Конспект занятия по лепке на тему Йомры икм?к ?в?либез (младшая группа)


Тема: Йомры икмәк Максат:
- балаларны рус халык әкияте белән таныштыру, әкиятнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү. Түгәрәк әвәләү күнекмәләрен ныгыту. Бармак очлары белән йомшартып, түгәрәкләп тәгәрәтеп әвәләү ысулларын ныгыту, үстерү.
- әкият геройлары белән кызыксындыру, кабул итү сәләтен, игътибарны үстерү.
- чиста, пөхтә итеп эшләүләренә ирешү, әвәләгән әзер эшләрен күреп шатлану хисләре алулары.
Җиһазлау: экран, проектор, ноутбук, пластилин, такта, салфетка, күргәзмә икмәк.
  Эшчәнлекнең барышы:
- Кәефләрегез ничек?
- Әйбәт.
- Кунаклар белән барыбыз бергә исәнләшик әле, балалар.
- Исәнмесез!
- Балалар, сез әкиятләр яратасызмы?
- Без әкиятләрене бик яратабыз.
- Бүген мин сезне рус халык әкияте “Йомры икмәк” белән таныштырып үтәрмен, һәм без үз кулларыбыз белән “Йомры икмәк” әкиятендәге “Йомры икмәкне” пластилиннан әвәләрбез.
- Матур итеп утырдык, балалар, тыңлыйбыз.( сөйлим, экранда әкиятнең геройлары чыга бара)
 - Балалар, сезгә әкият ошадымы?
- Ошады.
- Әкияттә “Йомры икмәккә” нинди хайваннар очрады.(куян,бүре,аю,төлке.)
 -Балалар йомры икмәкне кем ашады?(төлке)
-Балалар төлке нинди ул? (хәйләкәр, алдакчы)
-Әйдәгез әле, балалар, әби белән бабайга йомры икмәкне без әвәләп бирик әле)
- “Йомры икмәк” нинди формада?(йомры икмәкне күрсәтәм)
-Түгәрәк формада
-Дөрес, балалар.
- Игътибар белән миңа карагыз әле, балалар, мин сезгә “Йомры икмәкне” ничек әвәләргә кирәклеген күрсәтермен, аңлатырмын.
- Пластилинны бармак очларыбыз белән йомшартып, ике уч арасында түгәрәкләндереп тәгәрәтеп “Йомры икмәкне” әвәлибез. Чиста пөхтә эш итәбез. “Йомры икмәкне” әвәләп бетергәч куларыбызны дымлы салфека белән сөртәбез.(Һавада эшләп карау).
 -Балалар, әйдәгез, бераз ял итеп алыйк.
 Физкультминутка
Аюның өе бик зур,
Куянныкы кечкенә.
Аю йөри алпан тилпән
Ә куяннар сикерә.
 
- Балалар, әйдәгез өстәл янына килегез, урындыкларга утырыгыз.
- Балалар, карагыз әле, сезнең алдыгызга куелган тәлинкәләргә нәрсә салынган икән?
- Пластилин.
-Башта без тагын бер кат исебезгә әвәләү алымнарын һавада кулларыбыз белән әвәләп төшереп үтик әле. Ә хәзер без сезнең белән “Йомры икмәкне” әвәлибез. Эшли башладык (музыка куела).(Кыенсынган балаларга булышу, индивидуаль эш).
-Эшләп бетергәч дымлы салфеткага куллар сөртелә.
(Эшләр табага куела).
-Балалар,менә карагыз әле без әби белән бабайга йомры икмәкне ничек күп итеп әвәләдек.Әби белән бабай сөенерләр инде. Сез миңа бик ошадыгыз.Ничек тырышып шөгылләндегез. Рәхмәт сезгә.