Тесты по литературному чтению (татарский) для 4 класса.


4 нче сыйныф өчен
“Әдәби уку “ фәненнән
якынча тикшерү тестлары
Тестны башкаруга 25-30 минут вакыт бирелә.
Тестны бәяләү критерийлары:
90-100 % эш өчен “5”ле билгесе куела.
80-90% эш өчен “4”ле билгесе куела.
50-80% - эш өчен “3”ле билгесе куела.
0-50% - эш өчен “2” ле билгесе куела.
Әдәби уку 4 класс
Тест №1
1.Борынгы кеше дөньяның үзәген ничек күз алдына китергән :
а) Тормыш агачы ;
ә) Чәчәк ;
б) Су.
2. Татар халкында кайсы агач изге саналган :
а) карама ;
ә) ак каен ;
б) нарат .
3. Пәйгамбәр кайсы шәһәрдә туган :
а) Мәккә ;
ә) Мәдинә ;
б) Болгар .
4.Кайсы халыкларда каен бәйрәме уздырыла :
а) мордва ;
ә) рус ;
б) керәшен .
5.Әмирнең укытучысының исеме :
а) Алсу Фатиховна ;
ә) Галия Равилевна ;
б) Алмаз Маратович .
6. Гадел Кутуй язган әсәр :
а) “Рөстәм маҗаралары” ;
ә) “Абага чәчәге” ;
б) “Расад маҗаралары” .
7. Болгар-татар мифологиясендә Алла дәрәҗәсендә йөргән тотем
хайван:
а) Соры бүре ;
ә) Ак бүре ;
б) Чүл бүресе .
8. Ак еланның исеме :
а) Барс ;
ә) Шыкмара ;
б) Шаһмара .
9. “Еланнар патшасы Шаһмара” нинди әкият :
а) тылсымлы ;
ә) хайваннар турындагы ;
б) тормыш –көнкүреш .
10. “Йосыф вә Зөләйха” кыйссасының авторы :
а) Кол Гали;
ә) Шәүкәт Галиев;
б) Дәрдмәнд .
11. Болгар дәүләтенең беренче ханы :
а) Микаил;
ә) Алмас ;
б) Гобәйдулла .
12. Нәрсә ул – культуралы катлам :
а) үсемлекләр үсә торган урын ;
ә) борынгылар яшәгән урын ;
б) агачлар үскән урын.

Әдәби уку 4 класс
Тест №2
1.Нурия Сәйяр язган әкиятнең исеме ничек :
а) Айсылу ;
ә) Су анасы ;
б) Зурмөгез .
2. Су анасы Зурмөгезгә кемне алып килә :
а) бака ;
ә) кызчык ;
б) шайтан .
3. Айсылуны шайтаннардан кем коткара :
а) Су анасы ;
ә) әби ;
б) фәрештә .
4. Шәүкәт Галиев шигырендәге чыпчык дөньяны ничек итеп
күрә :
а) алсу ;
ә) кызыл ;
б) ак .
5. Шәехзадә Бабич кем турында язган :
а) Марсель Галиев ;
ә) Габдулла Тукай ;
б) Роберт Миңнуллин .
6. Гәрәй Рәхим кайсы кошны бик ярата :
а) сыерчык ;
ә) күгәрчен
б) песнәк .
7. Зыя Ярмәкинең кайсы шигыре белән таныштыгыз :
а) Иртә;
ә) Җәйге тамчы ;
б) Ак каен .
8. Ләбиб Леронның “Кыхмырый, мыхмырый һәм шыхмырый” әсәре -ул нәрсә:
а) әкият ;
ә) хикәя ;
б) мәсәл .
9. Бу әсәргә туры килгән мәкальне әйт :
а) Сүз бер көнлек, тел - гомерлек;
ә) Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә ;
б) Соравына күрә җавабы .
10. “Бибкәй аланы” кем исемен йөртә :
а) Биби;
ә) Әсма ;
б) Сара .
11.Нәсимә кайсы әсәр герое :
а) ”Кечкенә хезмәтче” ;
ә) “Бибкәй аланы” ;
б) ”Нәсимәнең беренче эш көне” .
12.Элек балаларның авыр тормышын чагылдырган картинаны әйт :
а) Владимир Маковский “Күрешү”;
ә) Федор Решетников “Каникулга кайтты” ;
б) Рушан Шәмсетдинов “Хан ауда”.

