Сценарий праздника, посвященного Дню Матери: О той, кто дарует нам жизнь и тепло…


Әниләр көненә багышланган сценарий
(Талгын гына музыка яңгырый)
Исәнмесез, димен бүген сезгә,
Бәйрәм белән газиз аналар!
Юллар ерак булса, җырлар белән
Якынаер бүген аралар.
Хәерле кич, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез, балалар! Бүген бирегә һәммәбез өчен дә иң кадерле, иң якын, иң матур, иң яраткан газиз кешеләребез- әниләребез хакында сөйләшергә җыелдык. Барыгызны да бүгенге бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәбез.
Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә.
Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен!Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк. ,,Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың! Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың.” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы фразаларны җаныбызга сеңдерү зарур. Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез.
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең кирәге сез.
Сез чаялар, сез батырлар,
Сез дөньяда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле,
Сез булганга яшәү гамьле.
1.Әнием – син минем бердәнберем,
Мин сине бик тә яратам.
Синең күзләреңә карыйм да
Барлык борчуларым таратам 2. Маму любят все на свете,
Мама - первый друг!
Любят мам не только дети,
Любят все вокруг.
3.Булышсам, ничек шатланасың,
Бүләк итеп кабул итәсең.
Килә минем сиңа һәркөн шулайГел шатлыклар бүләк итәсем!
4.Если что-нибудь случится,
Если вдруг беда,
Мамочка придет на помощь,
Выручит всегда!
5.Язмыш сынауларында да
Алар безгә нык терәк.
Кайгыда да, шатлыкта да
Алар безгә бик кирәк. 6.Шуңа күрә әниләрне Кирәк безгә сакларга.
Аларның ышанычларын Һәрвакытта акларга.
7.Мы на праздник мам позвали,
Наши мамы лучше всех!
Пусть звучат сегодня в зале
Шутки, музыка и смех.
8. Пусть звенят повсюду песни
Для любимых наших мам.
Мы за все, родные наши,
Говорим «спасибо» вам!
Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! Ә аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.
Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.
Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле
.
9. На свете добрых слов живет немало,
Но всех добрее и нежней одно:
Из двух слогов, простое слово «мама».
И нету слов роднее, чем оно!
10. Һәркемгә дә газиз әниӘни сүзе – изге сүз.
Күпме наз һәм нур сибеләБу гади сүз үлемсез.
11. Это слово звучит одинаково
На различных земных языках.
Шепчет: «Мама!» - ребенок обласканный,
Задремав у нее на руках.
Первый шаг и падение первое,
И сквозь слезы он маму зовет,
Мама - это спасение верное,
Только мама от боли спасет.
«Мама» - так называется чудесная песня, которую исполнят дети для своих любимых мам.
Ведущая. Дети - самое дорогое счастье для матери. Вы, ребята, конечно, не помните первую встречу со своей мамой: как она обрадовалась, как счастливо светились ее глаза, когда она впервые увидела вас. Мамам хотелось смотреть на вас долго-долго. И сейчас, когда вы немного подросли, мамы продолжают любить вас так же сильно.
12.С кем первым мы встречаемся,
Придя на белый свет, -
Так это наша мамочка,
Ее милее нет.
Вся жизнь вокруг нее вращается,
Весь мир наш ею обогрет,
Весь век она старается
Нас уберечь от бед.
13. Әниләрнең назы беләнБез керәбез һәр көнгәКояш кирәк җир йөзенә,
Әни кирәк һәркемгә.
14. Она опора в доме,
Хлопочет каждый час.
И никого нет кроме,
Кто так любил бы нас.
Так счастья ей побольше,
И жизни лет подольше,
И радость ей в удел,
И меньше грустных дел!
15. Если вдруг с тобой беда,
Ты к кому пойдешь тогда?
Мамин нужен нам совет,
Он спасет от разных бед.
Посоветует, поймет,
Крепко так к себе прижмет.
Станет горе - не беда,
Мама выручит всегда!
16. Әни җирдә иң кирәкле кеше.
Әниләрнең белик кадерен.
Җил – давылдан саклап үстерә улКызганмыйча бөтен гомерен18. Ты самая красивая!
Ты самая хорошая!
На ласковое солнышко
И на меня похожая.
Дарю тебе улыбку,
Дарю тебе цветок.
Хочу, чтоб ты порхала
Всегда, как мотылек!
Ведущая. Я уверена, каждый может сказать еще очень много приятных, теплых слов о своей маме. И говорить их надо не только в праздник, а всегда - день за днем. Еще раз поздравляем вас, милые мамы.
19. Мы желаем мамам нашим
С каждым годом быть все краше,
Никогда не унывать
И поменьше нас ругать.
20. Вас поздравляем всей душой,
Чтоб вы блистали красотой,
Желаем счастья навсегда,
Чтоб не болели никогда.
21. Чтобы дома, на работе
Были вы всегда в почете.
Веселитесь, не скучайте
Чаще, мамы, отдыхайте.
22. Вам желаем, дорогие,
Быть здоровыми всегда,
Чтоб вы долго-долго жили,
Не старели никогда!
23. Мы хотим, чтоб без причины
Вам дарили все цветы,
Улыбались чтоб мужчины
Все от вашей красоты.
24. Пусть невзгоды и печали
Обойдут вас стороной.
Чтобы каждый день недели
Был для вас как выходной.
Дети (все вместе). Мы вас любим!
 
25. Гел шулай нур сибепЯшә син, әнием!
Исәнлек – саулык сорап,
Дога кылам,
Әниемнән аермасынБерүк Аллам Бүләкләр тапшыру . Җыр “Әнкәем кадерлем”

Алып баручы 1. Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.
Залда утыручы һәммәбез дә кемнеңдер газиз баласы. Барыбызның да безне дөньяга тудырган әнисе бар. Әниләребезгә хөрмәт йөзеннән бәйрәмебезне Фоат Садриевның “Таң җиле”әсәреннән өзек белән тәмамлыйсым килә.
Кадерле укучым! Әгәр сиңа зирәк фикер килсә, иҗади ачыш ясасаң, данга ирешсәң, кешеләргә шатлык өләшсәң һәм җирдә эз калдыра алсаң , бел ...болар барысы да газиз әниеңнең күкрәк сөтеннән, аның кытыршы кулларыннан, аның җылы күз карашыннан. Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң, бәхетеңне тапсаң, бел ... һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән, кайнар күз яшьләреннән “ балам, бәгырь итем” дип , күргән ачы газап-михнәтләреннән.