Открытый урок по татарской литературе на тему “Габдулла Тукай-с?нм?с йолдыз”


Тема: Мәктәптә шигырь бәйрәме. “Габдулла Тукай-сүнмәс йолдыз”
Максат:
Укучыларга Г.Тукай иҗаты үрнәкләре буенча өстәмә мәгълүматлар бирү.
Татар теленә кызыксыну уяту, матур сөйләм телен үстерү.
Сәхнәдә чыгыш ясау күнекмәләре булдыру.
Җиһазлау:
Язучының портреты.
Китаплар күргәзмәсе.
Плакат “Мәңге яшь син, Тукай”.
Аудиокассета: “Туган тел”, “Әллүки”, “Тәфтиләү”.
Рәсем күргәзмәсе.
Стенд һәм бюллетеньнәр.
Интерактив такта.
Кичәнең барышы.
Укытучының кереш сүзе. (“Тәфлиләү” көе яңгырый)
- Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар!Без бүген татар халкының йөзек кашы булган сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү кичәсенә җыелдык. Язның иң матур көннәрендә милләттәшләребез, укытучыларыбыз,укучылар катнашында барлык мәктәпләрдә билгеләп үтелә торган зур бәйрәмнәрнең берсе-татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукайның туган көне. Сибгат Хәким аның турында болай дип яза: “Минем берничә нигезгә баш иясем килә. Беренчесе-Кушлавыч, Тукай туган нигез.Шунда туган,шунда дөньяга килгән. Әтисе йорты, әнисе. Ул нигез нинди генә булмасын,-баймы,ярлымы,-барыбер изге. Туфрагы изге. Яшь Габдулланың “сәяхәте”шушы авылдан башлана. Икенче нигез-Кырлай,Кырлай урманы, Кырлай табигате, Сәгъди абзый йорты.... Яшь Апуш, Габдулла, тугыз яшенә тикле шушы тирәдә әйләнеп йөргән. Кушлавыч, Өчиле, Сасна, тагын Өчиле, Казан, тагын Өчиле һәм Кырлай... Мин баш ия торган, иң хөрмәт иткән нигез - Сәгъди абзый йорты. Габдулла, Сәгъди абзый тәрбиясенә эләкмәсә, бәлки егерме җиде яшькә кадәр дә яшәмәгән булыр иде...”
- Бүгенге көннәрдә илебезнең бик күп почмакларында сөекле язучыбыз Г. Тукайның 125 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтәләр. Тукайга багышланган кичәләр, бәйрәмнәр уздырыла. Менә без дә олы әдибебезне искә төшереп, аның иҗатына сокланып, шигырь бәйрәме уздырырга җыелдык. Рәхим итегез!
1 укучы. Шигырь бәйрәменә килдек,
Күңелләрдә ташый хисләр.
Шигъри дөнья - үзе апрель,
Бөтен җирдә тәмле исләр.
2 укучы. Әйтерсең лә бу бәйрәмгә
Кояш та тели керергә,
Поэзия дусларына
Сокланырга һәм күрергә.
Шагалиев Ильнур башкаруында “Тукайга багышланган күргәзмәдә”шигырен тыңлыйк әле.
1 укучы. Шигырь сөйгән һәрбер кеше
Бәйрәмдә катнаша ала.
Иң күп шигырь белүчеләр
Истәлекле бүләк ала.
2 укучы. Апрель ае безнең өчен –
Күп шатлыклар китергән ай.
Шушы айда килеп керде
Безнең арабызга Тукай.
1 укучы. Тукай яши күңелләрдә,
Үткәннәрнең көзгесе ул.
Халкыбызның рухы, дәрте,
Илһамының билгесе ул.
Газизова Альбина башкаруында “Туган авыл” җыры.
Укытучы.- Әйе, Тукайның туган ягы - инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Монда зур сулар, зур болыннар да юк, биек таулар, да юк. Ләкин Казан артының исә төп матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында, Су анасы яши торган буаларында, челтерәп аккан чишмәләрендә.(“Су анасы” шигырен Закиров Салават сөйләгәндә интерактив тактада мультфильм күрсәтелә)
Сез инде беләсез, Габдулла Тукай бик иртә ятим булып кала. Ул чын гаилә турында хыялланган. Ләкин чын гаилә булып яшәү озакка сузылмаган, шуңа күрә ул бер гаиләдән икенчесенә күчеп йөргән. Аңың “әтиләре”дә,”әниләре”дә күп булган һәм чын гаилә турындагы хыялы бары тик иҗатында гына чагылыш тапкан. Ә хәзер “Безнең гаилә” шигырен тыңлап китегез.