Әдәби уку 4 класс
Тест №3
1.Кайсы әсәрдә соңгы яфрак турында язылган :
а) Сөмбел Гафарова “Көз” ;
ә) Рафис Гыйззәтуллин “Язгы моң” ;
б) Ләбибә Ихсанова “Шомырт чәчәкләре ак кына”.
2. Дуслары тиен баласы Тәлтигә нәрсә бүләк итәләр :
а) буяу каләмнәре ;
ә) чикләвекләр ;
б) салават күпере.
3. Г.Хәсәнов әсәрендәге малай төнлә урманда нәрсә эзләгән:
а) җиләк ;
ә) гөмбә ;
б) абага чәчәге .
4. Кирлемән кемнең оныгы :
а) Киребеткәннең ;
ә) Тук-тук бабайның ;
б) Миләш чыпчыгының.
5. ”Бану әби сабагы” хикәясен кем язган:
а) Эльмира Шәрифуллина;
ә) Кояш Тимбикова;
б) Мәдинә Маликова.
6. Бану әби кемне аш пешерергә өйрәтә:
а) Гөлия ;
ә) Миләүшә ;
б) Әнәс.
7. Бану әби укытучыга ничек дәшә:
а) укытучы ;
ә) мөгаллим ;
б) ханым.
8. Ашарга яраклы гөмбәне билгелә:
а) нарат гөмбәсе ;
ә) үтле гөмбә ;
б) шайтан гөмбәсе.
9. Тук-тук бабайның оныгының исеме:
а) Туктуган ;
ә) Шуктуган ;
б) Тукылдык .
10. Шуктуган нәрсәләрдән ярдәм сорый:
а) Мәче башлы ябалак ;
ә) Ярканат ;
б) Шөлди .
11. “Аккош” хикәясен кем язган:
а) Җәүдәт Дәрзаман ;
ә) Батулла ;
б) Гарәфи Хәсәнов.
12. Иван Шишкинның кайсы картинасы белән таныштык:
а) Каенлык ;
ә) Арыш кыры ;
б) Ташландык бакча почм
Әдәби уку 4 класс
Тест №4
1.Галимҗан Гыйльмановның әкият- драмасының исеме :
а) Минем исемем – башлык;
ә) Минем исемем –бияләй ;
б) Минем исемем –бүрек.
2. Әкият- драмадагы начар персонаж :
а) Айсылу ;
ә) карак ;
б) Самат .
3. Укучылар кайсы язучы белән очраша :
а) Разил Вәлиев ;
ә) Роберт Миңнуллин ;
б) Шәүкәт Галиев .
4. Саран карчыкның улы ничек итеп сыйлана :
а) каз итен коймакка төреп,каймакка манып ашый ;
ә) каз итен каймак белән ашый ;
б) коймакны каймакка манып ашый .
5. Мөҗәһит “Кемнең сайрысы килми” шигырендә кайсы кош турында яза :
а) карга ;
ә) чыпчык ;
б) ябалак .
6. “Яз галәмәтләре” шигырен кем язган :
а) Габдулла Тукай ;
ә) Кадыйр Сибгатуллин ;
б) Роберт Әхмәтҗан .
7. Ренат Харис үзенең шигырендә нәрсә турында яза :
а) Татарстан әләме ;
ә) Татарстан байрагы ;
б) Татарстан гербы .
8. Мөхәммәт Мирзаның “Балачак хәтирәсе” әсәре кем турында :
а) әни ;
ә) әби ;
б) әти .
9. ” Дару “ шигырен кем язган :
а) Муса Җәлил ;
ә) Резеда Вәлиева ;
б) Равил Фәйзуллин .
10. Гадел Кутуйның “Яшен “ хикәясендә нәрсә турында язылган :
а) Ватан сугышы ;
ә) яңгыр ;
б) болыт .
11. “Яшен” кушаматын кемгә бирелгән :
а) Мостафага ;
ә) Давытка ;
б) Хафизга .
12 . “Туган як” исемле шигырь язучыларны билгелә :
а) Гарифҗан Мөхәммәтшин ;
ә) Марсель Галиев ;
б) Равил Фәйзуллин .
4нче сыйныфта әдәби уку фәненнән арадаш аттестация.
Якынча тест биремнәре:
1 “Атказанган сандугач” шигырен кем язган?
1) Роберт Миңуллин 2) Разил Вәлиев 3) Равил Фәйзуллин
2 Кайсы әсәрдә, абага чәчәген ашагач, күренми торган буласың, диелә?
1) “Абага” 2) “Рөстәм маҗаралары” 3) “Бүген төнлә күккә кара”
3 К. Насыйриның “Каз итен, коймакка төреп, каймакка манып ашау” әсәрендә малай нинди?
1) хәйләкәр 2) тапкыр 3) комсыз
4 Әкият фантастикасы һәм тормыш чынбарлыгы берләштереп бирелгән әсәр ничек атала ?
1) әкиятләр 2) хикәятләр 3) легендалар
5 Резеда Вәлиеваныкы булмаган әсәрне тап.
1) “Бөтен дөнья ак кына” 2) “Яз галәмәтләре” 3) “Онытма”
6 Илдус Гыйләҗевның “Охшашлык” шигырендә кемнәр охшашлыгы турында сөйләнелә?
1) шагыйрь 2) язучы 3) төзүче
7 Ләбибә Ихсанованың әсәре ничек дип атала?
1) “Бүген төнлә күккә кара” 2) “Шомырт чәчәкләре ак кына” 3) “Аккош”
8 Мөҗәһитнең “Кемнең сайрыйсы килми?” шигырендә ничә герой катнаша?
1) Бер 2) Ике 3) Өч
9 “Урман күле” картинасын кем язган?
1) Рушан Шәмсетдинов 2) Мәхмүт Усманов 3) Иван Шишкин
10 Халык авыз иҗаты әсәрләренең нинди төрләрен беләсең?
___________________________________________________________________________
11 Кар турында нинди мәкальләр беләсең?
_____________________________________________________________________________
12 Нәрсә ул табышмак?Нинди табышмаклар беләсең?