Презентация по татарской литературе Габдулла Тукай


Ничә буын сине иң кадерле бер кешесе итеп сагына... Татар халкының бөекшагыйре Габдулла Ту- кайның гомер юлы ни-бары 27 генә ел булды Зур булмаган шушы авылда Габдулла Тукай 1886 елның апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Биредә сабыйга ата-ана мәхәббәте бик кыска гына вакыт эчендә тәтеп кала: ул дөньяга килүгә биш ай да үтми, әтисе вафат була. Габдуллага ике яшь тулганда, аны ярлы карчык Шәрифә тәрбиясенә калдырып, әнисе Мәмдүдә яңадан кияүгә китеп бара. Бераздан ул Габдулланы үз янына – Сасна авылына алдыра. Әмма бер елдан, 1890 елда, Мәмдүдә ханым үлеп китә. Габдулла Тукайның музей йорты. Кушлавычтан соң нәни Габдулланың ятимлек сукмагы Сасна, Өчиле (монда аның әнисе ягыннан бабасы яшәгән) авыллары аша уза, ике ел ул Казанда үзен тәрбиягә алган үги әти-әнисендә яши. Аннары Кырлай авылы кешесе Сәгъди абзый аны тәрбиягә ала һәм үзләренә алып кайта. Музей йорты Экспонатлар Шагыйрь Казанда ике мәртәбә: башта бала чагында, ә аннары 1907 елда, Уральскида мәдрәсә тәмамлаганнан соң, яши. Казан- Тукай талантының чәчәк ату чоры. Аның гомер юлы да Казанда тәмамлана. Керәч (фаянс) тартмачыкны Тукай үзенең беренче гонорары акчасына апасы Газизәгә бүләккә сатып алган була, кара хәтфә түбәтәйне киеп ул 1908 елда фоторәсемгә төшә. Металлдан ясалган карандаш савытын ул Петербургка баргач сатып алган. Татарстанда Тукай эзләре