План-конспект урока по татарской литературе С?лам?тлек — зур байлык


Тема: “ Сәламәтлек- зур байлык”
Максат: 1. Сәламәтлек темасына караган яңа сүзләр өйрәнү, аларны монологик һәм диалогик сөйләмдә куллана алуларына ирешү.
2. Инновацион технологичләр кулланып, укучыларның үз фикерләрен логик, эзлекле, җыйнак, төгәл, матур итеп сөйләргә һәм фикер йөртергә өйрәтү, аралашу культурасын һәм сөйләм телен үстерү.
3.Яшь буында сәламәтлек культурасы , сәламәт яшәү рәвеше һәм актив тормыш позициясе тәрбияләү.
Җиһазлау: Уку өчен текстлар,компьютер, экран, презентация.
Укыту методлары: өлешчә эзләнү,гамәли, интерактив метод.
Укыту принциплары: системалылык принцибы, дифференциальләшкән һәм интегратив принциплар.
Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне системага салу, ныгыту дәресе.
Дәрес планы.
Исәнләшү.
Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә!
Хәерле иртә!
Яхшы, барыгыз да исән-сау сәламәт булуыгызга мин бик шат. Укучылар, дәресебез башында сезнең белән бер видиоролик карап үтик әле. ( видиоролик карала)
Әйтегез әле, ролик нәрсә турында?
Сәламәт булу өчен нишләргә кирәклеге турында.
Кеше нинди булганда гына яши ала?
Сәламәт булганда гына.
Сәламәт булу нәрсәне аңлата?
Сау булу, тере булу,чирләмәү.
Без очрашканда, саубуллашканда нәрсә дибез?
Саумысез, исәнмесез, сау булыгыз.
Ә нәрсә ул байлык?
Туплаган мал, акча,алтын...
Ничек уйлыйсыз: “саулык” һәм “байлык” сүзләре бер- берсе белән бәйләнгәнме?
Әлбәттә.
Укучылар, халыкта , “Саулык- зур байлык” дигән мәкаль бар. Димәк ,безнең дәресебездә сүз нәрсә турында барачак?
Саулыкның иң зур, иң кирәкле нәрсә икәнлеге, аның байлык булуы турында.
Дәресебезнең темасы: “Сәламәтлек – зур байлык “ дип атала.(слайд1)
Актуальләштерү.
Укытучы: Укучылар, ә без үзебезне сәламәт кеше дип әйтә алабыз микән? Әйдәгез әле, анкета сорауларын җавап биреп карыйк.
Анкета
Физик эш белән шөгыльләнүгә игътибар итәсеңме?
Дөрес тукланасыңмы?
Нинди дә булса зарарлы гадәтләр барлыгын беләсеңме?
Үзеңдә авыру билгеләрен киметә аласыңмы?
Һәр сорауга 1дән 5 кә кадәр балл куела. Барлык баллар кушылып, килеп чыккан сумма 4 кә бүленә.
Укучылар, күргәнегезчә, арабызда әле сәламәтлеге “5” ле булмаучылар да бар икән. Моның сәбәпләре нидә икән? Әйдәгез бер-беребездән сорашып китик әле.
Диалогик сөйләм.
Укучылар бр-берсенә сораулар биреп, җавап алалар.
. Син кичә сәгать ничәдә йокларга яттың?
. Син бүген сәгать ничәдә уяндың?
. Син кичә ничә тапкыр ашадың?
. Син бүген иртәнге аш ашарга өлгердеңме?
. Син иртән йөгерәсеңме?
. Син зарядка ясыйсыңмы?
. Син салкын су белән юынасыңмы?
. Син көндәлек режимны үтисеңме?
. Син табибка еш күренәсеңме?
. Син спорт түгәрәгенә йөрисеңме?
. Син компьютер каршында озак утырасыңмы?
. Син кулларыңны еш юасыңмы?
. Синең начар гадәтләрең бармы?
Укучылар, җавапларыгыздан күренгәнгә, кайберләрегез үзенең сәламәтлегенә тиешенчә игътибар итеп бетермиләр икән.
Яңа белем күнекмәләр бирү.
Ә НИЧЕК СӘЛАМӘТ БУЛЫРГА СОҢ?(2 слайд) Моның өчен аерым бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Әйдәгез, хәзер шул кагыйдәләрнең кайберләре белән танышып китик.
Сезнең өстәлләрегездә текстлар бар. Текстны укыганчы таныш булмаган сүзләрне карап китәрбез. (3 слайд)
Әйләнә-тирә мохит - окружающая среда
Шөгыльләнергә – заниматься
Күнектерергә – приучить
Зарар – вред
Томалый- закрывает
Тупас – грубый
(Әлеге сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзелеп ныгытыла)
Ә хәзер текстны укый башлыйбыз (бер укучы кычкырып укый, аннан соң укучылар үзләре укыйлар, бергәләп тәрҗемә ителә)
Текст
Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактика булып тора. Ул сәламәтлекне саклауга ярдәм итә, әйләнә-тирә мохитның зарарлы факторларына каршы торучанлыгын арттыра,физик һәм акыл эшчәнлеген яхшырта. Ризык витаминлы булырга тиеш. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт тә, яшелчәләр дә җиләк- җимеш тә ашарга тиешләр.
