Презентация по татарскому языку Муса Джалиль


МУСА ҖӘЛИЛ Үлгәндә дә йөрәк туры калырШигъремдәге изге антына.Бар җырымны илгә багышладым,Гомремне дә бирәм халкыма... 1906-1944 МУСА ҖӘЛИЛ Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 нчы елның 15 нче февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 нчы елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый. МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ ТУГАН АВЫЛЫ МОСТАФА МУСАНЫҢ УКУ ЕЛЛАРЫ Муса 6 яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914—1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара. МОСТАФА АВЫЛЫ МӘКТӘБЕ ҖӘЛИЛНЕҢ КАДЕРЛЕЛӘРЕ Хатыны Әминә Хуш, акыллым!Соңгы минутта даМин уйлармын синең турында;Уйлар минем туңган күкрәгемнеҖылытырлар синең куеныңда. КЫЗЫ ЧУЛПАН Кеп-кечкенә булып туган иде,Хәзер сизәм көн дә артуын.Күргән саен шуны,йөрәгемдәДулкынланып таша шатлыгым. МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ УЛЫ –АЛЬБЕРТ ҖӘЛИЛОВ Ана бәйрәме  Өч баламны, очар кош итеп, Мин очырдым иркен далага.Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп, Сагыш белән кипкән анага.Кайда йөри минем улларым?Ана күңеле тели белергә:Кая илтә язмыш юлларын, Җиңүгәме, әллә үлемгә? ӘНИСЕ РӘХИМӘ АПА …Я, тынычлан, анам, борчылма,Сиңа улың — синең актыгыңАлып кайтты алмаз кылычындаИл саулыгын, җиңү шатлыгын.. ӘТИСЕ МОСТАФА АПАСЫ ЗӘЙНӘП Абыйсы Ибраһим Сеңлесе Хәдичә МУСА ӘНИСЕ , СЕҢЛЕСЕ ХӘДИЧӘ БЕЛӘН РАБФАКТА УКУ ЕЛЛАРЫ 1922 нче елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Рабфакта төрле фәннәрнең нигезләре белән танышу, алдынгы яшьләр, язучылар арасында кайнау М. Җәлилнең фикри үсешенә һәм иҗат активлыгына уңай йогынты ясый. МУСА ҖӘЛИЛ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕНДӘ 1929 нчы елда Мәскәү университеты партия оешмасы студент Муса Җәлилне Коммунистлар партиясе сафына кабул итте. СУГЫШ ЕЛЛАРЫ 1941 нче елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә. Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган: «МОНЫ ЯЗДЫ ТАТАРНЫҢ БИЛГЕЛЕ ШАГЫЙРЕ М. ҖӘЛИЛ. 1942 ЕЛНЫ СУГЫШКА КИЛДЕ ҺӘМ ӘСИР ТӨШТЕ. ӘСИРЛЕКТӘ КҮП ГАЗАПЛАР ЧИГЕП, СӘЯСИ ЯШЕРЕН ОЕШМАГА КАТНАШУДА ГАЕПЛӘНЕП КУЛГА АЛЫНДЫ, ТӨРМӘГӘ ЯБЫЛДЫ. БӘЛКЕМ, АНЫ ҮЛЕМ ҖӘЗАСЫНА ХӨКЕМ ИТӘРЛӘР. УЛ ҮЛӘР. Ә АНЫҢ ӘСИРЛЕКТӘ ҺӘМ ТОТКЫНЛЫКТА ЯЗГАН 115 ШИГЫРЕ БАР. УЛ ШУЛАР ӨЧЕН КАЙГЫРА. ШУНЫҢ ӨЧЕН 115 ЕНЕҢ 60 ЫН ГЫНА БУЛСА ДА КҮЧЕРЕП КАЛДЫРЫРГА ТЫРЫШТЫ ТОТКЫНЛЫКТА 1942 нче елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Муса Җәлилов һәм аның көрәштәшләре җәзалап үтерелә. СОҢГЫ ЕЛЛАР Мәскәу, Столешников тыкрыгы, 11. Муса Җәлилнең соңгы еллардагы (1935 – 1941) квартирасы шунда иде. Әсирлектә күрсәткән батырлыгы һәм туган илгә тугры калганы өчен Муса Җәлилгә 1956нчы елның 2нче феврале Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ул Ленин ордены белән бүләкләнә.