Рабочая программа по татарскому языку 1класс (по методике Хайдаровой)


Каралды”“Килешенде”“Расланды”
МБ җитәкчесеДиректор урынбасары159нчы лицей директоры
_______/Р.Р..Хафизова /_______/Р.Х.. Әхмәтҗанова / ________/С.Х.Заһидуллина/
Беркетмә № ____“___”_______________20__елПриказ № ______
“___”___________20___ел“___”___________20___ел
Казан шәһәре Совет районы
159нчы лицейның
__ категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы ФИО
1 нче сыйныфның рус төркеме өчен
татар теленнән эш программасы
Педсовет утырышында каралды
беркетмә № ____
“_____”____________20____ел
_________ нче уку елы

1.Аңлатма язуы
Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч этабында рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
Танып белү максаты: Татар исемнәрен, Татарстанның җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халык авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру.
Үстерү максаты: укучыларның логик, индуктив, дедуктив фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, хәтерне, игътибарлылыкны үстерү, аралаша белү сәләтен үстерү, ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.
Тәрбияви максат: укыту процессында тәрбияви функция башкару.
Белем бирү максаты: балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга нигез салу: гомуми уку күнекмәләрен мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнү.

1 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында”ФедеральЗакон (Федеральный закон от 29.12.2012 N 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации" ).
2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законы, ( № 68-ЗРТ 22.07 2013). (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22.07. 2013).
3. Башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).
4. МГББУ “Лицей №159“ның башлангыч гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасы;
5.” Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014)
Укытуга каралган сәгатьләр саны
Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән елга 99 сәгатькә төзелде.
Уку-укыту методик комплекты
-Дәреслек: Күңелле татар теле Р.З.Хайдарова, Н.Г.Галиева, Татармультфильм нәшрияты, 2012.
-“Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту, 1 сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма/Р.З. Хәйдәрова, Г. Җ. Әхмәтҗанова.– Казан: Татармультфильм, 2012, .”-Мультимедиа
2. Укытуның предмет, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре
Предмет нәтиҗәләре: укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру; коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, киң күңелле әңгәмәдәш булу; “Татар теле” предметына карата кызыксыну булдыру;
Шәхси нәтиҗәләр:шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру; татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру; әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү
Метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:
Регулятив нәтиҗәләр: уку хезмәтенә бәя бирә белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белүе; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; дәрескә кирәкле кук-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
Коммуникатив нәтиҗәләр: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; парларда һәм күмәк эшли белү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
Танып белү нәтиҗәләре: төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу өчен, сүзлекләр, рәсемнәр, электрон ресурслар куллану.
3.Эш программасының эчтәлеге.

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат
Әйдәгез танышабыз! (10 сәг.)
Танышу. Бер-береңнең исемен сорау, яшәү урынын әйтү. 1дән 10га кадәр саннар.
Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, хәлен сорый белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.
Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Бергә уйнарга чакыра белү.
Урман дусларыбыз (10 сәг.) Кыргый хайваннар, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны сурәтләү. Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү. Кыргый хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү.
Мәктәптә (3 сәг.)
Уку-язу әсбаплары. Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы. Мәктәптә уку хезмәте. Мин ничек укыйм? Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, үзеңә сорап ала, иптәшеңә тәкъдим итә, кирәклеген, санын әйтә белү. Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү. Предметларның урынын әйтә белү (китап өстәлдә)
Йорт хайваннары һәм кошлары (9 сәг.)
Йорт хайваннары һәм кошлары, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны сурәтләү. Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү
Бакчада (5сәг.)
Яшелчә исемнәре, саны, аларның төсе, тәме. Җиләк-җимешләр, саны, аларның төсе, тәме. Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Бакчада нәрсә үскәнен, нинди эшләр эшләгәнеңне әйтә белү.
Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү.
Кыш җитте (10 сәг.)
Кыш билгеләре. Кышкы уеннар. Яңа ел бәйрәме. Кыш билгеләрен әйтә, сорый, һава торышын тасвирлый белү. Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү.
