Презентация Герой шагыйрь Муса ??лил


“Герой шагыйрь Муса Җәлил”Мәктәпкә әзерлек төркемеШарафутдинова Л.Д.Мөслим ”Миләшкәй”балалар бакчасы.  Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә. Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара. Муса, бу мәктәпнең алдынгы укучыларыннан булып, озакламый шәһәр комсомол оешмасына член булып керә. 1919 елның октябрендә, Оренбург шәһәре Дутов гаскәрләре тарафыннан камап алынган чорда, «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре  басылып  чыга. Муса Җәлил тормыш юлы һәм иҗаты. Оренбург өлкәсе Мостафа авылы Әтисе һәм әнисе Гаиләсе “ИЛ!”Алдыңда синең мин ант итәм,Шаһит булсын кулым ярасы:Гитлер явын тар – мар итми торып,Якты күрмәс күзем карасы! (Госпитальдән”, 1941) “Ышанма!”Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,“Алмаштырган илен”, - дисәләр,Син ышанма, бәгърем!Мондый сүзнеДуслар әйтмәс, мине сөйсәләр. “Вәхшәт” (1943)Кешеләр сугыша, кан коя,Киселә меңнәрчә гомерләр.Төн буе улашып якындаИснәнеп йөриләр бүреләр.Бүреләр,Аһ, ләкин бүреләрБу кадәр үк ерткыч түгелләр. Герой шагыйрь Муса ҖәлилУл сарыла шашкан анасына,Нәни күңеле сизә, күрәсең!- Аталар бит, әнием, яшер мине,Әнием, бәгърем, килми үләсем!... Музейда кунакта  Җәлил шигырьләре халкыбызның рухи дөньясына яңа байлыклар өстәде, әдәбиятыбызга кыйммәтле хәзинә булып керде һәм шагыйрьгә үлемсезлек алып килде.Шагыйрь 1957 елда Ленин премиясе белән бүләкләнде. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргәҺәм үләргә кыю ир булып. Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үллемем дә яңрар җыр булып.