Презентация по татрскому языку на тему Галим?ан Ибра?имов (7 класс)


Галимҗан Ибраһимов1887-1938Әлмәт шәһәре21нче урта мәктәбенеңтатар теле укытучысыЗайнуллина Зөһрә Таһир кызы башкарды Галимҗан Ибраһимов –татар әдәбият классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Тормыш юлы.Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 13 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзер Авыргазы районына карый) Солтанморат исемле татар авылында туа. 1898 елның көзендә әтисе Галимҗанны һәм аның бертуганын Ырынбурдагы мәдрәсәгә илтә. 1905 елгы инкыйлаб дулкыннары тәэсирендә, шәкертләр, иске тәртипләргә риза булмыйча баш күтәрәләр, һәм Галимҗан мәдрәсәдән куыла. «Галия» мәдрәсәсе. Аннары Уфага китә һәм «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Аның әдәби иҗат эшчәнлеге шул вакытта башлана. 1907 елда аның беренче хикәясе – "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" басылып чыга. «Галия»дән киткәннән соң, Галимҗан Ибраһимов Әстерханда була, Урал якларына бара, казакъ далаларына китеп, балалар укыта башлый. 1909 «Татар хатыны ниләр күрми»"повестен иҗат итә. 1910-1911 елларда "Диңгездә", "Йөз ел элек", "Карак мулла" хикәяләрен яза. 1912 елда ул беренче зур "Яшь йөрәкләр" романын тәмамлый. 1912-1914 елларда "Карт ялчы", "Көтүчеләр" , "Табигать балалары» әсәрләр яза.Казан. 1909 елда Казанга килә. Инкыйлаб эшләре. 1912-1913 елларда Галимҗан Ибраһимов Киевта балалар укыта, белемен күтәрә. Студентларның яшерен оешмасында катнашканга 1913 елның апрелендә кулга алына. Шул елның җәендә төрмәдән чыгарыла, 1917 елның февраль революциясенә кадәр полиция күзәтүе астында яши. 1913 елның көзеннән башлап Галимҗан Ибраһимов Казанда "Аң" журналында эшли. 1914 елның февралендә яңадан Киевка китә. Язучы 1917 елдан инкыйлаб эшләре белән шөгыльләнә, Учредительное Собраниега делегат итеп, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана. 1918 елда Милләтләр халык комиссариаты каршында төзелгән Үзәк мөселман комиссариатының рәисе Мулланур Вахитовның урынбасары була. Соңгы еллары. Язучы каты авыруы сәбәпле, гомеренең соңгы ун елын Ялтада уздыра. Ул анда әдәби иҗат эшен дәвам иттерә. Галимҗан Ибраһимов, татар халкының башка күп язучылары кебек үк, Сталин репрессияләренә эләгә. 1938 елда ул төрмә шифаханәсендә үлә. безнең йөрәкләрдә..