Галим?ан Ибра?имов – ки? колачлы язучы.


ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
БӘТКЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
Галимҗан Ибраһимов – киң колачлы язучы.


Укытучы: Шарапова Рамилә Мөдәрис кызы

2014 нче ел

Әдәбиятыбыз тарихында аеруча изге һәм кадерле исемнәр бар. Шуларның берсе, һичшиксез, Галимҗан Ибраһимов.
Галимҗан Ибраһимов - бөек шагыйрьләр Г.Тукай һәм Дәрдемәнд, олуг әдипләр Г.Исхакый һәм Ф.Әмирхан, мәшһүр драматурглар Г.Камал һәм М.Фәйзиләр белән бергә, XX гасырның беренче чирегендә татар әдәбияты үсешенә аеруча зур өлеш керткән язучы. Әдипнең иҗат эшчәнлегенең төп тармакларын санап кына чыгу да аның олы образын күз алдына китереп бастырыр.
Халкыбызның милли аңы, иҗтимагый үсеше һәм милли азатлык хәрәкәте тарихында тирән эз калдырган фикер иясе, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе; татар әдәбиятының классигы, милли әдәбиятта реализмга нигез салучыларның берсе, татар мәдәнияты үсешенә зур өлеш керткән талантлы сүз остасы; күренекле тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече, шактый еллар татар әдәби-мәдәни хәрәкәтен оештыручы һәм әйдәп баручыларның берсе, яшь талантларга остаз, татар милли матбугатында онытылмаслык урын алган ялкынлы публицист һәм журналист; тирән эрудицияле, киң колачлы галим-филолог, тарихчы, ориенталист; ниһаять, мәгариф өлкәсендәге гыйльми хезмәтләре һәм нәтиҗәле гамәли эшчәнлеге белән күпләрне сокландырган педагог. Галимҗан Ибраһимов таланты менә шуларның барысын да колачлый, иҗаты шул тармакларның бөтенесен дә җыйный алган. Ул әлеге өлкәләрнең һәркайсында яңа сүз әйтеп кенә калмый, аларның күбесендә юл яручы, әйдәп баручы, нигез салучы.
Галимҗан Ибраһимов туган халкының Россия күләмендә җәелгән инкыйлабый-азатлык хәрәкәте аша милли һәм социаль азатлыкка, яңа тормышка омтылышын, шуның өчен көрәшен, шул максатка ирешү юлындагы өметләрен, алдану-фаҗигаларын үзенең җәмәгать эшчәнлегендә, әдәби һәм фәнни иҗатында, әсәрләрендә гаять тулы һәм тирән, бөтен катлаулылыгы һәм каршылыклары белән чагылдырды.
Г.Ибраһимов XX йөз башы татар әдәби тәнкыйте һәм публицистикасы үсешенә дә зур өлеш кертте.
1917 елгы инкыйлабка кадәрге чорда ук инде татар әдәби тәнкыйте мөстәкыйль тармак булып формалашып җиткән, аның Г.Тукай, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Җ.Вәлиди, Г.Газиз шикелле күренекле вәкилләре бар иде. Г.Ибраһимов алар белән бергә татар әдәби тәнкыйтенең нигез принципларын билгеләде. Бу җаваплы эшне башкарганда ул гомуми кешелек әдәби-эстетик принципларына таянды.
Әдәбият һәм сәнгатьнең асылы һәм үзенчәлеге, аларның тормышка мөнәсәбәте, үсеш этаплары, талант һәм аның җәмгыять тормышы белән бәйләнеше, язучының дөньяга карашы, реализм һәм халыкчанлык, типиклык, милли әдәбиятның көнбатыш һәм көнчыгыш әдәбиятларына мөнәсәбәте һ.б. мәсьәләләр аның әдәби-тәнкыйть мәкаләләрендә, хезмәтләрендә киң чагылыш тапкан. Ибраһимовның әдәби-тәнкыйть һәм публицистик эшчәнлегендә татар әдәбиятының барышына, әдәби жанрларның үсешенә, аерым язучыларның әдәби агымдагы урынына, татар матбугатына, милли театрга, әдәби телгә, милли тарихка бәйләнешле мәсьәләләр дә зур урын алып тора.
Аның “Борынгы ислам мәдәнияте” исемле китабы, “Без татарбыз”, “Рус, төрек вә татар тарихыннан”, “Милли тарих” исемле мәкаләләре күренекле мәгърифәтче һәм галим Ш.Мәрҗәни турындагы хезмәтләре, Г.Тукай, Дәрдемәнд, С.Рәмиевләр иҗатына багышланган “Татар шагыйрьләре” китабы XX йөз башы тәнкыйтенең кыйммәтле сәхифәләрен тәшкил итәләр.
