Туган якны? т?тене д? ?анга якын


«Туган якның төтене дә Җанга якын, кадерле»Г. Р. Державин Минем туган авылым- Державино. Атаклы рус шагыйре Гавриил Романович Державин исемен йөртә. Авылга XVII гасырның II яртысында нигез салына.1697 елдан авыл Хрущев исемен йөртә. Бу исем шул вакытта авылга хуҗа булып яшәгән сәүдәгәр Хрущев дигән кеше белән бәйле. Авылда крепостной крестьяннар яшәгән. Сәүдәгәрләр үзләренең товарларын Биектау, Балык бистәсе,Теләче районнарына алып барып сата торган булалар. 1719-1725 елларда авылда чиркәү төзелә. Чиркәүгә бәйле рәвештә аның исеме дә үзгәртелә Никольское дип атала башлый. 1791 елдан бөек рус шагыйре Гавриил Романович Державин исеме белән атала. Истәлекләрдә күренгәнчә, бу авыл шагыйрьгә Екатерина II тарафыннан «Фелица» одасы өчен бүләк ителә. Шагыйрьнең җир биләмәсе белән немец Френцель идарә итә. 1954 елга кадәр авылда бары русслар гына яши. Янәшәдә генә татар авылы –Пәрәү. Куйбышев сусаклагычы төзелә башлагач, Кама елгасында су күтәрелү сәбәпле, су буенда урнашкан Агайбаш авылы кешеләрен Державинога күчерәләр. Русслар һәм татарлар бергә дус булып яшиләр, балалар урамда бергә уйныйлар, мәктәптә бергә укыйлар1992 елда авылда мәчет төзелә. Ул авылыбызның мөхтәрәм кешесе мулла Әһлиулла бабай исемен йөртә. Җил дә вакытында исеп,Кар да вакытында ява... Ага чишмә челтер-челтер... 2005 елда авылда яңа мәктәп бинасы төзелде. Без шушы якты һәм матур бинада укыйбыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт...