?хм?т Гадел ?д?би-музыкаль кич?


Танылган татар шагыйре, кинодраматург, язучы-публицист Әхмәт Гадел (Әхмәт Һади улы Гаязов) иҗатына багышланган
музыкаль-әдәби кичә
“Син яшәрсең, мең яшәрсең,
Син -шагыйрьләр солтаны!”
Тын гына музыка яңгырый “ Күңелеңә авыр алма”
1 а.б.”Күңелеңә авыр алма,тормыш түгел алсу алма”дип җырлый җырчы. Үзәкләргә үтеп керерлек бу җырны кем язган соң?
2а.б.Күбебезгә таныш булган Әхмәт Гадел сүзләренә язылган җыр бу. “Нинди тормыш турында язган соң шагыйрь? “- дигән сорау туа.
1а.б.Чыннан да тормышы катлаулы булганмы соң аның?
2а.б.Танылган татар шагыйре, кинодраматург, язучы-публицист Әхмәт Гадел (Әхмәт Һади улы Гаязов) татар дөньясына тирән эз калдырган шәхес. Ул иҗат иткән шигырьләрдә халыкның җаны, моңы, характеры чагыла.
1а.б. Нәкъ менә шундый кешеләр турында : “ Кеше китә,җыры кала” диясе килә.
Җыр “ Һай, бу тормыш”
2а.б. Әхмәт Гадел 1942нче елның 2нче февралендә Мамадыш районы Ак чишмә авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, әтисе Мөхәммәтһади үзенең гаиләсе белән Саба районы Әбде урман хуҗалыгына күченә.
Ак чишмә-Мифтахова Алинә
Әниемә-Ахметшина Розалия
Әткәй курай уйнады- Кутузова Елена
Назмиев Инсаф- Курайда уйный
1а.б. Булачак шагыйрьгә Татарстанның төрле районннарында яшәргә туры килсә дә, Балык Бистәсе районы аның иҗатында тирән эз калдырган.
2а.б. Котлы-Бөкәш урта мәктәбендә белем ала. Сабакташы Равил Фәйзуллин белән ярыша-ярыша шигырьләр иҗат итә.
1.Туган ил- Заһидуллина Айсылу
3. Җил-давыллы яңгыр – Сулейманова Алинә
2. Авылым- Сафин Камил
1а.б.Әхмәт ага хәрби бурычын үтәгәч тә әнисе янына Шомырбаш авылына кайта. Шомырбаш сигезъеллык мәктәбендә немец теле укытучысы булып эшли.
2а.б. Димәк, Әхмәт Гаделнең балачак еллары, тәүге тапкыр каләм тибрәтүе, мөгаллим эшчәнлеге безнең төбәк белән тыгыз бәйләнгән бит.
1.Авылым яңгырлары- Вафина Ландыш
2.Туганнар –Степанова Валерия
3. Матурлык җыры- Мифтахова Айзилә
1а.б. Әйе, без моның белән чиксез горурланабыз. Әгәрдә исән булса 2017нче елның 2февралендә 75яшь туган булыр иде.
2а.б. Безнең өчен шагыйрь бай мирас калдырды. Аның иҗаты белән кызыксынсак, иҗатын өйрәнсәк Әхмәт Гадел безнең хәтерләрдә сакланыр.
Бергә :Син яшәрсең, мең яшәрсең
Син шагыйрьләр солтаны!
“ Күңелеңә авыр алма ” җыры