Сәламәт бул (8сәг.)
Тән әгъзаларының исемнәре. Табиптә. Шәхси гигиена предметлары. Тән әгъзаларының исемнәрен атый, кайсы җирең авыртканын сорый, әйтә белү. Сәламәт булу өчен, киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү.
Безнең гаилә (3сәг.)
Гаилә әгъзалары. Без гаиләдә нишлибез? 8нче Март – әниләр бәйрәме. Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү.
Яз (7)
Язгы көн. Язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Бәйрәм белән котлый, кемгә бүләк бирүне әйтә белү.
Татар халык ашлары (6сәг.)
Татар халык ашлары. Кунакта.
Табын янында. Туган көн.
Татар халык ашларының исемнәрен, ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. Кунакларны каршы ала, аларны табынга чакыра белү. Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү.
Кибеттә (14 сәг.)
Ашамлыклар. Ашамлыклар кибетендә. Савыт-сабалар. Савыт-саба кибетендә. Киемнәр. Киемнәр кибетендә. Ашамлыклар исемнәрен,нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә, кибеттә сатып ала белү. Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү. Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.
Без шәһәрдә яшибез (6сәг.)
Шәһәрдә. Безнең шәһәр. Мин транспортта барам. Нинди республикада яшәгәнеңне, Татарстан шәһәрләре исемнәрен әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү.
Җәй җитә ( 8 сәг.)
Күңелле җәй. Җәйге ял. Без Сабантуйга барабыз. Җәй билгеләрен әйтә белү. Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра, бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү.
Орфографик һәм орфоэпик минимум.
1.Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү.
2.Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән танышу.
3.Сүзләрне иҗекләргә бүлү, иҗекләп икенче юлга күчерү. Иҗек калыпларына нигезләнгән уку кагыйдәләрен гамәли үзләштерү.
4.Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү.
5.Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.
6.Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.
7.Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләрен куеп язарга күнектерү.
8.Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәнү.
9.Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.
10. Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрне аңларга өйрәнү
Календарь-тематик план 1сыйныф рус төркеме (татар теле) – 99 сәг.
Дәрес № Дәрес темасы Төп эшчәнлек төрләре Сәгатьләр саны Үткәрү вакыты Искәрмә
план факт 1
Белем көне.Әйдәгез,танышабыз! Исәнмесез! Хәерле көн! Минем исемем ....җөмләләрен аңларга һәм әйтергә өйрәнү 1 2 Бу кем? соравы һәм аңа җавап формасы Укытучының күрсәтмәләрен аңлау, җавап бирү 1 3 Бу нәрсә? соравы һәм аңа җавап формасы Рәсемнәргә карап сорау һәм җавап бирү 1 4 -мы/-ме сорау кисәкчәләре
Сорау кую һәм аларга җавап бирү күнегүләре 1 5 Раслау һәм кире кагу формалары Парларда эшләү 1 6 Бу кайсы шәһәр? соравы Авыл, шәһәр исемнәре Бу-Казан җөмләсенең дөрес әйтелеше өстендә эш, карта рәсеме буенча эш 1 7 Син кайда яшисең? соравы һәм аңа җавап формасы
