Картаймагыз ?ле. ветераннар Б?ек ?и??не? 71 еллыгына багышлап ?тк?релг?н чара


Картаймагыз әле, ветераннар!
(Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чара)
Язлар үтеп, ямьле җәйләр килде
Туган ягым күмелде чәчәккә.
41 нең җәен халык каршылый
Зур өметләр баглап киләчәккә.
Ак болытлар өерен тирбәтеп
Җылы җилләр тагын истеләр.
Кояш нуры белән бизәлешкән
Күбәләкләр очып киттеләр.
. Күкрәк киереп, гөлләр таҗын җилпи
Күрегез, күр безне, дигәндәй.
Тоелалар алар сәлам юллап,
Бер-берсенә башын игәндәй.
Шул иртәдә печән чабу өчен
Авыл халкы чыкты болынга
Күмәкләшеп, өмә ясап эшли-
Шундый гадәт борын-борыннан.
Сызганулы кулда чалгы,
Эх, ул яшел печән исләре...
Эшкә дәрт һәм кулга дәрт бирә
Туган якны ярату хисләре.

Сайрат-сайрат гармуныңны
Җилкенсеннәр яшь кызлар
Безнең кызлар,нурлы йөзләр
Әйтерсеңлә йолдызлар.
Эх шома басабыз
Ничек күңел ачабыз.
Шаулат-шаулат гармуныңны
Ашкынсыннар барсы да
Яшь егетләр чакырсыннар
Кызлар чыксын каршына
Эх, шома басабыз
Ничек күңел ачабыз.
Кыз: Ягез,ңле бире килегез әле
Егет: Бире килегез әле, биеп килегез әле.
Ак томаннар арыш кырларында
Тыныч кына изрәп ятканда,
Җырлар белән таңны уятырга
Сандугачлар канат какканда,
Аяз күктән кара болыт булып,
Фашист козгыннары килделәр.
Ут һәм үлем чәчеп улый-улый
Ил өстендә очып йөрделәр.
Ачы нәфрәт, чиксез ярсу белән
Дошманына халкым ташланды.
Азатлыгы өчен туган илнең
Авыр көрәш җирдә башланды.
Юк бу илдә урын юлбасарга,
Үз башына төшәр хәсрәте.
Туплар булып ява явызларга
Халкыбызның ачы нәфрәте.
Тыныч иде әле таңнарыбыз,
Аяз иде әле иртәләр.
Дошман басып керде илебезгә,
Ир-егетләр яуга китәләр.
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Елап калды күпме хатыннар.
Туйда кигән күлмәкләре калды,
Күпме бала калды тумаган.
“Бер кайтырбыз”, диеп киткән юлдан
Китсәләр дә күбесе кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә,
Ачып – ябып йөри капканы.
Чабатадан, тездән суга батып,
Язгы чәчү җитәр алдыннанЧыгып киткән икән симәнәгә
Хатын-кызлар безнең авылдан.
Сыерлары юлда ятып калган,
Җилкәләргә күчкән симәнә.
Бу турыда бүген сөйләгәндә
 Әнкәй һаман елап җибәрә.
Кырык, илле чакрым язгы суда —
Кайталмасаң, илең ач кала.
Хатыннарда тик бер генә хәсрәт —
Һәр йорт саен көтә ач бала.
Әтиләрнең сугышып йөргән чагы,
Безнең яңа туган ел булган.
Капчык аскан егермеләп хатынБасуларга кайтып егылган.
Орлык кайткан безгә гомер булып,
Без ни бирдек икән кайтарып?
…Әниләрнең әле яшәр чагы,
Китәләр шул иртә картаеп.
Бер шырпысыз түзгән, керосинсыз,
Чәй-шикәрсез түзгән авыл ул.
Сыер боты кадәр малайларыИл туйдыра — шундый авыл ул.
Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага,
Буразнадан билчән утаган.