“Безнең гаилә”шигырен Валерия сөйли.
2 укучы. Туган көне бүген Тукайның
Зурлый аны яше, карты.
Ял иттерә “Шүрәле” се,
Юлга чакыра “Пар ат”ы.
1 укучы. Бүген җыелган бәйрәмгә
Поэзия сөючеләр.
Дөньяның матурлыгын
Шигырьләрдә бирүчеләр.
“Фатыйма белән Сандугач” шигырен Хикматуллин Рамил башкаруында тыңлап китик.
2 укучы.
Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап синең туган телеңне.
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетерсең шигырьләреңне.
“Гали белән кәҗә”шигырен Гарипов Динар башкара.
“Бичара куян” шигырен тыңлыйк.
1 укучы. Апрельнең саф сулары
Зур диңгезгә агып кергән.
Бөек Тукай халкыбызның
Моң-зарларын үзе күргән.
Габдулла Тукай шигырьләрен балалар бик яратып укыйлар, көйгә салып
җырлыйлар. (Музыка яңгырый. Камилә белән Диана керә. Берсе күбәләк булып киенгән. “Бала белән күбәләк” җыры башкарыла.)
2 укучы. Җырлаган ул шигырендә
Шул моң-зарын наданлыкны,
Кем ни өчен баеганны,
Нигә артта калганлыкны.
“Ялкау маэмай” шигырен Антон сөйли.
“Кызыклы шәкерт”шигырен Шагалиева Гөлчәчәк башкаруында тыңлыйк.
1 укучы. Үз тормышын да шагыйрьнең
Моң-зарларга бик бай булган.
Шуңа аның иҗаты да
Нәфрәт, сагыш белән тулган.
2 укучы. Җырлаган ул киләчәкне
Халык моңын, хисен олылап.
Шуңа күрә “Кечкенә Апушны”
Искә ала халык зурлап.
- “Бишек җыры” шигырен Галиева Әдилә башкаруында тыңлыйк әле. Ә хәзер шул шигырне рус телендә тыңлап узыйк. Аны безгә Кирилл сөйли.
1 укучы. Һәр яз саен шушы айда
Тукаен олылый халык
Шагыйрь керер күк пар аттан
Бүгенгегә хәйран калып.
2 укучы. Күп шагыйрьләр үсеп чыкты
Поэзиябез күгендә.
Дәвам итә Тукай рухы
Безнең күңелебездә.
1 укучы. Без дә менә бүген, дуслар,
Шигырь бәйрәменә килдек.
Олуг шагыйрьләребезнең
Бик күп шигырьләрен белдек.
2 укучы. Апрельнең суларыдай,
Күңелләрдән шигырь ага.
Ә хәзер, дуслар, әйдәгез,
Әдәби викторинага. (көй яңгырый)
Г.Тукай ижатына багышланган әдәби викторина үткәрү.
- Дуслар, Габдулла Тукай шигырьләрен яратасыз икән,әйдәгез әле хәзер сезнең белән бу шигырьләрдән өзекләр тыңлыйк,ләкин алар буталып беткән.Сезгә бу шигырьләрнең исемнәрен атарга кирәк.(Слайдлар күрсәтү)
*Бар күңеллелек бөтен дөньяда,бар бер ямь бүген.Нәрсәдән бу?
-Мин беләм: бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!
*Әйт әле, Күбәләк,сөйләшик бергәләп:
*Ах,җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул: Картаеп каткач буыннар- эш белү уңайсыз ул!
Э.Мөэминованың “Туган тел” шигырен Яна башкаруында тыңлыйк .
-Шушының белән кичәбезне тәмамлыйбыз.Әйдәгез әле, кичәбезне татар телебезнең гимынына әйләнгән “Туган тел”җыры белән тәмамлыйк.(Көй яңгырый, аягүрә басып “Туган тел”җырын башкарыла.) - Сау булыгыз, кадерле балалар,хөрмәтле кунаклар. Кичәбез тәмам.