Презентация на тему Жизнь и творчество Мусы Джалиля


Исемең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык. М.Җәлил.  к  а һ   а  р М а   н  я у  д  а с а  т  м  а  с  б а т  ы  р  Ж и   р  й ө  р  ә к  ү  л  е  м и л   м  а  т у  р  л ы  к  Егерме жиденче февраль.Тема: М.Жәлилнең тормыш һәм ижат юлы.“Жырларым”шигырендә шагыйрьнең өметләре. Муса Җәлил Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый. Муса Җәлилнең гаиләсе Мусаның уку еллары Муса 6 яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914—1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара. Рабфакта уку еллары 1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Рабфакта төрле фәннәрнең нигезләре белән танышу, алдынгы яшьләр, язучылар арасында кайнау М. Җәлилнең фикри үсешенә һәм иҗат активлыгына уңай йогынты ясый. Тормыш иптәше Әминә Кызы Чулпан Соңгы еллар Мәскәү, Столешников тыкрыгы, 11. Муса Җәлилнең соңгы еллардагы (1935 – 1941) квартирасы шунда иде. Сугыш еллары 1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә. Тоткынлыкта 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Моабит дәфтәрләре Шушы юлларны язганда шагыйрь нинди хисләр кичерде икән? Төрмәхәсрәтсагышүкенеч Өметюанычяшәргә көч Шигырьнең идеясе Жыр Яшәү Үлем Ил өчен Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты герой -шагыйрь Муса Җәлил мәңге халык күңелендә сакланыр. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргәҺәм үләргә кыю ир булып.Гомерем минем моңлы бер җыр иде,Үлемем дә яңрар җыр булып. Муса Җәлилнең һәйкәле Муса Жәлил исемендәге опера һәм балет театры Муса Җәлил музее Муса Җәлил музее ике янәшә квартирны биләп тора. Беренче квартирда мемориаль музей, икенче квартирда күргәзмәләр залы һәм әдәбият салоны урнаштырылган. Музей фонды составында: М.Җәлил тормышы һәм иҗат юлына багышланган басмалар, М.Җәлилнең басма әсәрләре, шагыйрьнең шәхси фотографияләре, хатлары, Советлар Союзы һәм Ленин премиясе лауреаты грамоталары саклана.Һәр елны 15 февраль көнне М.Җәлилнең фашистларда пленда булган чакта язылган “Моабит дәфтәрләре” тәкъдим ителә. Жөмләләрне төзеп бетерергә: Мин бүген ... белдем.Мин бүген ... өйрәндем.Миңа дәрестә ... булды.Миңа дәрестә ... ошады Өй эше: “Жырларым” шигырен ятларга, М. Жәлилгә ачык хат язарга Рәхмәт!