Д?рес эшк?ртм?се рус т?ркеме Мин чисталык яратам (2 сыйныф)


Дәрес эшкәртмәсе рус төркеме "Мин чисталык яратам" (2 сыйныф)
Максат. 1.1 ”Шәхси гигиена” темасына караган сүзләрне һәм җөмлә    калыпларын сөйләмдә куллануны оештыру;
                 1.2  Тартымлы  исемнәрне дөрес әйтергә күнектерү; диалогик сөйләм   оештыру күнекмәләрен активлаштыру.
                2. Шәхси гигиена предметларының нинди икәнен, аларны кулланып,  нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белергә өйрәтү.
                3. Укучыларда чисталык, пөхтәлек кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Дәрес тибы. ЛГКК
I. Оештыру.
1. – Исәнмесез,укучылар!
- Исәнмесез!
- Хәерле көннәр сезгә!
- Хәерле көн!
2 . Актуальләштерү.                                                                                 
 Укучылар , без сезнең белән күптән түгел “Көндәлек режим “ темасын үттек.Искә төшерегез әле.
Сергей, син сәгать ничәдә торасың?
Мин сәгать җидедә йокыдан торам.
Йокыдан торгач,син нишлисең?
Мин зарядка ясыйм, юынам, ашыйм, мәктәпкә китәм
3.Төп өлеш.
Дәреснең темасы   “ Мин чисталык яратам”.
- Димәк , укучылар,чиста булыр өчен безгә нәрсәләр кирәк?
(Сабын,сөлге,тарак,теш щеткасы)   
- Данил,син сабын(сөлге,тарак) белән нишлисең ?
(Мин сабын белән кул юам. Мин тарак белән чәч тарыйм . Мин теш щеткасы белән теш чистартам. Мин сөлге белән бит сөртәм.)
4. -Ә сезнең шәхси гигиена әйберләре бармы(Әйе)                                     
   а)   I ,II зат тартым кушымчалары белән эш:                                        
-минем сабыным;
- минем сабыным зәңгәр;
- минем сабыным бар. Сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә язып кую һәм аларны берничә тапкыр кабатлау.
ә)  Диалог (төркемнәрдә сөйләшү):                                                        
-Аня, синең сөлгең бармы?
-Әйе,бар.
- Ул нинди?
- Ул йомшак.
5. Физминутка.  
Җил исә,исә,исә,
Агачларны селкетә.
Җил тына,тына,тына
Агачлар үсә,үсә.
6.Дәреслек белән эш:1)(57бит-3нче күнегүне телдән эшләү.)
2)57бит-4күнегүне дәфтәрләрдә язу.
7.Йомгаклау.                                                                                            
- Укучылар, димәк безгә ни өчен сабын,сөлге, тарак кирәк?
(Чиста, пөхтә булыр өчен)
-Ә ни өчен чиста , пөхтә булырга кирәк?
( укучылар үз фикерләрен әйтәләр)
- Бик яхшы.Сез бүген дәрестә бик актив эшләдегез. Барыгызга да рәхмәт .
8. Өй эше.
- Укучылар , беренче төркем “Чисталык” турында  шигырьләр, икенче төркем “ Чисталык” турында мәкальләр алып килә.
Дәрес бетте. Сау булыгыз, укучылар!