Син кайда яшисең? соравын кулланып, җөмләләр төзү 1 8 Санарга өйрәнәбез. 1 дән 10 га кадәр саннар Сорау-җавапта катнашу, рәсем буенча эш 1 9 Ничә? соравы Предметларны санау, саннар белән җөмләләр төзү 1 10 «Әйдәгез танышабыз» темасын йомгаклау Рәсем буенча җөмләләр,сораулар төзү 1 11 Кыргый хайван
исемнәренең күплек
сан формасы Рәсем буенча яңа сүзләр белән танышу, диалогта катнашу 1 12 Урман дусларыбыз
[а] авазы һәм А а, хәрефе Диалог., монологлар төзү, рәсем буенча әңгәмә кору, а хәрефен язу 1 13 [ә] авазы һәм Ә ә хәрефләре Бер-береңне чакыра белү күнегүләре, калын, нечкә сузык төшенчәләре белән танышу, Ә ә хәрефен язу 1 14 Нинди? соравы [ŏ][о] авазы һәм
О о,Ө ө хәрефләре белән танышу һәм язу “Теремкәй” әкиятенең эчтәлеген искә төшерү, сәхнәләштерергә әзерләнү
1 15 Нишли? соравы Н н, ң, хәрефләре
Боерык фигыль формасын үзләштерүгә күнегүләр 1 16 И и,Ы ы хәрефләре һәм [и][ы] авазлары Иптәшеңә командалар бирү күнегүләре 1 17 У у, Ү ү хәрефләре белән танышу һәм язу Мультфильмнан өзек карау, диалогны өйрәнү, парларда сөйләшү 1 18 Калын һәм нечкә сузыклар Таблица буенча эш, рәсемнәр кулланып, җөмләләр төзү 1 19
Т т, Л л хәрефләре белән танышу һәм язу Диалог төзү, авазларны дөрес әйтү буенча күнегүләр, конкурста катнашу “Иң матур сөйләшүче” 1 20 К к хәрефе һәм [қ] авазы белән танышу Диалог төзү, уенда катнашу, дәфтәрдә язу 1 21 Мәктәптә. М м хәрефләре Рәсем буенча сорау-җавап, сан+ исем төзелмәсендә исемнәрне берлек санда куллану күнегүләре 1 22 С с хәрефе белән танышу һәм язу Рәсем буенча, предметлар белән эш, дидактик уеннар 1 23 Р р хәрефе белән танышу. Ничек? соравы Рәсем белән эш,яза, ала фигыльләренең зат-сан белән төрләнешенә ситуатив күнегүләр 1 24 В в хәрефе һәм [w][в]авазлары белән танышу һәм язу. Кайда? соравы Сорауга җавап бирә белү, парларда һәм күмәк эшләү 1 25 “-лар, -ләр” күплек сан кушымчалары Диалог төзү, авазларны дөрес әйтү буенча күнегүләр 1 26 Г г хәрефе һәм авазы. Кая? соравы Рәсемнән файдаланып, хайваннарны һәм кошларны сурәтләү күнегүләре 1 27 Д д хәрефе белән танышу һәм язу. Кая? соравы Г.Тукайның “Гали белән кәҗә” шигыре буенча мультфильм карау 1 28 З з хәрефе белән танышу һәм язу. Кайдан? соравы З хәрефе һәм авазы белән танышу, рәсем буенча диалог төзү. Син кайдан кайтасың? соравына өйрәнелгән лексиканы кулланып җавап бирү 1 29 Б б хәрефе белән танышу һәм язу Б хәрефе белән танышу, “Гали һәм укучылар” диалогы оештыру, “Эш беткәч, уйнарга ярый” мультфильмын карау 1 30 Кая? Кайда? Кайдан? сораулары. П п хәрефе белән танышу һәм язу Пп хәрефенең укылышы, язылышы буенча эш, диалогик сөйләм 1 31 Э э хәрефе белән танышу һәм язу Э э хәрефенең укылышы, язылышы буенча эш, текст өстендә эш (уенчыклар куллану) 1 32 Й й, Е е хәрефләре һәм [э][йэ][йы]авазлары “Без йоклыйбыз” тексты өстендә эш, “Тыныч йокы” шигырен сәнгатьле уку 1 33 Яшелчәләр. Ж ж хәрефләре “Нәрсә юк?”, “Без яшелчә чәчәбез” уеннары 1 34 Җиләк-җимешләр. Җ җ хәрефләре “Мин алма яратам” җөмләләре сөйләмгә кертелә 1 35 Ш ш, Щ щ хәрефләре белән танышу һәм язу “Чылбыр” уены, “Шалкан” әкиятен искә