Разработка открытого урока по татарской литературе Муса ??лил — ка?арман шагыйрь


ТЕМА: Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил.
“Моабит дәфтәрләре” циклы
Максат:
Укучыларны шагыйрьнең әсирлек чорындагы иҗаты һәм көрәше белән таныштыру.
Шагыйрьнең каһарманлыгын күрсәтү.
“Моабит дәфтәрләре” җыентыгы аша азатлык өчен көрәшүче сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү;
Ватан сугышы кырларында илебезнең азатлыгы, тыныч тормыш һәм бәхетебез өчен кан коелуының мәгънәсен укучыларга җиткерү; сугыш ветераннарына карата хөрмәт тәрбияләү.
Эпиграф: “Кеше китә,җыры кала”
(тактага языла)
Дәрес барышы.
Оештыру моменты: Исәнмесез укучылар, кадерле кунаклар! Сезне матур әдәбият дәресендә сәламлибез.
Актуальләштерү.
Укытучы Дәресебезнең темасын белер өчен, укучылар, җыр тыңлап китик. “Җырларым” яңгырый.
Аның сүзләрен кем язган һәм җыр нәрсә турында. Магнитофон тасмасында «Җырларым» җыры яңгырый. М. Җәлил сүзләре, С. Сәйдәшев көе).
Укучы: Җырның сүзләрен М. Җәлил язган. Ул аның тормышы, иҗаты турында.
Укытучы Ә сез, укучылар, шагыйрь турында нәрсәләр беләсез?Укучы: Ул герой-шагыйрь.
Слайд 1. (проектордан тактага Муса Җәлил рәсеме күрсәтелә)
Укытучы Әйе, дөрес. Бүген безнең дәресебез
М. Җәлилгә багышлана. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклы белән танышырбыз, “Ни өчен Муса Җәлил - каһарман –шагыйрь”- дигән сорауга җавап табарга тырышабыз.
Дәреснең темасы: Каһарман-шагыйрь МУСА ҖӘЛИЛ. “Моабит дәфтәрләре”
Дәресебезнең эпиграфы итеп яраткан әдибем Мөхәммәт абый Мәһдиевның сүзләрен алабыз
“Кеше китә,җыры кала”
Ә хәзер белгәннәрне искә төшерик:
Ромашкада сораулар:
М.Җәлил кайчан туган? 1906 елның 15 февралендә
М.Җәлил кайда туган? Оренбург өлкәсе Мостафа авылы
Муса ничә яшендә шигырьләр яза башлый? 10-11
Беренче шигырьләрен ул нинди псевдоним белән бастыра 13 яшьтә, Кечкенә Җәлил)
1943 елда чыккан ьыентыгы ничек атала? Тупчы анты”
Ничәнче елда шагыйрь Казанга килә, кайда укый? 1922 нче елда, рабфакта укыйМуса Җәлилнең хатынының һәм кызының исеме ничек? Әминә, Чулпан
Бөек Ватан сугышына шагыйрь ничәнче елда китә? 1941 елда
Нинди фронтта хезмәт итә, нинди газетала эшли? Волхов фронты, "Отвага” газетасы редакциясендә хәрби корреспондент
Кайчан әсирлеккә эләгә? 1942 нче елның июнь азагы
Муса Җәлил якын дусты Гази Кашшафка багышлаган шигыре ничек атала?Окоптан хат"
“Хөкем алдыннан картинасы кем тарафыннан ясалган? Харис Якупов
Яңа тема (Укучылар чыгышы)
Сүзлек өстендә эш
Герой – каһарман, батыр.(герой сүзенең синонимнарын билгеләү)
М.Айнур. 1942 елның 26 июне. Волхов фронтында каты сугышлар бара. Слайд 2,3. Җәлил хезмәт иткән часть чолганышта кала. М. Җәлил каты яраланган хәлдә дошман кулына эләгә.
Менә шул көннән /муены гильотина балтасы белән киселгәнгә кадәр/
791 тәүлеккә сузылган әсирлек чоры башлана.
