Презентация по татарскому языку Муса Джалиль


Секция: Муса Җәлил эзләреннәнТема: Мәңге үлмәс,Муса ҖәлилБашкарды: Хадиуллина Эльмира ЭдуардовнаМБОУ Зирекле урта мәктәбе Мәңге үлмәс, Муса Җәлил. 1906-1944
Максат: Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле музейлар эшчәнлеген өйрәнү, экспонатлар тарихы, экскурсион маршрутлар, яңа музей экспозицияләре проектлары тәкъдим итү һ.б.Авторның әсәрләренә карата ярату хисе уяту. Муса Мостафа улы Җәлилов1906 елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында дөньяга килә. Ул кече яшьтән үк зирәк була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мондалинада уйный га өйрәнә, рәсем ясарга ярата. Яшь Муса әнисе һәм сеңлесе Хәдичә белән. 1926 ел
Мусаның туган авылы...
Уку еллары:Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә. Гаилә шәһәргә күчә, ул укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам итә.
Казанда яшәгән вакыты:1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә.1923 -25 елларда Татрабфакта укый башлый.
Рабфакта төрле алдынгы яшьләр, язучылар арасында эшли.Газета-журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре, мәкаләләре басыла
1925 елда «Барабыз» исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрә.«Инде мин дә комсомолда үсеп менә шагыйрь булдым»Яшь шагыйрь эшләгән газета - журналлар
Шагыйрьнең Оренбургтагы эшчәнлеге:Казанда Педагогия институты Рабфагын тәмамлый, Оренбургка эшкә кайта.“Комсомол эше мине чыныктырды, тәрбияләде...” 1926 ел.
Муса укыган Мәскәү дәүләт университеты.1929 елда ул Коммунистлар партиясенә кабул ителде.Мәскәүдә уку еллары:(1927-1929)
style.rotation Мәскәүдәге “Октябрь баласы” журналы редакторы булып эшләгән еллары...Мусаның Мәскәү шәһәрендәге музей -квартирасыМәскәү саклый Муса эзләрен... Ул яшәгән йорт.
Муса Җәлилнең иҗат дуслары, хезмәттәшләре.1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенә җитәкче итеп куялар.Муса – шагыйрь, хәбәрче, журналист булып эшли.
style.rotationppt_wppt_y 1935-1938 елларда Татар опера студиясен оештыручыМуса опера театрының әдәби бүлеге җитәкчесе була.Театр бүген дә аның исемен йөртә. Ул халкыбызның яраткан урыны.
Муса Җәлил-татар опера һәм балет сәнгатенә нигез салучы...Иҗатында драматик поэма жанры «Алтынчәч “, “Илдар”, “Хат ташучы” исемле опера либреттолары языла. Ул сәләтле композиторларны, җырчы, биючеләрне туплый.
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры залы
Җәлилнең гаиләсендә бәхетле көннәр...Муса хатыны Әминә белән Муса кызы Чулпан белән
Бөек Ватан сугышы еллары лирикасы...

Муса фронттаБөек Ватан сугышы башлану белән, Муса Җәлил фронтка китә .«Отвага» газетасындахәрби корреспондент була.
Муса – политрук, солдат. Муса өлкән политрук дәрәҗәсендә Волхов фронтына җибәрелә. Муса Җәлил фронтның алгы сызыгында еш була. 1942 нче елның июлендә ул хезмәт иткән 2нче Удар Армия немец гаскәрләре чолганышында кала.
Волховта үлем белән көрәшү... 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында шагыйрь сугышкан Икенче удар армия чолганышта кала. “Нишлим, сугыш дустым- пистолетым Соңгы сүздән кинәт баш тартты. Богау салды дошман кулларыма Һәм хурлыклы юлдан атлатты” (М. Җәлил)
“Мин тез чүкмәм , катыйль, синең алда,Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә, Кирәк икән - үләм аягүрә, балта белән башны киссәң дә..” 1942 елның азагында аны Польшадан Демблин лагерына китерәләр.
Муса Җәлил – батыр көрәшче.М. Җәлил “Идел-татар” легионы оештыра. Ул бу легионда “Подпольщик” дуслары белән бергә фашистларга каршы көрәшә. Шагыйрь һәм аның 11 иптәше төрмәгә ташлана. Аны фашистлар җәзалыйлар. Әмма Моабит төрмәсенең “таш капчыгы” нда М.Җәлил шигырьләр язуын дәвам итә.
Муса Лертерштрассе төрмәсендә “Таш капчык”та утыра (1943-1944)
Беренче “Моабит дәфтәре”нең тышлыгы.
Андре Тиммерманс саклап калган икенче “Моабит дәфтәре”
Җырларым.Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма.Соңгы җырым палач балтасынаБашны тоткан килеш языла.Пел я, весеннюю свежесть почуя,Пел я, вступая за родину в бой. Вот и последнюю песню пишу я, Видя топор палача над собой.Муса Джалиль
Җәлилнең камерадагы дустыИкенче “Моабит дәфтәре”н 1947 нче елда белгияле Андре Тимерманс совет илчелеге аша Мәскәүгә җибәрә. 1953 нче елда Муса Җәлил шигырьләре дөнья күрә.
Мусаның якын көрәштәшләре – җәлилчеләр .Абдулла Алиш
1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Муса Җәлилов һәм аның көрәштәшләре җәзалап үтерелә
Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма.
style.rotation