“ Моабит дәфтәре” шигырьләр циклы өчен – Ленин премиясе лауреаты исеменә лаек була.Аңа кадәр,аннан соң да берьюлы бу ике югары бүләкне алган кеше булмады,андый шәхес Муса Мостафа улы Җәлил генә иде. СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ ПАТРИОТ! «МУСА ҖӘЛИЛ МУЗЕЕ» Муса Җәлил музее ике янәшә квартирны биләп тора. Беренче квартирда мемориал музей, икенче квартирда күргәзмәләр залы һәм әдәбият салоны урнаштырылган. Музей фонды составында: М.Җәлил тормышы һәм иҗат юлына багышланган басмалар, М.Җәлилнең басма әсәрләре, шагыйрьнең шәхси фотографияләре, хатлары, Советлар Союзы һәм Ленин премиясе лауреаты грамоталары саклана.Һәр елны 15нче февраль көнне М.Җәлилнең фашистларда пленда булган чакта язылган “Моабит дәфтәрләре” тәкъдим ителә. 1956 ЕЛНЫҢ 2 ФЕВРАЛЕНДӘ СССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫ УКАЗЫ БЕЛӘН МУСА ҖӘЛИЛГӘ ВАТАН СУГЫШЫ ЧОРЫНДА КҮРСӘТКӘН ТИҢДӘШСЕЗ НЫКЛЫГЫ ҺӘМ БАТЫРЛЫГЫ ӨЧЕН СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ ИСЕМЕ БИРЕЛДЕ, Ә ӘСИРЛЕКТӘ ТУДЫРГАН ПОЭТИК ИҖАТЫ - БӨТЕН ДӨНЬЯГА МӘШҺҮР «МОАБИТ ДӘФТӘРЛӘРЕ» ЛЕНИН ПРЕМИЯСЕНӘ ЛАЕК БУЛДЫ. «МОАБИТ ДӘФТӘРЛӘРЕ» - ҖӘЛИЛ ПОЭЗИЯСЕНЕҢ ИҢ ЮГАРЫ НОКТАСЫ. МОАБИТ ШИГЫРЬЛӘРЕНДӘ ШАГЫЙРЬНЕҢ ШӘХСИ ОБРАЗЫ, КИЧЕРЕШЛӘРЕ, ФӘЛСӘФИ УЙЛАНУЛАРЫ АША КЕШЕ РУХЫНЫҢ БӨЕКЛЕГЕ, КУРКУСЫЗЛЫГЫ, ГУМАНИСТИК ТАБИГАТЕ, ГАДЕЛЛЕК ҺӘМ ХАКЛЫК ТАНТАНАСЫНА ЯКТЫ ЫШАНЫЧЫ, ТУГАН ИЛЕНӘ, ТУГАН ХАЛКЫНА ЧИКСЕЗ МӘХӘББӘТЕ ГАҖӘЕП ЗУР ЭМОЦИОНАЛЬ КӨЧ ҺӘМ СӘНГАТЬЧӘ КАМИЛЛЕК БЕЛӘН ГӘҮДӘЛӘНӘ. МОСТАФА АВЫЛЫНДА МУСА ҖӘЛИЛ МУЗЕЕ ЭКСПОЗИЦИЯСЕННӘН КҮРЕНЕШЛӘР Муса Җәлил - татар опера театрына нигез салучыларының берсе һәм беренче татар операларының либретто авторы. СОРАУЛАР 1.М. Җәлилгә тоткынлыкта тагылган гаепне атагыз.2. М. Җәлил ничәнче елда хөкем ителә?3. М. Җәлил ничә кон токынлыкта була?4. “Моабит дәфтәре”нә ничә шигыре кергән?5.М.Җәлилнең туган ягын атагыз.6. Герой – шагыйрьнең исеме нинди чаралар аша мәңгеләштерелде? МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ ҺӘЙКӘЛЕ Җыр өйрәтте мине хөр яшәргәҺәм үләргә кыю ир булып.Гомерем минем моңлы бер җыр иде,Үлемем дә яңгырар җыр булып.