Илгә — икмәк, авыл үзе өчен
Көлчә салган алабутадан.
Бер бәләкәй көлтә ега алганУл чорларның нужа хуҗасын.
Олылар күк күтәргән бит шуларИл хәсрәтен, Ватан нужасын.
Утлы еллар үтте,
Җиңү килде.
Күпләр әйләнеп безгә кайтмады.
Исән-саулар Берлингача җитеп,
Туган авылларына атлады.
Җиңү көне, күктән күзем алмыйм,
Күгәрченнәр уйный очынып,
Зәңгәр күктә ап-ак канатлары
Көмеш кебек китә чагылып.
Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.
Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,
Егермеләп миллион җан өчен.
Яңгыра җыр, тыйнак илем өчен,
Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың.
Яңгыра, җыр, горурлыгы булып халкымның.
Безнең район зур түгел,
Илем картасында бер төртке.
Шул төрткедән Ватан сагына
Күпме егет, күпме ир китте.
71 ел, 71 ел инде,
Сагынып көтә авылым, кайда сез?
Күпләрегез хыялларда гына
Төштә генә кире кайтасыз,
Кайда соң, сез?
Югалтулар алып килде сугыш,
Күпме дуслар кайтмый калдылар.
Шул дусларның йокыларын саклап,
Ак каеннар моңсу шаулыйлар.
Сагынабыз да, горурланабыз да ,
Онытылмыйлар корбан булганнар.
Бар бит менә безнең арабызда,
Җиңеп кайткан, исән калганнар.
71 ел инде...
Кайтмый калганнарны көтәбез.
Авыл уртасындагы зур һәйкәлгә
Чал башыбызны иеп үтәбез.
Бөек Җиңүгә 71 ел! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк.
Исәннәрнең кадерен белик
Үлгәннәрнең каберен белик!
Бөек Җиңүгә 71 ел дип
Шатлык белән тибә йөрәкләр.
Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч
Гомерегез озын булсын,
Безнең, сезгә шундый теләкләр.
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,
Туган җир хакынаАвылдашлар башын салдылар.
Безнең гомер өчен аларМәңгегә чит илдә калдылар!
Сугыш һәйкәлләре һәр урында:
Ишетәсезме,авылдашлар!
Безне беркайчан да
Начар яктан искә алмагыз,
Һәр ел Җиңү бәйрәмендә
Һәйкәлгә чәчәк куймый калмагыз
Мәңгелек ут яна мәйданнарда
Ут ялкыны үрли биеккә.
Әйтә сыман болытларга карап : Без яшибез,без бар ,иректә.
Ирек өчен,Ватан өчен
, Корбан булдык яуларда.
Мәңгелек ут булып кайттык
Хәтер булып янарга.
Мәңгелек ут яна мәйданнарда
Каһарманнарның ул ялкыны.
Бәхет өчен көрәш очкыннары
Килеп кунды күмеп яу кырын.
Мәңгелек ут яна мәйданнарда
Һәйкәлләргә чәчәк куябыз,
Илләр тынычлыгын, дөнья иминлеген Бурычыбыз итеп тоябызАвылдан бик ерак иде, диләр,
Фронт сызыгын,
Комсыз сугышны...
Алай икән, ник соң ул сугышны
Уйласаң да кыса сулышны?
Йөздән артык солдат
Өйләренә
Ни сәбәпле кайтмый калган соң?
Яшь хатыннар- ирсез,
Ә малайлар
Ник әтисез калган аннан соң?
Нигә соң ул сугыш
Авылдагы
Һәрбер йортны мең кат тетерәткән?
Хирурглар
Ярчыкларны һаман
Чүпләп бетерә алмый күкрәктән?
Яудан соң да
Ник солдатлар түгел,
Үлем кәгазьләре агылган?
Йә, кем әйтә ала
Ул сугышны
Узмаган дип безнең авылдан?!
Йөрәкләрдән мәңге китмәс инде.
Утлы еллар, поход юллары.