Әдипнең 1914-1916 нчы еллардагы әсәрләре һәм тәнкыйть мәкаләләре патша хакимиятенә каршы көрәш рухы белән сугарылган.
Г.Ибраһимов колониаль изелү шартларында яшәгән милләтләрнең мәдәният багланышларына зур әһәмият бирә. Аның украин, казах һәм башка халыкларның әдәбиятлары турындагы мәкаләләре шуны раслый.
Г.Ибраһимов – кыйммәте беркайчан да югалмый торган бай, кадерле әдәби мирас, әдәби осталык үрнәкләре калдырган язучы. Аның иҗат алымнары, ул баетып калдырган әдәби тел әле хәзер дә, яңа заманда да үрнәк булып хезмәт итә. Әдипнең әсәрләре безнең заман кешесенә дә Туган илгә, туган туфракка тирән мәхәббәт тәрбияли, рухи ярлылыктан азат булырга, күңел хәзинәсен гуманистик кешелек сыйфатлары белән баетырга ярдәм итә. Үзенең әсәрләре белән Г. Ибраһимов әдәбиятлар, халыклар арасындагы дуслык һәм үзара тәэсир итешү идеясен алга сөрә, башка халыкларның яшәү рәвешен һәм әдәби мирасын тирәнтен өйрәнергә, үзләштерергә өнди. Өндәп кенә калмый, үзе бу эшнең башында тора.
Г.Ибраһимов үткән юл-татар халкының XX гасыр башларыннан алып утызынчы елларга кадәр булган катлаулы һәм каршылыклы үсеш юлы ул. Әдипнең тормышы һәм иҗаты халыкның социаль һәм милли азатлык көрәше тарихы, яңа тормыш төзүгә омтылышы белән тыгыз бәйләнгән.
Г.Ибраһимов зур талант иясе иде. Ул бездә милли әдәбият нигезләрен салучыларның берсе булды. Ул татарча сүз сәнгатенә зур сыйфат үзгәрешләре алып килде. Милли прозаның идея тематикасын социаль колачын киңәйтте, аңа киң сулыш бирде, лиризм, музыкальлек һәм романтик рух белән сугарды, реалистик сурәтләү чаралары белән баетты.
Г. Ибраһимов - киң колачлы язучы. Аның бу сыйфаты әдәби-гыйльми иҗатында һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлегендә бик ачык күренә. Г.Ибраһимов иҗаты бер Татарстанда гына түгел, башка халыклар арасында да мәхәббәт казанды. Аның әсәрләре рус, украин, азербайҗан, башкорт, казакъ, кыргыз, таҗик, төрекмән, үзбәк, чуваш һ.б. телләргә тәрҗемә ителделәр. Аларны бик күп милләт кешеләре укыйлар, яраталар.
Г.Ибраһимов таланты, иҗаты киң җәмәгатьчелек, күренекле язучылар, сәнгать әһелләре тарафыннан югары бәя алды. Моңа мисал итеп, Татарстанның халык язучысы Гомәр ага Бәширов:
“Галимҗан Ибраһимовның әдәбият дөньясында һәм фән өлкәсендә үзенә хас бөек урыны бар, ул илебез мәдәнияте дөньясында ихтирам казанган мәшһүр әдип һәм галимнәрнең берсе, безнең әдәбиятның якты йолдызы”,- дип язды.
“Галимҗан Ибраһимовны казакълар үз язучылары итеп исәплиләр”,-диде язучы-академик С.Муканов.-Безнең халык тормышын шулай яратып язган өчен казакълар Ибраһимовка һәрвакыт хөрмәт белән карарлар”.
“Зур татар прозаигы, романчы Г.Ибраһимовның әсәрләре республикабыздагы киң катлау укучылар арасында зур уңыш казанды. Күпләр хәтта аны азербайҗан язучысы итеп саныйлар иде”,- дип язды атаклы азәрбайҗан әдибе Мәһди Хөсәен.
Дәүләт Сәнгатъ фәннәре академиясе президенты профессор П.С. Коган Г.Ибраһимов үзе исән чакта ук:
“Ул- әһәмияте үз иле чикләреннән еракларга китә торган рәссамнарның берсе. Ул кешелек дөньясының иң яхшы шагыйрьләре рәтенә горур атлап керә ала”,- дигән иде.
Бу сүзләрне тарих раслады. Ул, чыннан да, үз чорының олы шагыйрьләре гаиләсенә керде һәм үзенең исемен мәңгеләштерде.

Кулланылган әдәбият:
Мостафин Р.Ә. Репрессияләнгән татар әдипләре / Казан:Татарстан китап нәшрияты,2009,-147 б.
Хәсәнов М,Х.,Әхмәдуллин А,Г., Галимуллин Ф.Г. XX йөз башы һәм
20 нче еллар татар әдәбияты / Казан: ”Мәгариф” нәшрияты,-287 б.
Юзиев Н.Г., Сафиуллина Ф,С, Әдһәмова Г.М.Татар совет әдәбияты һәм туган тел / Казан:Татарстан китап нәшрияты,-30 б.