Конспект комплексная работа Табигать х?зин?се.


Табигать хәзинәсе
Әзерлек төркеме
Комплекслы шөгыль
Максат: Яз турындагы белемнәрен системага салу, ныгыту; су - бөтен тереклек иясе өчен дә кирәкле булуын, сыеклык икәненә, агу үзлеге булуына төшендерү; табигать байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү; табигый материалдан балык ясарга өйрәтү.
Җиһазлау: Кояш, дүрт ел вакытына рәсем, балык рәсеме, һәр балага бакакай, чаган орлыгы, төсле таш, төсле төймә, ясалма яшел үлән, таз, кувшин, түгәрәк савыт су салу өчен, төсле пластилин, төймә һәм таш салу өчен тәлинкә, кул сөртергә сөлге, чын аквариум, сюрпризга тартма, су белән чиләк, әвәләү өчен такта, бала санынча алтын балык, суы парга әйләнгән савыт, уен.
Шөгыль барышы.
Тәрбияче янына балалар җыелып баса.
Тәрбияче: - Балалар, кәефләрегез ничек?
Балалар: - Кәефләр яхшы.
Тәрбияче: - Барысына да хәерле көн телик.
Хәерле иртә, күзләрем!
Сез уяндыгызмы?
Хәерле иртә, колакларым!
Сез уяндыгызмы?
Хәерле иртә, кулларым!
Сез уяндыгызмы?
Хәерле иртә, аякларым!
Сез уяндыгызмы?
Хәерле иртә, кояш!
Без уяндык!
Тәрбияче: - Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз әле.
Зур алтын кыршау тәгәри
Көн саен һава буйлап.
Тупка да бик ошаган ул,
Кызганыч, булмый уйнап.
Тәрбияче.- Нәрсә микән ул?
Балалар: - Кояш.
Тәрбияче: - Дөрес. Әйтегез әле, бер елда ничә ел фасылы?
Балалар: - Дүрт. Яз, кыш, җәй, көз.
Тәрбияче: - Яз тизрәк килсен өчен нәрсә кирәк?
Балалар: - Кояш кирәк.
Тәрбияче: - Әйе, менә сезгә – кояш. (Экранда кояш рәсеме.)Ул нинди?
Балалар: - Ул - матур, ягымлы, нурлары җылы, зур, көләч, яктырта.
Тәрбияче: - Бик дөрес әйттегез. Хәзер елның кайсы вакыты?
Балалар: - Яз вакыты.
Тәрбияче: - Яз башында табигатьтә нинди үзгәрешләр булды?
Балалар: - Кояш нурлары җылыта башлады, түбәдән тамчы тама, карлар эри, урамда гөрләвекләр ага, юлда саз, кошлар кайта, умырзая чыга, кар эреп бетә, боз китә, куян тунын алыштыра, аю белән керпе йокыдан уяна, агачларда бөреләр күренә, үләннәр үсә, бакчадагы эшләр, басуда икмәк утырту, бөҗәк-ләр уяна.
Тәрбияче: - Дөрес, балалар. Яз турында кем шигырь сөйли?
Азалия: Кар дип җиргә басасың
Суга кереп батасың.
Чыксын инде умырзая,
Кар астында ятмасын.
Язлар җитсә март җитә,
Бураннары булса да,
Песи дә чыккан урамга,
Тәпиләре туңса да.
Тәрбияче: - Балалар, һәр ел вакыты да кирәкме? Нишләп яз артыннан кыш килми?
Балалар: - Дүрт ел вакыты да кирәк. Ел вакытлары урыннарын алышмыйлар.
Тәрбияче: - Дөрес. Уен да уйнап алыйк инде.(“Ел вакытын төс белән күрсәт”.)
- Барыгыз да дөрес күрсәттегез. Сезгә тагын бер табышмак.
Болыт мин һавада,
Яңгыр мин яуганда.
Җылынсам, пар булам,
Туңганда кар булам.
Балалар: - Су.
Тәрбияче: - Әйе, су - тылсымлы ул. Шул турыда сөйләшәбез. Килегез әле таз янына. Кулларыгызны таз өстенә куегыз. Учыгызны кысып тотыгыз, су беркая да китмәсен. Мин су салам. Ныгытып кысыгыз. Нишләп тота алмадыгыз?
Балалар: - Ул бит ага. Тотып булмый.
Тәрбияче: - Димәк, су - нинди?
Балалар: - Су - сыек, ага.
Тәрбияче: - Кулларыгызны сөртегез. Ул акканга күрә, сез аны тота алмадыгыз.
Әйдәгез, суны төрле савытка салып карыйк.(Шакмаклы, түгәрәк, овал савытка салып күрсәтү.) Су ниндигә әйләнде? Менә карагыз. Савыт формасын алды.
