультфильмнар иленә юл күрсәтүче. Мин башлангыч сыйныфта укытканга күрә, дәрестә мультфильмнардан бик еш файдаланам. Мәсәлән, 1-2 класста дәрес башында балаларга теге яки бу тема турында мультфильм күрсәтелә. Аннан соң әсәр белән таныштырыла, балалар әсәрне башта дәреслектән укыйлар, бу әсәрне ничек күзаллаулары турында сөйлиләр.
Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була.
Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, укытучы аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертә.
Мондый программа белән танышканда, укучы үзен кино караучы итеп хис итә. Чөнки ул аның алдында бер-бер артлы кадрлар булып чыга.
Мультимедиа чаралары белән эшләү дәрес формаларын төрләндерү мөмкинчелеге бирә һәм аны дәреснең төрле этапларында кулланырга була:
•проблемалы ситуация тудыру өчен;
•яңа материалны аңлату өчен;
•өй эшен тикшерү өчен;
•дәрес барышында белемнәрен тикшерү өчен Элеккеге вакытларда ук кулланылган традицион алымнарсыз мөмкин түгел. Дәрестә укучыларның белемнәрен тикшергәндә: карточкалар, укучылар үз белемнәрен үзләре, үзара һәм “тыныч” кына тикшерү методларны кулланам. Шулай ук терәк схемалар, терәк таблица, сигналлар укучыларның танып-белү активлыгын үстерә, материалны үзләштерү һәм истә калдыру тәэсирен көчәйтә. 3- 4 классларда терәк таблицаларны укучыларның үзләреннән яздырып, сөйләргә өйрәтүгә төп игътибар бирәм. Иҗади эшләткән вакытта терәк схемадагы мисаллар урынына үзләре мисал, мәсьәләләр тәкъдим итәләр. Схема буенча сөйләү өчен такта янына берәм-берәм укучылар чакырыла. Такта янына чыккан укучы класста тулы тынлык урнашкач кына терәк схема буенча сөйли башлый. Такта янында сөйләүче укучыны аны бүлдерергә ярамый. Укучы сүзен тәмамлагач, классташлары хаталарны төзәтәләр, әйтелмәгән фикерләрне өстиләр. Такта янындагы укучы – игътибарлы, класс актив. Балаларда хезмәттәшлек, дуслык тойгылары уяна.
Терәк схемалар теманы кабатлау вакытында бигрәк тә - зур ярдәмче.
Йомгаклау
Шулай итеп XXI гасыр кешенең көндәлек тормышына информацион электрон технологияләрнең күпләп үтеп керүе белән башланып китте. Кәрәзле телефоннарга, электрон системалы көнкүреш машиналарына, компьютерларга хәзер беркем дә шаккатмый. Алар көндәлек кирәк-яраклары буларак кабул ителәләр. Яшәешебезне электрон технологияләр чолгап алган заманда, укучыларга белем бирү процессы да үзгәрешсез кала алмый.
Заман таләпләре башлангыч классларда укыту процессында да зур үзгәреш - уку-укыту процессында заманча укыту технологияләрне куллануны таләп итә. Безнең алда бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Балаларда белем алуга кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерә бару бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булу, иҗади эшчәнлекне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык - бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш - үзгәрешне тәэмин итү. Бүген укытучы, балаларга белем бирү өлкәсендә үзе дә күп укырга, яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә заманча укыту методларының иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш.
Иң мөһиме - белем сыйфаты, эшнең нәтиҗәлелеге. Шул очракта гына укучының фән белән кызыксынуы арта, ул дәрестә алган белемне төрле ситуцияләрдә кулланырга өйрәнә, кыскасы, иҗади фикерләүче шәхес формалаша.