Внеклассное мероприятие, посвященное ко дню рождения великого татарского поэта Г.Тукая



«Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!»
(Габдулла Тукайга багышланган кичә)

Габдулла Тукайга багышланган кичә.
Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!
(башлангыч сыйныфның татар төркемендә)
Максат: Балаларда бөек шагыйребез Г.Тукайның шигырьләренә кызыксыну уяту; фикерләү, иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү; милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
- фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.
Предмет- шагыйрь Г.Тукай биографиясен истә калдыру, «Шүрәле» , “Кәҗә белән Сарык”, “Су анасы”әкиятләре һәм шигырьләре белән таныш булу.
Шәхескә кагылышлы- экологик тәрбия бирү.
Җиһазлау: Г.Тукай иҗатына рәсемнәр,слайдлар: Тукай тормышыннан фактлар (портрет, туганнарының рәсемнәре, яшәгән җирләре , китаплар
Кичә барышы:
Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
Максат: Кичә барышында күңелле ял итү һәм катнашып утыру.
Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
- Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, кунаклар. Бүген – бәйрәм. Татар шигъриятенең күгендә балкып янган иң зур йолдызыбыз – бөек Тукаебез туган көн бүген. Г.Тукайның туган көненә багышланган кичәбезне башлап җибәрик.
26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне .
Төп өлеш.
Безнең максат: Г.Тукайның тормыш юлын ,язган әкият, шигырьләрен искә төшерү.
1. 1 – 5 нче слайдларны карау, фикер алышу.
- Г.Тукай үзенең шигырьләре аша туган телне …. ( нишләргә?) өйрәткән. Бу сорауга җавап бирү өчен “ Туган тел” шигырен тыңлап китик.
- Сорау буенча фикер алышу.
2. Табигатьне ... ( нишләргә?) өйрәткән. Бу сорауга җавап бирү өчен “Бала белән күбәләк” шигырен тыңлап китик.
Бала белән күбәләк
Бала:
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамынЯкты көн булганда.
Иркәли һәм сөяКояшның яктысы;
Аш буладыр миңаЧәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмәҺәм тимә син миңа!
- Сорау буенча фикер алышу.
3. Эшне ... ( нишләргә?) өйрәткән. Бу сорауга җавап бирү өчен “Кызыклы шәкерт” шигырен тыңлап китик.
- Сорау буенча фикер алышу.
4. Кеше әйберсенә ... ( нишләмәскә?) өйрәткән. Бу сорауга җавап бирү өчен “Су анасы ” әкиятен искә төшерик.
- Сорауга җаваплар тыңланыла.
5. Кешеләргә начарлык ... ( нишләмәскә?) өйрәткән. Бу сорауга җавап бирү өчен “Шүрәле” әкиятен искә төшерик.
Тукайның Шүрәлесе нинди герой: уңаймы, тискәреме ? Егет дөрес эшләдеме? Хәзер кешеләр Шүрәледән куркамы?
- Сорау буенча фикер алышу.
6. Һәрвакыт үзара ... (ничек ?) яшәргә һәм авырлык килгәндә (нишләмәскә?) өйрәткән. Бу сорауга җавап бирү өчен “Кәҗә белән сарык” әкиятен искә төшерик.
- Сорау буенча фикер алышу.
7. - Габдулла Тукайга багышланган КВН үткәреп алыйк .- Командаларга исемнәр бирелә. 1нче команда: «Шүрәле» 2нче команда: «Су анасы»
1. Сорауларга җавап бир.– Габдулла Тукай кайда туган? (Кушлавыч)– Габдулла Тукайның бала чагы кайда уза? (Кырлай)– Габдулла Тукайның туган елы. (1986)
– Габдулла Тукайның туган көне.(26 апрель)– Нинди шигыренә көй язылган?– Габдулла Тукайга багышланган төп музей кайда урнашкан? (Кырлайда)2. Габдулла Тукай язган әсәрләр исемен кайсы команда күбрәк яза?3.Бирелгән юллар кайсы әсәрдән?- Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр…- Мин суда коенам, чумам,Башым белән сунны сөзәм…- Тау башына салынгандыр безнең авыл…- И туган тел, и матур тел…
8. Кем тапкыр һәм күп белә.
1.Кешенең якын дусты,
Йортның тугры сакчысы.
Аннан гел игелек көтӘ исеме ничек? (Эт)
Чуар йомшак күлмәге,
Тотсаң уңа бизәгеТоттырмый, китә очып,
Я кала җирдә посып.(Күбәләк)
Нәкъ кеше кебек үзе,
Бар маңгаенда мөгезе.
"Былтыр кысты,"- дип акыра,
Туганнарын чакыра. Кем ул? (Шүрәле)
Туннарга киендерә,
Җылыта,сөендерә.
Тоягы аның ярык,
Исеме аның...(сарык).
 III. Рефлексив бәяләү
1.- Кичә башында куелган максатка ирештекме? Тукайның Шүрәлесе нинди герой: уңаймы, тискәреме (бәлки, ул шулай урманны саклыйдыр)? Егет дөрес эшләдеме? Хәзер кешеләр Шүрәледән куркамы?
2. Кичәгә гомуми бәя. Г.Тукай әсәрләренә рәсемнәр ясау.