төшерү, рольләргә бүлеп уку 1 36 Ч ч хәрефе белән танышу һәм язу Бирелгән сүзләрне, текстны уку, Кая? Кайдан? сорауларына җавап бирү, диалогны парларда сөйләшү 1 37 “-лар, -ләр, -нар,-нәр” күплек сан кушымчалары Бакчада темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне кабатлау, эшне бергә планлаштыру, бутап язылган хәрефләрдән сүзләр җыю 1 38 Кышкы көн. Х х хәрефләре Дәреслектәге рәсем буенча эшләү, “Көн нинди?” уены, шигырь өйрәнү 1 39 Һ һ хәрефе белән танышу һәм язу Һ хәрефе һәм авазы белән танышу, рәсем буенча сөйләшү үткәрү, Кыш бабайга хат язу, шигырь өйрәнү 1 40 Ф ф хәрефе белән танышу һәм язу Ф хәрефе һәм авазы белән танышу, рәсем аша Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирү 1 41 Ц ц хәрефләре. Кая? Кайда? Кайдан? сораулары Кышкы уеннарга караган сүзләрне өйрәнү, сөйләмдә куллану, шуа фигыле белән җөмләләр төзү 1 42 Нишли? соравы. Я я хәрефе һәм [йао], [йа], [йә] авазлары Рәсем буенча әңгәмә, текстны уку, бәйрәм белән котлау язу 1 43 Ю ю хәрефе һәм [йу], [йү] авазлары Сорауларга җавап бирү, диалоглар оештыру 1 44 ъ ь хәрефләре белән танышу Диалогны сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, 1 45 Тартык авазлар Яңгырау, саңгырау авазларны өйрәнү күнегүләре, рәсем буенча диалог төзү 1 46 Кая? соравын камилләштерү Сүзләрне юнәлеш килешенә кую, рәсем һәм схема буенча җөмләләр төзү 1 47 Татар алфавиты ндагы хәрефләр тәртибе Татар әлифбасы белән танышу 1 48 Тән әгъзалары. Яңа лексика Яңа лексика белән танышу, атамаларны 1 нче затта тартым белән төрләндерү 1 49 I зат тартым кушымчалары Рәсем буенча эш, авырта, авыртмый сүзләренең мәгънәсе өстендә эш 1 50 II зат тартым кушымчалары Рәсем буенча эш, диалог төзү 1 51 -мы/-ме сорау кисәкчәләре Рәсем буенча эш, диалог төзү 1 52 Тартым кушымчасы ялганган исемнәрне сөйләмдә куллану Рәсем буенча эш, диалог төзү 1 53 Боерык фигыль Таблица белән эш, рәсемнәр кулланып, җөмләләр төзү, шигырь өйрәнү 1 54 Нәрсә белән? соравы Нәрсә белән? соравы белән танышу, диалог төзү 1 55 Шәхси гигиена предметлары. Нишли? соравы Рәсем буенча җөмләләр төзү 1 56 Безнең гаилә. Яңа лексиканы кертү Рәсем буенча эш, текст өстендә эш 1 57 Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигыре белән танышу Шагыйрь Г.Тукайның шигыре белән танышу, укытучы-бала диалогы 1 58 Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтү формасы “Безнең гаилә”шигыре өстендә эш 1 59 “Яз ” темасы буенча яңа лексиканы кертү Рәсем буенча диалог төзү, тизәйткечне уку 1 60 Һава торышы Текст буенча җөмләләр төзеп сөйләү. сәнгатьле уку күнегүләре 1 61 -мы/-ме сорау кисәкчәләре Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану күнегүләре 1 62 Ф.