Гитлерның резервлары бетә бара. Шунлыктан әсирләрдән легионнар төзергә һәм үз илебезгә каршы чыгарырга уйлыйлар. Җәлил башта ризалашмый. Ләкин барыбер кемне дә булса табачакларын уйлап, моннан файдаланырга була. Лагерьдан лагерьга йөрү мөмкинлеге туа. Җәлил үз тирәсенә ышанычлы кешеләрне туплый. Восстание әзерләнә. Ләкин 1 сатлык җан аларны сата. Восстание булмый кала. Оешма җитәкчеләрен кулга алалар.
1944 нче елның 12 нче февралендә Дрезденда хәрби трибунал аларны үлем җазасына хөкем итә.
Фашист концлагеренең коточкыч шартлары да шагыйрь рухын сындыра алмый. Ул узенең изге идеалына тугрылыклы кала. Алай гына түгел ул үзенең поэзиясе белән дә, яшерен оешма аша да дошманның үз оясында аңа каршы көрәш алып бара.
Дрезденнан тоткыннарны Моабит төрмәсенә китерәләр. Монда алар коточкыч җәзалауларга дучар ителәләр. 1944нче елның 25нче августында Плетцензее төрмәсендә үнбер җәлилченең гомере өзелә.
Слайд 4,5 (җәлилчеләр)
Яшерен оешма членнарының үтерелу тәртибендә бирелгән исемлеге:
Гайнан Кормашев
Фоат Сәйфелмөлекев
Абдулла Алиш
Фуат Булатов
Муса Җәлил
Гариф Шабаев
Әхмәт Симаев
Габдулла Батталов
Зиннәт Хәсәнов
Әхмәт Әтнашев
Сәлим Бохаров
Укытучы: Төрмәдә тикшерү барганда, үлем җәзасы көткәндә М. Җәлилнең үзен батырларча тотуын нинди шигырь юллары да чагылдыра? (җавап)
Әйе, “Катыйльгә” дигән шигыре.(Слайд 6 )
Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә тоткын итсәң дә,
Кирәк икән үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.
Шул ук вакытта аның турында дошманнарга хезмәт иткән дигән хәбәр тарала. Моның дөрес түгеллеген раслау өчен дәлилләр кирәк була. Андый дәлилне Җәлил үзе калдыра.
1945нче елның апрелендә совет сугышчылары Моабит төрмәсе алдыннан аның китап битенә язылган хатын табалар. Соңрак 382нче камера стенасында “Без 40 үлем аша үттек, әмма буйсынмадык.
М. Җәлил...” – дигән язу табыла.
“Ышынма” шигырен тыңлау
Укытучы: Фашизмга каршы көрәштә катнашу Муса Җәлилгә бик күп материал бирә. Кыска гына вакыт эчендә ул дистәләрчә шигырьләр язып өлгерә.
Укытучы. Җәлил үзенең шигырьләренең туган иленә кайтуы турында хыяллана, үзе үлсә дә алар илгә кайтыр, туган илендә аның батырларча һәлак булуын белерләр дип өметләнә.
Х.Радик. Муса Җәлилнең туган илгә ике дәфтәре кайтты. Беренче дәфтәренә Җәлилнең 62 шигыре теркәлгән һәм соңгы битенә васыять язылган. “… Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды. Төрмәгә ябылды. Бәлкем аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр, ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115нең 60 гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән шагыйрьнең шигырьләре итеп, дөньягя чыгар. Минем васыятем шул. 1943, декабрь.”
Бу дәфтәрне 1944 елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле әсир алып чыга. Аннан ул аны Нигъмәт Терегулов исемле кешегә тапшыра, 1946 елны Терегулов дәфтәрне Татарстан язучылар берлегенә китереп бирә. Икенче дәфтәрен М.Җәлил саклар өчен Бельгия партизаны Андре Тиммерманска биргән. Әлеге намуслы кеше 1947 елда аларны безнең илебезгә җибәрә. Слайд 7
(Нигмат Терегулов и Габбас Шарипов, за передачу тетради Мусы Джалиля были арестованы и брошены в советский лагерь. Тетрадь, которую переправлял Андре Тиммерманс, в 1953 году попала в руки Константина Симонова, который и не дал ей пропасть. Он расследовал историю Маобитской тетради и добился реабилитации Мусы Джалиля).