Тәрбияче: -Су нинди?
Балалар:
тәме юк;
исе юк;
үтә күренмәле;
җылыда-пар була;
суыкта-каты хәлдә;
төрле форманы ала;
сыек, ага;
аңарда кайбер матдәләр эри.
Тәрбияче: - Дөрес әйттегез. Су - бөтен тереклек ияләренә дә кирәк. Сусыз бер генә көн дә яшәп булмый. Шуңа күрә эчә торган суларны сакларга кирәк. Су безгә нәрсә эшләр өчен кирәк?
Балалар:
эчәргә, ашарга;
юынырга;
кием юарга;
савыт юарга;
тузан сөртергә;
гөлләргә су сибәргә;
кием юарга.
Тәрбияче: - Әйдәгез әле, ял итеп алыйк. Язилә су турында шигырь сөйләр, без хәрәкәт белән күрсәтербез.
(Җ.Тәрҗеманов “Йомшак су, йөгерек су.”)
Йомшак су, йөгерек су!
Син мине чиста ю!
Бер тап та калмасын,
Битләрем аллансын,
Кулларым агарсын,
Тешләрем тазарсын...
Авызым елмайсын.
Колагым тыңласын,
Йомшак су, йөгерек су!
Һәммәсен чиста ю!
Тәрбияче: - Балалар, искә төшерик әле, без сезнең белән нинди тәҗрибәләр үткәрдек?
Балалар: - Савытка су салдык.
Тәрбияче: - Суы кая киткән?
Балалар: - Парга әйләнгән. Суга буяу салдык.Ул - су белән кушылды. Тыштан кар алып кердек, ул - эреде, суга әйләнде. Суны суыткычка куйдык, ул - боз булды.
Тәрбияче: - Димәк, су - чыннан да тылсымлы.
Тәрбияче: - Рәсемдә нәрсә күрәсез?(Экранда балык рәсеме.)
Балалар: - Балык.
Тәрбияче: - Балык кайда яши әле?
Балалар: - Күлдә, елгада, диңгездә, океанда.
Тәрбияче: - Файдалы ягы.
Балалар: - Балык ите файдалы.
Тәрбияче: - Начар ягы.Балалар: - Кылчыгы кадала.
Тәрбияче: - Матур балыклар ясыйсыгыз киләме?
Балалар: - Әйе.
Тәрбияче: - Без сезнең белән табигый материалдан балык ясарбыз. Минем кулда нәрсә?
Балалар: - Бакакай, чаган орлыгы, пластилин.
Тәрбияче: - Балык гәүдәсе нинди өлешләрдән тора?
Балалар: - Овал гәүдә, канатлары, койрыгы бар.
Тәрбияче: - Канат ни өчен кирәк, койрык нигә кирәк?(Җавап әйтелә.)
Тәне нәрсә белән капланган?
Балалар: - Тәңкә белән.
Тәрбияче: - Пластилинны алып, бакакай эченә куябыз. Җеп белән уратабыз.
Бакакайны бер - берсенә каплыйбыз. Чаган орлыгын канат итеп, койрык итеп
куябыз.
(Балалар эшли.)
Тәрбияче: - Балалар, мин сезгә тагын бер әйбер алып килдем бит әле.Карагыз,
нәрсәгә ошаган?
Балалар: - Тартмага, көзгегә.
Тәрбияче: - Әйдәгез, без аны аквариум итәбез.
Балалар: - Безнең аквариум бар бит.
Тәрбияче: -Без аны коры аквариум итәбез. Аквариумга нәрсәләр кирәк?
Балалар: -Таш, балык, бакакай, үлән.
Тәрбияче: -Менә сезгә бөтен нәрсә дә бар. Балыкларны да урнаштырыгыз.
(Баулы балыкны тартма янына бәйләп кую, төсле таш, төсле төймә, бакакай,
үлән кую.)
Тәрбияче: - Безнең коры аквариум матур килеп чыкты. Сезгә ошыймы?Белә-
сезме, без аны 1 нче сыйныф укучыларына бүләк итик. Алар аквариумга бик кызыкканнар иде.
Балалар: - Бүләк итәбез.
Тәрбияче: - Укучылар куансыннар әле. Гөлназ, сиңа бүген кемнең шөгыльдә катнашуы ошады? Язиләгә кемнең балыгы ошый? Алинә, сиңа кемнең эше ошый? Чыннан да балалар, сез бүген бик тырыштыгыз. Шуңа безнең эшебез дә бик матур килеп чыкты. Миңа барыгызның да эшләве ошады. Мин сезгә алтын балыклар бирәм.Теләкләрегезне балыкка әйтерсез.Тырыш, акыллы булсагыз, ул сезнең теләкләрегезне үтәр.