Туган якка кире кайтмадылар,
Һәр авылның күпме уллары.
Япь-яшь килеш алар мәхрүм калды,
Бу тормышның барлык назыннан.
Исемнәре һәйкәл күкрәгенә,
Авыл саен тезеп язылган.
Бер кайтмасак, бер кайтырбыз",-дип китсәләр дә, .......авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды, күбесе кайткач вафат булды. Бүгенге көнгә авылыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан 4 кеше исән. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.
____Кеше киткән иде
______сы гына кире кайтканнар
Алар саны кимегәннән кими
Сирәгәя исән калганнар
Ветераннар 4 калды
Кадерләрен белик аларның
Күргәннәрен тыңлап язып алыйк,
Тарихларга кертик даннарын
Өйләренә барыйк үлгәннәрнең
Толлар хәлен белү саваплы
Мендәрләрен рәтик, чәйләр бирик.
Алар өчен бездә җаваплы
Сугыштан соң бик күп сулар акты
71 тапкыр килә безгә яз
71 тапкыр инде май кояшы
Сибә җиргә җылы, бирә наз
Каберең кайдадыр, билгесез,
Туфрагың күмгәндер үләннәр.
Китмиләр күңелдән беркайчан
Ил өчен көрәшеп үлгәннәр.
Кайтмаганнар
Уйда сакланалар,
Җырда ятланалар
Кайтмаганнар...
Исемнәре данга төрелгәнгә
Һәйкәл булып басты
Кайтмаганнар!
Баш иябез сезгә, каһарманнар!
Карагыз да уйланыгыз,
Мәңгелек ут каршында.
Илен яраткан батырлар
Яши мәрмәр ташында!
1 а.б Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк. Бер минутка тынлык.
2 а.б. Сугыш инде күптән бетте... Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.
Сугыш тавышлары күптән тынды,
Төзәлделәр җирнең яралары,
Әтиләрнең окопларын сөреп,
Иген чәчә хәзер балалары.
Сугыш тавышлары тынды, ләкин
Күңелләрдә шомы яши һаман.
Сугыш агачларын аударсак та,
Кайлардадыр әле тамыры калган.
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш.
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш!
Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып;
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден, медальләрне чыңлатып.
Җиңү көне -Халык тантанасы,
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояшка.
Авылыбызның иң-иң уртасында,
Иң матур һәм калку урында.
Һәйкәл булып солдат тора,
Винтовкасын кысып кулында.
Без киләбез сиңа буранлы кышларда,
Киләбез сиңа тынычлыкны саклап.
Син- безнең абый,
Син – безнең әти,
Син – безнең бабай, Билгесез Солдат!
Без киләбез сиңа кояшлы җәйләрдә,
Бөек нәселнең дәвамын раслап.
Син - безнең абый,
Син - безнең әти,
Син - безнең бабай, Билгесез Солдат!
Без тынычлык иле балалары,
Безнең һәммәбезнең теләгебез бер.
Хәрбиләрдәй уяу булырга,
Без әзер, без әзер!
Бабайларның илгә тугрылыгын
Күңел белән тойган буын без
Кирәк икән, алар кебек кыю
Алар кебек көчле булырбыз!
Бабайларның алсу каны балкый
Җиңү кояшының нурында
Онытмадык, мәңге онытмабыз
Алар батырлыгы турында
Картаясызмыни инде сез дә
Европаны азат иткән ирләр?
Сагыналар сезне күпме юллар,
Сагыналар сезне күпме җирләр.
Картаймагыз, әй сез, тынмас җаннар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Картаймагыз әле, ветераннар!
Һәр көн алсу таңнар атсын
Күңелне куандырып
Таңнарда кошлар сайрасын
Бар җиһанга кушылып
Сугыш уты җирдә кабынмасын
Гөрләп үссен игеннәр
Матур тормыш өчен көрәш барсын
Ишәймәсен гарип-ятимнәр