«Илг? — матурлыкны, ?ирг? — батырлыкны сез бир?сез, газиз ?нил?р!»


«Илгә - матурлык, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!»
Хәерле көн хөрмәтле әниләр,дәү әниләр,укытучылар, укучылар !   Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен барыгыз да беләсез..
 Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.
  Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.
Хөрмәтле әниләр! Сезне бәйрәмегез - Аналар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Залда утыручы һәрбер әни булган хатын-кызга да балалары белән горурланып һәм аларның хөрмәтен тоеп кына яшәргә язсын. Сезгә озын гомер, ныклды тазалык, сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.
Бүген без газиз әниләребезне зурларга, аларга үзебезнең иң тирән ярату хисләребезне тагын бер кат белдерергә дип җыелдык.
Жыр –Әнием жаным син.
Исәнмесез, димен бүген сезгә,
Бәйрәм белән газиз аналар!
Юллар ерак булса, җырлар белән
Якынаер бүген аралар.
1 а. б. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез, укытучылар,укучылар ! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәбез.
2 а. б. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә.
Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен!
Балагызның берәве сез,
Гаиләгезнең йөрәге сез.
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең кирәге сез.
Сез чаялар, сез батырлар,
Сез дөньяда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле,
Сез булганга яшәү гамьле.
Әни... Өч хәрефтән торган  бу сүздә күпме наз,җылылык
һәм күңел тойгысы! Әни... һәр кеше өчен  иң  кадерле, иң сөйкемле зат ул!
 
-Әни... Аның күзләре шундый мөләем һәм ягымлы.Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә Әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр мөгаен.
-Әйе шул бик дөрес әйтәсең. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга,бөтен кайгыларың югала.Ә “балам” дип аркаңнан сыйпаса,сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы,туң йөрәкләрне эретерлек җылы.
 
-Ә авырсаң... Авырсаң,төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан
да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле,шәфкатьледер ул  Нияз.
 
-Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә,җитмәс төсле.Әниләребез, сезгә саулык- сәламәтлек,кайгысыз- хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.
Татар биюе
-Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны.
Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?
- Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы, Бергә: Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!
Йөрәгемнең иң кадерле хисе,
Күңелемнең ул иң түрендә;
Ул-салкында җылытучың синең,
Юанычың авыр көнеңдә.
Сокланып карап торырлык-
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши-яши аңлыйбыз.
Айдан, кояштан кадерле
Бергә: Син ул, әнием!
Иң ягымлы, иң сөйкемле
Бергә: Син ул, әнием!
Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!
Мәрхәмәтле безнең әниләр.Жиргә матурлыкны, илгә батырлыкныСез бирәсез, гузәл әниләр. Сездэ яши сурелмәслек хисләр, Йөзегездэ шәфкать нурлары. Сезнең жырлар аша кучә безгәТуган халкыбызның моңнары
Ана күңеле кебек җылы, нурлы
Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.
Ана сөюе кебек чиксез тирән
Җир йөзендә һичбер диңгез юк
Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.
Жыр Әнием чәчәкләре
Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә,сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, әшкә өйрәнеп үсүең белән анны шатландырырга кирәк.
Ак чәчләрең жем-жем килә,Энкәй, ул шатлыктандыр.Гөмереннең бакчасындаБылбыллар өзмәсен жыр.Кадерлеләребез! Бу жырыбыз сезгэ багышлана
Ана күңеле кебек җылы, нурлы
Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.
Ана сөюе кебек чиксез тирән
Җир йөзендә һичбер диңгез юк.
Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә,сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, әшкә өйрәнеп үсүең белән анны шатландырырга кирәк.
1А.б. Аналар бөтен йорәк жылыларын биреп устергән балалар, үсеп буйга житу белән, очар кошлар кебек, тирә-якка таралалар. Нишлисең бит, ананың бөеклеге дә әнә шунда - ул илебезнен, hәр почмагында, намус белэн хезмәт итә алырлык, белемле, тырыш сәләтле, илhамлы балаларын устереп Ватаныбыз кулына тапшыра.
2 А.б. Э аннан соң?!Аннан сон, кош теледәй генэ бер хат көтә, изге хәбәр көтә ана.Хат ташучы килми микән, диеп. ,Борылып карый барган юлыннан.Көнгә чыкса, күзе тәрәзәдә, Иртә - кичен сүнми уты да.Хатлары юк, узе кайтыр, диеп,Бик соң гына китә йокыга.Ана көтә, Ана өмет итә...
-.Менә шулай, үсеп буйга житкән, инде узләре әти hәм әни булган, туган ояларыннан еракта яшәүче балалар, сөекле әниләренә хат яздылар.
Лирик җыр яңгырый. Балалар урындыкларга утыралар, дәфтәр, ручка алалар.
1 бала."Кил син безгә, әни, бөтенләйгәБер кайгысыз, рәхәт торырсың, Өебезнең. күрке булырсың".
2 бала."Син безгә кил, әни!Без доньяның, ожмахында гөмер итәбез. Киләм дисәң, шушы сәгатьтә укАлыр өчен кайтып житәбез"
3 бала."И шатланыр идек, әни әгәр, Килер ризалыгын белдерсәң. Туп-тугәрәк бәхетебез безнең Тулып ташыр иде, син килсәң".
4 бала."Кайчан күрешербез, бик сагындык..."
5 бала."Көн туды исә сине көтәбез"
.6 бала."Ник килмисең инде, әни, ник килмисең?"
А. б.: Алты бала шундый хат язды Өзелеп-өзелеп, сагынып ананы.Шушы сузләр булды ананың Алты хатка язган жавабы.
(Ана балаларына язган хатын укый)
"Бара алмыйм сезгә, балаларым.Сагынсагыз, кайтып күрегез,Кайта алмас жирдә түгелсез.Ана күңеле ераклыкны белми,Тоеп яшим сезнең, хәлләрне,Кирәклекне сизсәм, үзем барырмын мин,Көтеп тормам сезнең хәбәрне.Китә алмыйм бүген, .Әгәр китсәм, мәрхүм әткәегез кайтып керер сыман, Мине таба алмый бер ялгызы Боегып йөрер сыман.Чит нигездә сагыну авырлыгы Ныграк сизелер сыман, Туган нигез белән бәйләп торган Жепләр өзелер сыман. Яудан каитмый калган зур улым даКайтып житәр сыман.Туган нигез хәтерләтә миңа,Сезнен бергә чакны,Туган нигез сезнең hәp адымынистәлеген саклый. Нигез ташлап киту авыр миңа, Кем белми соң аны, кайсыгыз?!Сез узегез жыелып кайтыгыз!Мин сорамыйм сездән артыгын,Сез тоярсыз кайту шатлыгын".
Бу дөньяда безнең өчен тагы да иң кадерле кешеләребез алар безнең дәүәниләребез. Аларның куллары жылы,йомшак, алай гына да тугел, алтын да! Кәдерлеләребез узләренең күңел жылылыгын кушып безгэ биялэй, оекбашлар бәйлиләр, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар. Игелекле жаннары өчен мең рәхмәт аларга.
Жыр -Рәхмәтлемен ходайыма-
А.б. Ана, ана!Син куш йорэкледер,Кэусэр сенгэн синең кунелгэ.Баштан сыйпап бер елмайдын исэ,Ботен донья ямьгэ кумелэ.Ана булу-изгелекнен тажы,Доньяда ин олы дэрэжэ.Ана хеше hэрбер баласынынБэхетенэ ача тэрэзэ.Ана сиңа гел яхшылык тели, Гаеплэрең булса - кичерә.., Турылыклы калыйк гөмер буе Ана дигэн куркэм кешегэ
Әнием, кадерлем!
Син – энҗе бөртегем,
Син - хөрмә җимешем
Син – йөрәк тибешем.
Мин сине яратып,
Иркәләп торырмын
Мин сиңа тормышта
Таяныч булырмын\
Иң газиз кешеләребезгә бүген чын йөрәктән рәхмәт әйтәсебез килә.
- Миңа гомер биргән өчен,
- Кадерләп үстергәнең өчен,
- Назлы карашларың өчен,
- Пешергән ашларың өчен,
- Йөрәк җылыларың өчен,
- Шәфкатьле кулларың өчен,
- Барсы, барсы, барсы өчен
(бергә)- Рәхмәт сиңа, Әнием!
Көннәр якты булсын өчен,
-Әни кирәк!
Йокы татлы булсын өчен
-Әни кирәк!
Җил- яңгырдан саклар өчен
-Әни кирәк!
Усаллардан яклар өчен
-Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен
-Әни кирәк!
Дөнья ямьле булсын өчен
-Әни кирәк!
Иң кирәкле кеше җирдә
-Әни димәк!!!
Бер ягымда -әтием
Бер ягымда -әнием.
Уңымда да,сулымда да
Таянычым бар минем.

. Канатлар кирәк түгел
Пар атлар кирәк түгел.
Аякларым җиргә тими
Очар кош минем күңел.
. Бала гына димәгез
Сүзләремнән көлмәгез.
Күз яшенә,кайгыларга
Берүк мине бирмәгез.
Бер ягымда-әтием
Бер ягымда- әнием.
Уңымда да, сулымда да
Яклар кешем бар минем.
Әниләр тураһынында җыр башкарыла. -Әниемнең кочагы-
Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр.
Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызга яхшы тәрбия биреп яшәргә язсын сезгә..
«Илгә - матурлыкны, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!»