Г.Ибра?имов Кызыл ч?ч?кл?р ?с?ре


“Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Тема: Г.Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты. “Кызыл чәчәкләр”әсәре.
Башкарды:1 категрияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сәхәбетдинова Чулпан Фәйзхан кызы
2015 ел
Предмет: Татар әдәбияты
Класс: 6
Тема: Г.Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты. “Кызыл чәчәкләр”әсәре.
Максат:
Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне ныгыту, “Кызыл чәчәкләр” әсәре белән таныштыру.
Сәнгатьле уку, логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.
Әсәргә кызыксыну уяту, үзара хезмәттәшлек ,дуслык сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: язучы портреты, китаплар күргәзмәсе, ак битләр.
Техник чаралар: проектор, ноутбук, интерактив такта.
Кулланылган структуралар:
Финк-райт-робин
Фолоуз-зе-лидер
Дәрес тибы: яңа теманы аңлату
Дәрес барышы:
I.                  Ориентлашу һәм уңай мотивлар булдыру этабы.
1.    Оештыру өлеше.
Исәнләшү, уңай эмоциональ халәт булдыру.
-         Исәнмесез, кадерле укучылар! Бер-беребезгә елмаешып исәнләшәбез.
Бер-беребезгә нинди сүз әйттек?
“Исәнмесез”дән башка бер сүз әйтмәдек.
Ә нидән соң бер тамчы кояш артты дөньяда?
Нидән соң бер тамчы бәхет артты дөньяда?
Нидән соң шатлык нуры балкый йөзләрдә?
Болар барысы чагыла безнең күзләрдә.
Укучылар, кәефләрегез ничек?
Менә дигән!
_Дәрес ахырына да кәефләрегез шулай булып калсын.
Укучыларның әзерлеген билгеләү.
Дәреснең максатын хәбәр итү.
II. Актуальләштерү.
Укучылар, узган дәресләрдә без кайсы шагыйрь иҗатын өйрәндек?
Хәсән Туфан.
Әйдәгез, хәзер үтелгәннәрне искә төшереп, белемнәрне тикшереп алыйк. Мин сезгә тест сораулары тәкъдим итәм.
(Тест сорауларына җавап язу.)
III. Өй эшен тикшерү.
Тест.
1.Хәсән Туфан кайсы елны туган?
а) 1901;
ә) 1900;
б) 1918.
2.Хәсән Туфан нинди мәдрәсәдә белем ала?
а) “Хөсәения”;
ә) “Галия”;
б) “Мөхәммәдия”
3. Хәсән Туфанның әтисе башка авылларга нигә йөргән?
а) мич чыгарырга;
ә) кирпич сугарга;
б) түбә ябарга.
4. Хәсән Туфанның хатынының исеме ничек?
а) Алия;
ә) Луиза;
б) Лира.
5. Шагыйрь ничәнче елда кулга алына?
а) 1956;
ә) 1941;
б) 1940.
6. Хәсән Туфанның хатыны кайда эшләгән?
а) театрда;
ә) клубта;
б) ашханәдә.
7. Бу кемнең сүзләре? “Бәлки шагыйрь дә булмас идем...”
а) Әхмәт Фәйзи;
ә) Габдулла Тукай;
б) Хәсән Туфан.
8. Лирик геройның баласы әтисен кайда дип белә?
а) сугышта;
ә) төрмәдә;
б) эштә.
9. Луизаны, “халык дошманы” хатыны булганга, эштән кугач, ул кайда эшләгән?
а) аш пешергән;
ә) оекбаш бәйләгән;
б) кан тапшырган.
10. Х.Туфанның нинди шигырендә пожар булган?
а) “Гөлләр инде яфрак яралар”;
ә) “Илдә ниләр бар икән?”
б) “Каеннар сары иде”.
11. “Зәңгәр карны ера-ера,
Вокзалларга килгәндер...”- бу Х.Туфанның кайсы шигыреннән өзек?
а) “Гөлләр инде яфрак яралар”;
ә) “Аралагыз мине”;
б) “Илдә ниләр бар икән”.
12. Хәсән Туфан ничәнче елда иреккә чыга?
а) 1965;
ә) 1956;
б) 1945.
Г.Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты белән танышу,аның буенча тест сорауларына җавап бирү. (Диск буенча мәгълүмат бирү)
Сораулар:
Г.Ибраһимов кайда туган?
Г.Ибраһимов нинди мәдрәсәдә белем ала ?
Г.Ибраһимов 1909 нчы елда ни өчен Казанга килә?
Ул кайчан үлә?һ.б
IV. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.
“Кызыл чәчәкләр” әсәре белән таныштыру.
Сүзлек эше үткәрү.
“Башлангыч” бүлекне укытучы укуы.
Эчтәлеге буенча әңгәмә.
Әсәр нәрсә турында булды?
Бу бүлек кем тарафыннан сөйләнә? һ.б.
Дуслык турында мәкалләр һәм аларның мәгънәләре
V. Белемнәрне ныгыту.
1. Сорауларга җавап бирү. Финк-райт-робин структурасы ярдәмендә.(“Уйла, язып куй, фикереңне уртаклаш”)
-Укучылар, мин сезгә сорау бирәм, ә сез 1 минут эчендә ,уйлап, җавапны дәфтәргә язасыз. Аннан партадашыгыз белән уртаклашасыз. ( Берничә пардан иптәшенең нәрсә дип җавап бирүен сорыйм)
1 сорау. Кызыл чәчәкләр белән кызыл орлыклар арасында бәйләнеш бармы?
2 сорау. Кызыл төс нәрсәне аңлата? Ул кайларда кулланыла?
3 сорау. Башлам өлешендә чынлап та булган вакыйга тасвирланганмы, ничек уйлыйсыз?
VI. Өйгә эш бирү.
“Кызыл орлыклар” бүлеген сәнгатьле укырга әзерләнергә.
VII. Р.Фәхреддин болай ди:
“Гыйлем –күңел күзен ача. Гыйлем галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, һич бетми торган байлыктыр. Галим яки гыйлем өйрәнүче, яки тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче булып  йөр! Гыйлем –ул дан күлмәге. Һәрбер фәнне үзләштер, надан булма”
Бу сүзләргә нигезләнеп, дәрескә нәтиҗә ясагыз:
Чынлап та...
Мине иң гаҗәпләндергәне шул булды:
Мин аңладым:
Минем өчен шунысы кызыклы булды:
2. Билгеләр кую.