Презентация на татарском языке на тему Навруз-байрам


Нәүрүз бәйрәме: Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган.Урта Идел буенда яшәгән татар халкы кышлар үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер мәлендә “Нәүрүз”бәйрәмен билгеләп үткәннәр. Нәүрүз мөбарәк булсын! Бу көнне өйдән өйгә кереп нәүрүз әйтү һәм бүләк җыю йоласы киң таралган булган. Алар йорт хуҗаларына саулык-иминлек,кырларга бай уңыш, мал-туарга мул үрчем теләгәннәр. УКУЧЫ БАЛАЛАР ЙОРТТАН-ЙОРТКА КЕРЕП, “НӘҮРҮЗ ӘЙТЕП” ЙӨРГӘННӘР: АЧ ИШЕГЕҢ КЕРӘБЕЗ, НӘҮРҮЗ ӘЙТӘ КИЛӘБЕЗ, ХӘЕР-ДОГА КЫЛАБЫЗ, НӘҮРҮЗ МӨБӘРӘКБАД! Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,Эче тулы нур булсын!Нәүрүз көен кем көйләсәУл дәртле һәм бай булсын! Әй, иркәли язгы кояш, барсы елмая, көлә.Һәммәбезгә саулык, ак бәхетләр генә юрап,Нәүрүз бәйрәме килә!Яз елмая көлә, Нәүрүз бәйрәме килә! Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, бар яктан уңган-булган кызын сайлап “Нәүрүз-бикә” дип игълан иткәннәр. НӘҮРҮЗ КОТЛЫ БУЛСЫН!НӘҮРҮЗ КОТЛЫ БУЛСЫН!ЯЗ САЕН КАБАТЛАНЫП ТОРСЫН! НӘҮРҮЗ МӨБАРӘК БУЛСЫН!