Укытучы: Җәлилнең өченче дәфтәре дә булган дигән фикер бар. Ләкин әле ул табылмаган. Аны эзләү дәвам итә.

Укытучы. Бу җыентыкларга нинди исем бирелә?
Укучылар. Бу җыентыкларга “Моабит дәфтәрләре”дип исем бирелә. Чөнки алар Моабит төрмәсендә язылалар. Слайд 8,9,10
Укучылар, М.Җәлилнең Моабит төрмәсендә язылган нинди шигырьләрен беләсез?
Укучы: Патриот-шагыйрь төрмәдә «Кызыл ромашка», «Бүреләр», «Вәхшәт», «Катыйльгә», “Ышанма”, һ.б. шигырьләрен язган.
4. Белемнәрне ныгыту.
“Кошчык” шигырен укып килдегез.
Ул торган йортын нәрсә ди?
Кошчык исеме белән кемне күрсәтергә тели?
«Барсын илгә минем йөрәгем» - юлларын ничек аңлатыр идегез?
– Хәзер магнитофон язмасындагы “Соңгы жыр” шигырен тыңларбыз. Шигырьне укыганда сездә нинди уй-фикерләр туа әйтерсез.
Караңгы бүлмәдә тоталар, иреккә чыга алмыйлар,чөнки ишектә йозак.
Физик яктан да уңайсызлыклар тудырылган.
Кулларына богау кидергәннәр.
Төрмәдә ул хәсрәтле. Эчке киеренкелек сизелә. Шулкадәр яшәү тойгысы көчле, ләкин яшәргә мөмкинчелек юк.
Йорт тимерчыбык белән уратылган, уңайсызлыклар тудырылган.
Көне буе эшлиләр. Кан-яшь йотып яшиләр.
Укытучы: Димәк, яшәү шартлары начар, эчке хәләтләре әрнеткеч. Бу шартларда кеше яши алмый.
Психологик хәләт тудыру:
Әйдәгез, бераз хәл җыеп алыйк. Төрле урман җәнлекләрен искә төшереп, аларның ниндидер уңай сыйфатларын үзебезгә алыйк.
Аю нинди? (көчле). Әйе, аю кебек көчле булыйк!
Куян нинди? (куркак). Куркаклык – эш түгел. Ул тагын нинди? (йомшак).
Төлке? (Хәйләкәр). Бераз хөйләкәрлек тә кирәк.
Бүре нинди? (Усал, явыз). Бу сыйфатлар сезгә кирәкме?
– Димәк, сез бүрене гел начарлыкта гына гаеплисез?
– Ә хәзер Җәлилнең 1943 елда язылган “Бүреләр” шигырен сөйлик. Күзәтеп барыгыз, каләмнәр белән бүреләрнең хәрәкәтләренә “Б”,кешеләрнең хәрәкәтенә “К” хәрефе куеп барыгыз.
– Күрәсез, Муса Җәлил бүреләрне кайбер кешеләрдән өстенрәк куя. Ул хаклымы, тикшерик. Фигыльләрне укып ишеттерик.
– Ә үсемлекләр ничек сурәтләнә? Димәк, автор нәрсә кулланган? (сынландыру)
– Бүреләр, үсемлекләр – болар табигать дигән матур сүзгә карыйлар.
– Кемнәр ерткычрак?
– Кешеләрнең хәрәкәтләре сездә нинди күренешләр тудыра?
– Нәтиҗә ясагыз!
Укытучы нәтиҗәсе. Әйе, фашистлар халыкка бик күп кайгы китерделәр. Кызганычка, Мусаның гомере иртә өзелә. Үлемен дә елмаеп каршы алган, соңгы минутта, үзен уйламыйча, дусын тынычландырган. Андый кешеләргә донья халкы соклана.
