Татар теленн?нК?з билгел?ретемасы буенча ачык д?рес (2класс)


Тема: Көз билгеләре.
Максат: 1. Тема буенча яңа сүзләр өйрәнүне дәвам итү, аларны дөрес әйтү һәм хәтердә калдыру өстендә эшләү;
2. Көз билгеләрен дөрес итеп әйтү һәм бу атамаларны кулланып бәйләнешле сөйләмгә чыгуга ирешү;
3.Укучыларның хәтерләрен, игътибарлылыгын, ишетеп-аңлау, сорауларга дөрес җавап бирү күнекмәләрен үстерү.
4.Туган як табигатенә  матурлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлар: дәреслек, мультимедиа, слайдлар, экран, дәреслек Дәрес төре: яңа материал өйрәнү дәресе.
Дәрес барышы.
1.Оештыру.
- Бүген ничәнче число?
- Атнаның нинди көне?
- Бүген көн нинди?
- Кәефләрегез ничек?
- Адель, синең кәефең ничек?
- Ильнурдан сора әле, аның кәефе ничек?
- Амир, син дәрескә әзерме? Марсельдан сора әле, ул дәрескә әзерме?
Көн турында әңгәмә.3.Өй эше тикшерү.
4.Фонетик зарядка.
II. Яңа теманы аңлату өстендә эш.
Яңа сүзләр белән таныштыру һәм сөйләмдә кулланырга өйрәтү.
Слайдлар белән эш.
Слайдтагы рәсемнәр аша, көз билгеләен әйтү. Тәрҗемә ясау.
Дәфтәрләрдә эш. Число,сыйныф эше. Матур язу.
Яңгыр түгел, кар да түгел,
Яфраклар ява җиргә.
Көз билгеләре.
Яңгыр ява. Яфраклар коела. Кошлар китә.
Ял итү
Уен «Көзге яфраклар».
Җил көчәя, җил исә,      (баш очында яфракларны селкетәләр)
Яфракларны селкетә.
Яфраклар-яфраклар      (яфраклар белән әйләнәләр)
Сары матур яфраклар
Качтым яфрак астына,   (чүгәләп, яфрак белән битләрен каплыйлар)
Карап алдым чак кына.  (карап алалар)
Яфраклар-яфраклар        (яфраклар белән әйләнәләр)
Сары матур яфраклар    (карап алалар)
Яфракларны бирмибез    (яфракларны артка яшерәләр)
Кирәк булырлар дибез.
Яфраклар-яфраклар         (яфраклар белән әйләнәләр)
Сары матур яфраклар.
Дәреслек белән эш.
52бит, 2нче күнегү. Читай парами с противоположным значением.5. Прочитай предложения, которые помогут описать осень.
Көз җитә. Кояш кыздыра. Көннәр кыска. Төннәр озын. Елгада су салкын. Кошлар җылы яктан кайталар. Кошлар җылы якка китәләр. Кошлар оя ясыйлар.
III. Ныгыту.
Рефлексив кабатлау.
- Бүген без сезнең белән нәрсә белдек?
Үземне бәяләү.
Мин бик яхшы эшләдем!
Мин яхшы эшләдем.
Миңа тырышырга кирәк!
IV. Йомгаклау. Билгеләр кую.
V. Өй әше. 52бит,3нче күнегү(сүзләрне дөрес укы)