Кәримнең “Яз җитә” шигыре белән танышу Сәнгатьле уку күнегүләре, диалогны рольләргә бүлеп уку 1 63 8 нче Март -әниләр бәйрәме Белән бәйлеген кулланып җөмләләр төзү, сыйныфташларының исемен атап котлау әйтү, сүзләргә төшеп каалган хәрефләрне өстәп уку һәм язу 1 64 Бәйрәм белән котлау Котлау язуын күчереп язу. 1 65 Тәмле сүзләр Тыныч йокы, хәерле иртә (көн, кич), рәхим итегез сүзләре белән җөмләләр төзү 1 66 Татар халык ашлары Яңа сүзләр өйрәнү, җөмләләр төзү, диалогны рольләргә бүлеп уку 1 67 Кунакта. Яңа лексиканы кертү Дустым, чәй эч! кебек җөмләләр төзү өстендә эш 1 68 Табын янында Әнием(әтием...) ашың тәмле булсын! кебек җөмләләр төзү өстендә эш 1 69 Кунакларны каршы алу Парларда һәм күмәк эшли белү 1 70 Туган көн – зур бәйрәм Сәнгатьле уку күнегүләре 1 71 Туган көн белән котлау. “Белән” бәйлеге Котлау язуын күчереп язу. 1 72 Ашамлыклар Яңа сүзләр өйрәнү, җөмләләр төзү, диалогны рольләргә бүлеп уку 1 73 “Ашамлыклар кибетендә” диалогик сөйләм Яңа сүзләр өйрәнү, җөмләләр төзү, диалогны рольләргә бүлеп уку 1 74 “Кибеттә”. Ситуатив күнегүләр Яңа сүзләр өйрәнү, җөмләләр төзү, диалогны рольләргә бүлеп уку 1 75 Нинди? соравы Яңа сүзләр өйрәнү, җөмләләр төзү 1 76 Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, III затларда төрләнеше Эч, аша фигыльләрен зат-сан белән төрләндерү күнегүләре эшләү 1 77 Савыт-саба. Яңа лексиканы кертү Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү, шигырьне сәнгатьле уку 1 78 Ничә? Ничә сум? сораулары Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү, диалог төзү 1 79 Барый Рәхмәт “Аш вакыты” Сәнгатьле уку күнегүләре, диалогны рольләргә бүлеп уку 1 80 Савыт-саба кибетендә Яңа сүзләр өйрәнү, җөмләләр төзү, диалогны рольләргә бүлеп уку 1 81 Киемнәр кибетендә Яңа сүзләр өйрәнү, җөмләләр төзү, диалогны рольләргә бүлеп уку 1 82 Исемнәрнең тартым белән төрләнеше Исемнәрне тартым белән төрләндерү күнегүләре эшләү 1 83 Төсләр. Төсләрне кулланып сөйләшү Яңа сүзләр өйрәнү, җөмләләр төзү 1 84 Походка нәрсә кирәк? Яңа сүзләр өйрәнү, җөмләләр төзү 1 85 “Киемнәр кибетендә” темасын кабатлау Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү, диалогны рольләргә бүлеп уку 1 86 Минем шәһәрем Рәсем буенча диалог төзү 1 87 Безнең шәһәр Бирелгән текстны уку, сораулар өстендә эш 1 88 Татарстан шәһәрләре темасын кабатлау Рәсемнәр, карта буенча эш, сүзлек эше 1 89 Кайда? соравы Бирелгән текстны уку һәм язу 1 90 Исемнәрнең урын- вакыт, чыгыш килешләрендә төрләнеше Схема буенча җөмләләр төзү 1 91 Кая? соравы Рәсемнәр кулланып сорау һәм җавап бирү, ситуатив күнегү 1 92 Җәйге табигать . Яңа лексиканы кертү Бирелгән диалогны сәнгатьле итеп уку, шигырьне яттан өйрәнү 1 93 Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыре Шигырьне рольләргә бүлеп уку, мультфильмын карау 1 94 Тиздән җәй җитә. Сүз басымы Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү, диалогны рольләргә бүлеп уку 1 95 Б.С.Ү. Контроль күчереп язу “Каникулда” Бирелгән текст белән танышу 1 96 Хаталар өстендә эш. Күңелле җәй, ямьле җәй Рәсемнәр кулланып сорау һәм җавап бирү, ситуатив күнегү 1 97 Сабантуй – күңелле бәйрәм Татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйга караган сөйләм үрнәкләре белән танышу 1 98
Сабантуй бәйрәме. Хикәя һәм сорау җөмләләр Хикәя һәм сорау җөмләләр төзү өстендә эшләү 1 99 “Сау бул, мәктәп!” Йомгаклау дәресе Сөйләм күнекмәләрен ныгыту өстендә эш алып бару 1