6 сыйныф ?чен 1 нче чирекк? ?д?бияттан тикшер? тестлары


6 сыйныф 1 чирек.
I. ТЕСТЛАР.
1. Татар халык авыз иҗатына карамаган жанрны күрсәтегез.
А) әкият;
Ә) табышмак;
Б) хикәя;
В) әйтем;
Г) бәет.
2. Ул кәҗә дә Җәйгә чыкса симерәдер,
Арымыйча усак башын кимерәдер.
Кышка керсә- ике күзе тилмерәдер,
Өйгә карап , хуҗасына кычкырыр имди.
2.1. Бу шигырьнең авторын күрсәтегез.
А) Фәнис Яруллин;
Б) Габделҗаббар Кандалый;
В) Габдерәхим Утыз Имәни;
Г) Мөхәммәдшәриф Габдерәшит улы
2.2. Әсәрнең исемен языгыз.
______________________________________________________________
3. Әлеге өзек кайсы әсәрдән?
Мин кулым белән читегемне тотып карадым: йоп-йомшак, майлы кебек.
А) “Шүрәле”
Б) “Солтангәрәйнең язмышы”;
В) “Кәҗүл читек”
Г) “Кәҗә бәете”.
4. Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” әсәрендәге геройлар бирелгән рәтне
күрсәтегез.
А) Гөлшат, Ләлә;
Ә) Зәкия, Җиһангир;
Б) Гөлшаһидә,Мансур
В) Мөнирә, Сәет.
II бирем. Түбәндәге әсәрләрнең авторларын күрсәтегез.
А) “Котадгу белек» _____________________________________;
Б) “Эш беткәч уйнарга ярый” -_____ _______________________________________;В) “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” -________________________________________;Г) “Сертотмас үрдәк” - _________________________________________________________;Д) “Мулла белән абыстай”_____________________________________________________;
III бирем. 3.1. Чәчеп бирелгән сүзләрдән шигырь текстын төзегез.
Эшләгез, эш, һәрвакытта,китерер ,мөкатдәс, эш, сез, сабыйлар, агачы, бик, и, иң, юмарт, нәрсә, җимеш.
3.2. Әсәрнең авторын һәм исемен языгыз.
__________________________________________________
IV бирем. Татар халык җырларының төрләрен санагыз.
V бирем. Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек ” әсәре безне нәрсәләргә өйрәттҽ?
Әсәргә нигезләнеп, үз фикерләрегезне аңлатыгыз
5 сыйныф 1 чирек.
I. ТЕСТЛАР.
1. Татар халык авыз иҗатына карамаган жанрны күрсәтегез.
А) әкият;
Ә) табышмак;
Б) шигырь;
В) әйтем;
Г) бәет.
2. Йөземнәрне ашарга үрелә,сикергәләп карый;
Күрә күз, җитмидер буй, - ул тәмам хәлдән төшеп арый.
2.1. Бу шигырьнең авторын күрсәтегез.
А) Фәнис Яруллин;
Б) Габдулла Тукай;
В) Габдерәхим Утыз Имәни;
Г) Мөхәммәдшәриф Габдерәшит улы
2.2. Әсәрнең исемен языгыз.
______________________________________________________________
3. Әлеге өзек кайсы әсәрдән?
Өченче көнне киткән, ди, теге кече малай Тиле. “Ни булса шул булыр”, - дип, кибән башына ук менеп яткан бу.
А) “Шүрәле”
Б) “Солтангәрәйнең язмышы”;
В) “Кәҗүл читек”
Г) “Ак Байтал”.
4. Китап тышлыгына бирелгән билгеләмәне табыгыз:
А) китапның исеме, авторы, һ.б.лар язылган беренче бите;
Б) китапның кәгазь, катыргы, һ.б. материалдан гыйбарәт беренче һәм соңгы бите.
В) икегә бөкләнеп, яртысы китап тышының эчке ягына ябыштырылган, икенче яртысы буш калган кәгазь бите.
5) Иң авыр китап-
А) Беренче татар әлифбасы
Б) “Апостол”
В) Шайтан библиясе.
6) Әкият төрләрен санагыз: 1)_____________________________________________________
2)_____________________________________________________
3)______________________________________________________
7) Кол Галинең әсәрендә нинди пәйгамбәр турында сүз бара?
А) Идрис, Исмәгыйль;
Б) Йосыф,Якуп;
В) Гайсә, Мөхәммәд
III бирем. 3.1. Чәчеп бирелгән сүзләрдән шигырь текстын төзегез.
Мактама, үзең, кеше, мактасын, үзеңне, сине.
3.2. Әсәр фольклорның кайсы төренә карый?
__________________________________________________
IV бирем. Аккош, Чуртан һәм кысла мәсәле безне нәрсәләргә өйрәтә?
Әсәргә нигезләнеп, үз фикерләрегезне аңлатыгыз