Вариант ОГЭ по татарскому языку


Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.
Рәнжү1)Алар әңгәмәне бәлки озынгарак та сузган булырлар иде, әмма кызлары каршы чыгып алгач, ул хакта кабат сөйләнмәделәр. 2) Карт белән карчык, өс-башларын чишенеп, эчкә үттеләр. 3) Өй бик матур итеп жыештырылган.4) Бөтен нәрсә өр-яңа, ялт итеп тора. 5) Ни арада һәммәсен үзгәртеп өлгергәннәрдер. 6) Иске квартирадагы бер нәрсә дә калмаган. 7) Кием шкафлары, кроватьлар, өстәл-урындыклар - бар да кара полировкалы. 8) Хәтта сервант та алып җибәргәннәр. 9) Сервантка тезеп куелган савыт-сабаларга төртеп:
-Кызым, әллә мин ясаган шкаф кына боларны сыйдыра алмадымы? - диде Зиннәтулла.
10) - Әй, әткәй, - диде Саҗидә бер дә исе китмәгән кыяфәт белән, - син ясаган шкафны комиссионкага олактырдык без аны.
11)Бөтенесе дә бер иштән булсын дидек...
12) Кызының “комиссионкага олактырдык” дигән сүзләрен ишеткәч, ата кеше чак егылып китмәде. 13) Әйтерсең, артыннан берәү күсәк белән тондырды, шулай чайкалып китте ул. 14) Йөрәге кызган тимер кыршау белән кинәт китереп кыскандай авыртырга, сызларга тотынды. 15) Кызына каршы нидер әйтергә теләде, ләкин авызыннан сүзе чыкмады. 16) Бары тик иреннәре һәм ияге генә дерелдәде. 17) Әллә Саҗидә шаярып әйтәме дип, кухня ягына да чыгып карады, сүзе хак икән: шкаф кухняда юк иде.
18) Аның өчен кинәт өйнең яме китте. 19) Тезелешеп торган ялтыравыклы мебельләр өйне тыгынлар өчен генә куелган кебек күренделәр. 20) Әтисенең төсе киткәнен күреп, Саҗидә:
-Әткәй, юкка аптырама, синең шкафың шәп бәя белән китте ул. Менә бу сервантны үзеңнең бүләген дип исәпләрсең, яме, - дип карады.
21) Әмма атаның рәнҗегән күңеленә бу сүзләр таш кына булып яттылар... 22) Ул, кызларында чәй дә эчеп тормыйча, өйләренә кайтып китте. 23) Аның үз гомерендә әле беркемгә дә бу кадәрле хәтере калганы юк иде.
А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә тәкъдим ителгән 4 җавап вариантының берсен - дөресен генә сайлап алыгыз.
А1. Кече тел ассимиляциясе күзәтелгән сүзне билгеләгез:
әңгәмәне;
озынгарак;
жыештырылган;
гомерендә.
А2. Саңгырау тартыклар гына булган сүзне күрсәтегез:
сузган;
тезелешеп;
әйтәме;
4)китте.
АЗ. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез:
1)шкафлары;
2)кызына;
3)ялтыравыклы;
4)беркемгә.
А4. Кайсы җөмләдә күчерелмә мәгънәле сүз бар?
1)Кызына нидер әйтергә теләде, сүзе чыкмады.
2)Йөрәге авыртырга тотынды.
3)Әтисе чайкалып китте.
4)Шкаф кухняда юк иде.
А5. Антонимнар рәтен билгеләгез:
1)хәтере калды, үпкәләде;
2)мебельләр, җиһазлар;
3)кабат,яңадан;
4)тыгын,иркен.
А6. Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча белән ясалган фигыльне күрсәтегез.
Кызына каршы нидер әйтергә теләде, ләкин авызыннан сүзе чыкмады.
1)әйтергә;
2)теләде;
3)чыкмады;
4)авызыннан.
А7. Кайсы җөмләдә билгеләү алмашлыгы кулланылмаган?
1)Ни арада һәммәсен үзгәртеп өлгергәннәрдер.
2)Кием шкафлары, кроватьлар, өстәл-урындыклар - бар да кара полировкалы.
3)Бөтенесе дә бер иштән булсын дидек.
4)Аның өчен кинәт өйнең яме китте.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез.
В1. 13-15 нче җөмләләрдән юнәлеш килешендәге исемне табып языгыз.
Җавап:.
В2. 19-21 нче җөмләләрнең берсендә эндәш сүз янында нинди тыныш билгесе куелган?
Җавап:.
ВЗ. Сөйләмнең сәнгатьлелегенэ ирешү өчен, 17 нче җөмләдәге кайсы сүзне ялган антонимы белән алыштырып була?
TOC \o "1-5" \h \z Җавап:.
В4. 15 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?
Җавап:.
В5. 14,15,17 нче җөмләләрнең кайсысы тезмә кушма җөмлә?
Җавап:.
В6. 14-16 нчы җөмләләрнең кайсысында тиңдәш ияләр бар?
Җавап:.
В7. 19 нчы җөмләдәге сүзтезмәләрнең санын языгыз. Җавап:.
В8. Иярчен җөмләдән соң куелган тыныш билгесенен номерын языгыз.
Алар әңгәмәне бәлки озынгарак та сузган булырлар иде, (I) әмма кызлары каршы чыгып алгач, (2) ул хакта кабат сөйләнмәделәр. (3)
Җавап:.
В9. Стилистик максаттан чыгып, 10-12 нче җөмләләрнең кайсысында кире сүз тәртибе кулланылган?
С2.
“Аның өчен кинәт өйнең яме китте. Тезелешеп торган ялтыравыклы мебельләр өйне тыгынлар өчен генә куелган кебек күренделәр... Ул, кызларында чәй дә эчеп тормыйча, өйләренә кайтып китте. Аның үз гомерендә әле беркемгә дә бу кадәрле хәтере калганы юк иде” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.
Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.