Слайд 11
Укытучы. 1956 елның 2 февралендә немец-фашист илбасарларга каршы сугышта искиткеч ныклык һәм батырлык күрсәткән өчен, өлкән политрук Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое дигән исем бирелде. Ә 1957 елда “Моабит дәфтәре” шигырьләре циклы өчен ул, шагыйрьләр арасында беренче булып, Ленин премиясенә лаек булды.
Укытучы Укучылар,сез ничек уйлыйсыз, шагыйрьнең каһарманлыгы нәрсәдә?
Укучы : 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. М. Җәлил сугыш башлану белән үк фронтка алына һәм Волхов фронтына җибәрелә. М.Җәлил фронтта әсирлеккә эләгә, ләкин дошманга хезмәт итми, үз иленә тугры булып кала.
Укытучы Тагы да нинди фикерләрегез бар?
Укучы : Муса Җәлил дошман төрмәсендә легион оештыра, татар ир-егетләренең батыр, тугры булуын дөньяга таныта. Аның шигырьләре исә Мусаны гына түгел, миллионлаган совет әсирләрен аклый.
Укытучы: Җәлилчеләрнең соңгы минутларын күргән төрмә рухание пастер Юрытко: «Татарлар елмаеп,батырларча үлделәр»,—дип сөйләгән. Яки аларның берсе дә үлемнән курыкмый,үлемне алар — һәрберсе батырларча каршылыйлар. Слайд 12.
Слайд 13 “Хөкем алдыннан”
Укытучы: Без шагыйрьнең туган халкы, Ватан, иле өчен гомерен дә кызганмаган икәнен күрәбез.
Синквейн төзү слайд 14.
Муса Жәлил
Батыр, горур
Иҗат итә, хезмәт итә, баш ими
Ил азатлыгы өчен көрәшә
Каһарман шагыйрь
Укытучы: Шулай итеп, халкыбызның батыр улы Бөек Ватан сугышы елларында узен чын көрәшче дә, үлемсез шагыйрь дә итеп күрсәтә.
в) Эпиграфка мөрәҗәгать итү слайд 15.
“М.д” шигырьләр темага язылмаган алар: туган илгә тугрылык, дусларга ышаныч, сөйгән ярга мәхәббәт, балаларны ярату, фашизмга нәфрәт хисләр ярылып ята аның шигырьләрендә.
Әмма күптөрле төсләрне, төсмерләрне үз эченә алган һәм иң зур гомумиләштерү куәтенә ия булган үтә көчле традицион һәм символик образ бар. Ул – җыр сүзе.
Көтелгән җавап: Җырларым”), “нәфрәт һәм мәхәббәт җыры, соңгы җыры, көчле җыры”(“Кошчык”), “бу җырым – соңгысы”( “Соңгы җыр”), “җырлый-җырлый Дилбәр күлмәк тегә, җырлар түгел, җилләр җитәлмәс”(“Күлмәк”), “ялкынлы җыр”(“Ышанма”), “җырларымны минем кабатлар”(“Серле йомгак”) һ б. лар.
Ул шагыйрьнең 130 дан артык шигырендә, ягъни һәр дүрт әсәренең берсендә кулланылган. Бу аның, патриот-шагыйрь генә түгел, чын мәгънәсендә романтик рухлы, көчле, зур, тирән хисле, талантлы җырчы шагыйрь булуын да дәлилләп тора.
7. Йомагаклау слайд 16.
Муса Җәлил исеме – бөтен дөньяга танылган исем нәрнең берсе.Бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, тугрылык, ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора.
М.Җәлилнең шигырләре иленә, халкына чиксез мәхәббәт белән сугарылганнар. Аның үз гомере дә җыр булып яңгырады, аның батырлыгын онытырга безнең хакыбыз юк.
8. Рефлексия.( йомгаклау өчен сораулар).
Бүгенге дәрестә Җәлил иҗаты турында нинди дә булса яңалык белә алдыгызмы?
9.Билге кую
10. Өй эше Слайд 17
Слайд 18
Каның белән язган шигырьләреңТетрәп укый синең бөтен җир,Буыннардан буыннарга килер,Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр! Слайд 19,20