Сәламәт булу өчен, беренче чиратта спорт белән шөгыльләнергә кирәк.Укучылар төрле спорт түгәрәкләренә йөри алалар. Мәсәлән айкидо, гимнастика, волейбол, каратэ, җиңел атлетика. Иртән зврядка ясарга яки йөгерергә мөмкин. Җәен су коенырга, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын чаңгыда, чанада, тимераякта шуарга, хоккей уйнарга бик файдалы. Үзеңне иртән зарядка ясарга күнектерергә кирәк. Бүлмәңне җилләтергә дә онытма.
Әлбәттә, сәламәтлекне саклау өчен, спиртлы эчемлекләр эчмәү, тәмәке тартмау- иң беренче шарт. Тәмәке тарту –иң киң таралган начар гадәтләрнең берсе. Тәмәке тарта торган укучыларның хезмәт һәм ял режимы бозыла. Галимнәр әйтүенчә, бер тәмәке гомерне җиде минутка кыскарта.Спиртлы эчемлекләр куллану нәрсәгә китерә соң?Беренчедән җинаятьчелек, Икенчедән, алар төрле авырулар белән авырыйлар, Өченчедән, алар кешенең акылын һәм намусын томалый: кешеләр тупасрак, усалрак була бара.Спиртлы эчемлекләр куллану сәламәтлек тә, көч тә бирми, зарар гына китерә.
Укучылар, текстны мәгънә ягыннан ничә өлешкә бүләр идегез?
Өч өлешкә.
Яхшы, ә хәзер шул өлешләрне аерым укып, аларга исемнәр бирербер.
(Бер укучы беренче өлешне укый)
Нинди исем бирербез?
“Дөрес туклану”(4 слайд)
(Икенче укучы укый)
Нинди исем бирербез?
“ Спорт белән шөгыльләнү(5 слайд)
(Өченче укучы укый)
Нинди исем бирербез?
“ Зарарлы гадәтләр”(6 слайд)
Укучылар, ә хәзер һәр 3 өлештән төп мәгънәне белдергән 1әр җөмләне укыгыз.(3 укучы укып чыга)
Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактика булып тора.
Сәламәт булу өчен, беренче чиратта спорт белән шөгыльләнергә кирәк.
Сәламәтлекне саклау өчен, спиртлы эчемлекләр эчмәү, тәмәке тармау – иң беренче шарт.
Укучылар, без өлешләргә исем бирдек, ә безнең текстыбызның исеме юк бит. Текстка нинди исем биреп булыр иде.
“ Сәламәт булу өчен нәрсәләр эшләргә”
Ярый, бик яхшы. Димәк , без текстны укып, үзебезне борчыган сорауларга җавап алдык. Нәтиҗә ясап әйтегез әле, сәламәтлек өчен нәрсәләр файдалы, нәрсәләр зарарлы?
Файдалы (7 слайд)
• дөрес туклану
• җиләк- җимеш, яшелчәләр
•көндәлек режим
•спорт белән шөгыльләнү
• начар гадәтләр булдырмау
•елның төрле вакытында саф һавада булу.
Зарарлы (8 слайд)              
• дөрес тукланмау
• озак йоклау, аз хәрәкәтләнү                            
• тәмәке
• спиртлы эчемлекләр                                        
- Укучылар, сәламәтлек турында текст укыдык. Ә сәламәтлек турында бик күп татар халык мәкальләре дә язылган. Мин сезгә өй эше итеп, сәламәтлек турында мәкальләр табып килергә кушкан идем. Әйдәгез, шулар белән танышып китик. ( өй эшләре тикшерелә, мәкальләр укыла)
Ярый, бик яхшы.
Рефлексия
Без бүген дәрестә нинди темега сүз алып бардык?
Сәламәт булу өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?
Сәламәт кеше нинди ул?
Ни өчен “ Сәламәтлек – зур байлык” дибез?
5.Йомгаклау
Билгеләр куела. Өй эше бирелә.
“5” ле өчен – “ Сәламәтлек – зур байлык” темасына кечкенә күләмле хикәя язарга.
“4” ле өчен – текстка 6 сорау төзергә.
“3” ле өчен – бүген өйрәнгән сүзләр белән сүзтезмәләр төзергә.
Дәресебез тәмам. Мин сезнең барыгызга исәнлек-саулык телим. Сәламәт булыгыз,чөнки сәламәтлек- кеше бәхетенең нигезе. Һәм шул турыда онытмавыгызны теләп, мин сезгә буклетлар таратам.